Тормыш

Рәдис Ногманов: “Еллар йөген түгел, җаваплылык йөген ныграк тоям...”

21 сентября

Быел яз “Кызыл таң” гәзитенең 95 яшен зурлап билгеләдек. Бай тарихлы басмабызда төрле елларда халык шагыйрьләре, исемнәре киң билгеле язучылар эшләп китүе белән горурландык. Әле дә иҗат канатын “Кызыл таң”да ныгытып, телебезне, мәдәниятебезне үстерүгә хезмәт итүчеләр аз түгел. Шунысы да куанычлы: илебездә “яңарыш җилләре” искәннән соң, Башкортстанда татар телендә нәшер ителә башлаган “Өмет” гәзите, “Тулпар” журналы иҗади коллективларының нигезен дә “Кызыл таң”чылар тәшкил итте. “Кызыл таң”да тәҗрибәле каләм осталары белән бергә эшләп иҗади чыныгу алган һәм бүген “Өмет” гәзитенең баш мөхәррире дилбегәсен ышанычлы тотучы Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре Рәдис Ногманов — шуларның берсе. Якташым, каләмдәш дустыма 50 яшь тулган көннәрдә, бергә эшләгән елларны, хатирәләрне искә төшермәкчемен. Соңгы елларда “Кызыл таң” гәзите редакциясе күзгә күренеп яшәрә. Мин эшкә килгән 1980 еллар уртасында ”атмосфера” икенчерәк иде: журналист­ларның күбесе 25-30 ел “багаж” белән. Язганда да, аралашканда да үзеңнең кичәге студент икәнеңне онытмаска тырышасың. 60тан артык кеше эшләгән коллективта яшь ир-егетләрдән без икәү генә, икенчесе — җаваплы сәркәтип урынбасары Идрис Сәетгалиев. Бу хәл озакка бармады. Атна саен диярлек үткән партия җыелышларының берсендә гәзиткә яшьләрне җәлеп итү мәсьәләсе каралды. Мин партия әгъзасы түгел идем, шулай да чакырдылар. Баш мөхәрриребез Муса Мөлеков, аның урынбасары Расих Ханнанов, журналистлардан Вафа Мостафин, Рәзил Фазылов, Венера Нәбиева, Әдһәм Мәүлиев һәм башкаларның “Кызыл таң”ның киләчәге өчен борчылып сөйләгәннәре хәтердә калган. Буыннар чылбырын өзмәү максатында читтән авторлар, студентлар арасыннан “Кызыл таң”да эшләрдәй яшьләрне эзләргә кирәк, дигән фикер әйтелде. Мин бу очрашуны, гомумән, “Кызыл таң” өчен тарихи вакыйга булды, дип билгеләр идем, чөнки нәкъ шушы очрашудан соң тәҗрибәле журналистларыбыз үзләренә алмаш әзерли башлады. Бүген республикага билгеле журналистлар Рәдис Ногманов, Фәнис Гәрәев, Резеда Галикәева, Фәнүз Хәбибуллин, Фәнүр Гыйльманов — шул чорда “шытым биргән” каләм осталары.

Әнкәм — күңелем кояшы

19 сентября

Аның үрнәкле дә, михнәтле дә тормыш юлына илебезнең шул чордагы тарихы сыйган Һәрберебезнең ай булып яктырткан, кояш булып җылыткан, тәмле йокыларын калдырып, бала чагыбызда төннәр буе бишек җырлары көйләгән, матур әкиятләр сөйләгән, яхшылыкка, яктылыкка өндәгән кадерледән дә кадерле кешеләребез бар. Әниләребез алар. Минем дә газизләрдән-газиз булган, ишле гаиләдә алты бала тәрбияләп үстергән, тынгысыз, уңган, эшсөяр, җыр-моң яратучы, нечкә күңелле, бары тик зурлауга, мактауга, соклануга лаек әнкәем бар. Сүз дә юк, һәркемгә үз әнисе кадерле һәм газиз. “Ә минеке, ә минеке”, — дип, һәркем үзенекен мактар. Мин дә: “Ә минеке кояшка тиң”, — диярмен. Кыенлык килсә, анама таянам, Сабый сыман назын тоеп уянам. Игелеккә фатыйхасын бирәдер: “Тәкъдирне, — дип, — кояш-нурдан үрә бел! Әйтеп үтим әле шушы уңайдан, Ул нур — илаһи, иңәдер Ходайдан. Изгелек тукылган йөрәк — ул түзем, Ул Нур, ул Кояш, әнкәем — син үзең. Җылысы белән дә, яктылыгы, назы белән дә әнкәем, нәкъ әнә шушы аңа багышланган шигыремдәгечә, чагу Кояшка тиң. Әйе, без барыбыз да бала чактан. Ә балачак — баллы чак, аның күңел хәзинәсе татлы истәлек — хатирәләргә бик бай. Минем дә хәтер сандыгым буш түгел. Анда онытылмас матур хатирәләр кадерләп саклана. Аларның кайберләрен сезгә дә җиткермәкчемен.

Эшне, тормышны яратырга өйрәтте

19 сентября

Ганс Хәкимовның “Без Бәләбәй педучилищесыннан чыктык” педагогик эссесын укыганнан соң уку еллары искә төште. Әйе, без дә Бәләбәй педучилищесыннан чыктык. Ганс белән бер елларда укыдык. Ул — Дүртөйледән, мин — Илештән. Дүртөйле — Бүздәк юлы чатында машина көтеп, кышкы суыкларда бер генә тапкыр басып тормадык. Ул елларда Бәләбәйгә маршрут автобуслары йөрми иде, шуңа узгынчы йөк машиналарында Бәләбәйгә икешәр көн барган чаклар да булды. Уку теләге шулкадәр көчле, хәтта юл авырлыгы да артык сизелмәде. Узган гасырның 60нчы елларында бу уку йортына керү бик җиңелдән булмады, чөнки урта белемлеләрдән ике еллык стаж да таләп иттеләр. Стаж белән дә конкурс зур, бер урынга җиде кеше. Хәзерге кебек документларны биш-алты уку йортына тапшырып, көтеп торып булмый. Барысы да үз белемеңә, үз көчеңә кайтып кала. Беренче имтихан — музыкадан. Укытучыбыз Кәрам Әһлиуллин ритмны, көй өзеген истә калдыруны тикшергәннән соң, җырлап та күрсәтергә кушты. “Хуш, авылым”ны сузып җибәрдем. “Сезгә сәхнәдә җырларга кирәк”, — дип “бишле” куеп чыгарды. Күңел күтәрелеп китте. Калган имтиханнарны уңышлы тапшырып, конкурсны үтеп, укырга кердем. Кураторыбыз арифметика укытучысы Мөхәммәт Ганиев булды. Ул, яхшы укытучы булу белән бер­рәттән, яхшы тәрбияче дә иде. Төр­кемебезне беренче көннәрдән үк туплый белде. Кыскасы, икенче әтиебез булды.

Аты барның канаты бар

14 сентября

Бүген мин бик күп авырулардан дәва булган файдалы эчемлек — кымыз ясау серләренә өйрәнәчәкмен. Остазым, Краснокама районының Яңа Уразай авылында яшәүче Минзәлә апа Малихова — кечкенәдән чын кымыз тәмен татып үскән кеше. Курган өлкәсендә туып-үскән башкорт кызы әлеге шифалы эчемлекне ата-бабаларыннан килгән ысул буенча, телеңне йотарлык итеп әзерли. Кымыз җитештерү белән шөгыльләнүче фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рим Мали­ховларның йорт каршына килеп туктауга безне ап-ак чиләкләрен “Нива” машинасына урнаштырып йөрүче Минзәлә апа каршы алды. — Бик вакытлы килдегез, иртәнге савымга җыенып йөрим, — диде хуҗабикә. — Сәгать унбер тула. Ә Сез иртәнге савым дисез.... — Ялгыш ишеттемме әллә дигәндәй сорап куйдым. — Беренче савым — унбердә, икенчесе — өчтә, өченчесе — алтыда, дүртенчесе — кичке тугызда. Сыердан аермалы буларак, бия көненә дүрт тапкыр савыла. Аларны колыннарыннан иртәнге алтыда гына аерабыз. Сөтләре тулышып өлгерсен өчен иртәнге савымны соңгарак калдырырга туры килә, — дип аңлатты моның серен Минзәлә апа. Ул арада савучы Людмила апа да килеп җитте. Без, машинага төялеп, атлар утарына юл тоттык. Минзәлә Гыйният кызының җитез, эшлекле булуы машина йөртүеннән үк күренеп тора. Басу киңлегеннән җилдереп кенә утарга килеп җиткәнне сизми дә калдык.

Аграр страховка кемгә отышлы?

12 сентября

Республикада страховкаланган мәйданнар артса да, әлеге чарада катнашырга теләүчеләр саны кими. Бу нәрсәне аңлата? Климат глобаль үзгәрешләр кичерә. Табигый һава шартларының тотрыксызлыгы, беренче чиратта, аграр җитештерүдә чагыла. Корылык кичергән, я булмаса көчле ташкын сулары астында калган авыл хуҗалыгы җирләре зур югалтуга дучар була. Кызганычка каршы, соңгы 20 елда тармакны реформалаштыру нәтиҗәсендә крестьянның табигый бәла-казаларга каршы торырдай һәм югалтуларны аз булса да каплардай таянычы кимеде. Сүз аграр страховкалау турында. Әйтергә кирәк, совет чорында бу мәсьәлә дәүләт контролендә тора иде. СССР Югары Советы Президиумының 1967 елда көченә кергән “Колхозлар милкен мәҗбүри страховкалау” турындагы Указы, аннан соңгы кабул ителгән Хөкүмәт карарлары төрле категориядәге авыл хуҗалыгы предприятиеләренә бәла-каза китергән зыянны каплатуга юнәлтелгән иде. Ул чакта СССР “Госстрах”ы аграрийларның зыян күргән милек бәясен тулысынча кайтарды, страховка үлгән терлекнең — 70, алынып җиткерелмәгән ашлыкның 60 проценты суммасын түләде. Хәзер, хәл башкачарак. Аграр страховкалауда дәүләт ярдәме булса да, җитештерүчеләр ашыгып бармый. Аграрийларның страховкалаучы компанияләргә ышанычы кимүме бу, әллә сәбәп башкадамы?

“Балаларым белән бәхетлемен”

05 сентября

Шушы көннәрдә туксан яшен билгеләгән Гамилә әби Мөҗипова шулай ди Миякә районындагы төзек, матур татар авылларының берсе, быел 315 еллык юбилеен тантана иткән Баязит Туган илгә дистә­ләгән күренекле шәхесләр биргән. Бүгенге язма исә Баязитның иң бәхетле аналарының берсе, ике полковник, фән кандидаты, ике Башкортстанның атказанган урман хуҗалыгы хезмәткәре, атказанган укытучы, дәрәҗәле имам-хатыйб, югары категорияле медицина хезмәткәре, билгеле фермер тәрбияләп үстергән Гамилә Габделмәҗит кызы турында. Сөйкемле ак әби шушы көннәрдә тугыз дистәне түгәрәкләде. Юбилей тантанасы әбинең Родниковка авылында яшәүче кызы Фәния белән кияве Хәлим Кадыйровлар йортында үтте. Фәния Мостафа кызы — югары категорияле укытучы, Хәлим Әхәт улы — мәктәп директоры. Бәйрәм көнне иртәнге сәгатьләрдә юбилярны Миякә районы хакимияте вәкилләре котлады, бүләкләр тапшырды. Ул арада билгеләнгән вакытка әбинең уллары, киленнәре, оныклары да килеп җитте. Бәйрәм тантанасында әбинең улы, “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләм Коръән сүрәләре укыды, сөекле әнкәсен туган көне белән тәбрикләп, изге теләкләр җиткерде. Юбилярны башка балалары – уллары, киленнәре, кызы, кияве һәм оныклары да кайнар котлады. Чыгыш ясаучылар балачак сәхифәләрен, тормышта булган кызыклы вакыйгаларны искә төшерде, әнкәләренең яраткан җырларын башкарды. Шунысы игътибарга лаек, өстәл артында сөйләшү бары тик туган телдә — татар телендә барды. Чөнки гаиләдә бер генә бала да үз яртысын башка милләттән эзләмәгән, үз татарын тапкан. Гамилә әби бүгенге көндә дә балалары һәм оныклары күңеленә милли аһәң, изгелек орлыклары салып яши.

Татарның асыл улы бүген дә сафта

31 августа

Генерал-майор Ростислав Сибәгатуллинга — 90 яшь — Үтегез, сезнең алда Ватан солдаты — Ростислав Имам улы Сибәгатуллин! Бүген 90 яшен билгеләүче генерал мине егетләрчә төз басып, сүзләрен ярып салып сәламләде. Энергиясе ташып торучы, җиңел сөякле, егәрле бу абзыйны сугыш һәм армия темасы белән бәйле чараларда еш очратам. Төрле киңәшмә-утырышларның уртасында ул булыр, теләсә нинди аудиторияне дә авызына каратырлык итеп чыгыш ясар, эч-бавырларга үтәрлек итеп сөйләр. Аңа хәтта бөтен нәрсәгә шик белдерүчеләр дә ышана, чөнки ул фикерен мотлак рәвештә фактлар белән ныгыта, кирәклеләрен меңнәр арасыннан сайлап ала белә. Тарихи фактларның күпчелеге Сибәгатуллинга китаплар буенча гына таныш түгел, ул үзе бик күп тарихи вакыйгаларда катнашкан, гомеренең күпчелек өлешен, Бөек Ватан сугышыннан алып бүгенгәчә, армиягә һәм Ватанны саклауга багышлаган данлыклы шәхес. Җитмеш ел сафта — генерал-майор Ростислав Имам улы турында шулай дип әйтеп булыр иде. Ләкин бу гына аз булыр. Сафта ул 85 еллап — үз-үзен белә башлаганнан бирле. Ростислав Сибәгатуллин 1923 елның 31 августында Украинадагы Хмельницкий өлкәсенең Шепетовка шәһәрендә хәрби хезмәткәр гаиләсендә туа. Әтисе — татар, Башкортстаннан, әнисе — украин миллә­теннән. “Мин — татармын, әмма гаиләдә татарча сөйләшү бик тәтемәде. Шулай да татарлык канда бит ул. Мәскәүдә туып-үскән татар кызына өйләндем. Без Сәйдә белән озын, матур гомер кичердек, ике бала үстердек”, — ди ветеран. Яугирнең әтисе Имам Сибәгатуллин кызыл командир һәм дәүләт эшлеклесе буларак танылу ала. Берничә ел БАССРның сәүдә халык комиссары вазыйфасын башкара.

Төбәк журналистикасы аңа йөз тота!

31 августа

Шаһит Ходайбирдин эшчәнлегенең һәм аның исемендәге премиянең бәһасе һәм мәртәбәсе елдан-ел арта бара “...Аңа якты дөньяда нибары 28 ел гомер итәргә насыйп була. Әмма, әдәбиятыбызда үз вакытында революция һәм Гражданнар сугышының башкорт җирендәге фаҗигаләрен яктыртырлык М. Шолохов яки А. Толстой кебек әдипләребез булса, Ә. Вәлиди, М. Мортазин, Ш. Бабич һәм, әлбәттә, Ш. Ходайбирдин кебек милли каһарманнарыбыз истәлеге җан тетрәткеч романнарда, эпосларда мәңгелеккә урын алыр иде. Чөнки Шаһит Ходайбирдинның утлар-сулар аша үткән тормыш юлы чын роман геройларының тормышын һәм язмышын хәтерләтә”, — дип язды күренекле шагыйрь һәм галим Рәшит Шәкүр “Күренекле башкортлар” дигән китабында. Галим белән килешми мөмкин түгел. Хәзерге Башкортстан Республикасының Күгәрчен районы Печәнче авылында 1896 елның 9 (22) октябрендә ярлы крестьян гаиләсендә дөньяга килгән Шаһит Ходайбирдин, унсигез яшеннән хәрби һәм иҗ­тимагый-сәяси хәрәкәткә кушылып, кыска гына вакыт эчендә төбәк үсешендә кабатланмас эз калдыра һәм аның тарихына үз исемен алтын хәрефләр белән яза. 1914 елда Ырынбур шәһә­рендәге үзе укыган “Хөсәения” мәдрәсәсеннән андагы каты режимга ризалашмыйча, “Без” дигән сатирик кулъязма гәзит оештырып, укыту-тәрбия эшлә­рен тәнкыйтьләп язган өчен куылган Шаһит Ходайбирдин армия сафына алына һәм, кыска вакытлы фельдшерлар курсын тәмамлап, фронтка озатыла. Ике елга якын империалистик сугышта катнашып, фронтның алгы сызыгында солдат чыныгуы үтә. 1916 елда Австрия фронтының Санок шәһәре янында яраланып, Уфа госпиталенә китерелә. 1917 елгы Февраль революциясен исә 144нче полкның 1нче ротасы составында каршылый.

Шөкрана кыла ул һәр таңга

29 августа

Яшәлгән еллары, акыллы уй-фикерләре белән үрнәк булырдай абый-апалар арабызда бихисап

Берчак авылыбыз базарында зәңгәр кофтасы белән бер төстәге йомшак туфли кигән карчык игътибарымны җәлеп итте. Фәридә апа белән күрешеп, якыннанрак танышырга сүз куештык. Бик кызыклы, күңелле очрашу булды ул.

“Чыгышыбыз - Чытырбаштан!”

28 августа

Миякә районындагы авыл 100 еллык юбилеен билгеләде

Авыл юбилее белән бергә, чытырбашлылар нәсел тамырларын да барлады, Шәҗәрә бәйрәме үткәрде. — Без җиде буыныбызның нәсел агачын төзүгә ирештек, чөнки һәр мөселман үзенең җиде буынын белергә тиеш. Бу җәһәттән бурычыбыз үтәлде. Нәселебез зур. Шәҗәрә агачыбызның тамыры Кыргыз-Миякә кешесе Зыязетдин карттан башлана. Аның өч улы була. Ямалетдин һәм Сәрвәретдин 1913 еллар тирәсендә Кыргыз-Миякәдән өч-дүрт чакрымда гына булган Чытырбаш елгасы ярына килеп йорт төзегән. Фәррәхетдин атлысы район үзәгенә терәлеп торучы Кызыл Чишмәгә нигез салучыларның берсе була. Иң зур нәселне Ямалетдин бирә, Чытырбашта бүген яшәүчеләрнең дә, аннан чыккан халыкның да күпчелеге — Ямалетдин карт оланнары, — ди авылдашларын бергә җыю өчен бик зур көч салган, юбилейны оештыручы Минзадә Ямалетдинова-Шәйхетдинова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»