Тормыш

Юл тигез булган саен, кагыйдә бозу күбрәк

05 октября

Уфа — Белорет трассасындагы рейд шуны күрсәтте

ЮХХДИ хезмәткәрләре республиканың барлык төбәкләрендә дә профилактика чаралары үткәрә. Шуның нәтиҗәләреннән һәм көндәлек статистика мәгълүматларыннан күренүенчә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның элеккечә тизлекне арттыру, юл билгеләренә игътибар итмәү, каршы як полосага чыгу һәм исерек килеш руль артына утыру кебек очраклары өстенлек итә.

Кечкенә коллектив зур уңышлар яулый

05 октября

Исламбахты мәктәбе укучылары үзләрен республика күләмендә дә таныткан

Таулар арасына сыенып утырган искиткеч гүзәл табигатьле Исламбахты авылына якынлашу белән иң тәүдә зур, матур мәктәп бинасы күзгә чалына. Кызыл кирпечтән төзелгән ике катлы бу бинада укучылар 1999 елда белем ала башлаган. Балалар саны елдан-ел кимү сәбәпле, дүрт ел элек ул Тарказы урта мәктәбенең филиалына әйләнгән. Бүгенге көндә Исламбахты төп белем бирү мәктәбендә 21 бала укый. Балаларга тугыз педагог белем һәм тәрбия бирә.

“Һәр җыр кабатланмас булырга тиеш!”

05 октября

Яшь җырчы Ришат Төхвәтуллин “Кызыл таң”да матбугат конференциясе үткәрде

Эстрада күгендә кинәт кенә кабынган якты йолдыз — яшь җырчы Ришат Төхвәтуллин гомерендә беренче матбугат конференциясен “Кызыл таң” гәзитендә үткәрде. Очрашуда шулай ук “Өмет”, “Атна” гәзите журналистлары, Ришатның җырларына мөкиббән яшьләр һәм өлкәннәр катнашты.

Капка алды - гөлбакча

02 октября

Тәтешле районының 2нче Җиремҗи­баш авылында яшәүче Гыймалет­динов­ларның капка алды хәзер балалар бакчасы кебек, нәниләр тавышыннан гөр килеп тора. Көн җылыну белән авылның әле бу, әле икенче очыннан машинасын сөйрәп, курчагын күтәреп, бала-чага бирегә ашыга. Көн буе алар шунда кайнаша. Ә тәрәзәдән дүрт күз, елмая-елмая, аларны күзәтә. Болар – Сания ханым белән Рәдим абый. Капка алдын коймалап алып, балалар мәйданчыгы төзүчеләр дә алар. Биредә таган да, агач фигуралар да, гөмбә астында комлык та, күз явын алырлык чәчәкләр дә урын алган.

Иңнәрендә зур социаль җаваплылык тоя

01 октября

Нефтекаманың “Абсолют” компанияләр төркеме шәһәрдә үткәрелгән бер чарадан да читтә калмый. Быел да алар шәһәрнең 50 еллык юбилеена зур бүләк ясады: бу көнне компания тарафыннан лотереягә ике автомобиль — “Лада Калина” һәм “Рено Логан” уйнатылды.

Онытылган батырлык

28 сентября

29 сентябрьдә Бакалы районының Иске Корыч авылыннан Миргасыйм Каюмовның фашист амбразурасын күкрәге белән каплавына 71 ел була. Бу кыю адымны ул Александр Матросовтан ярты ел алда ясаган “Кызыл таң”ның 13нче июль санында Борис Малородовның “Онытылган батырлык” дигән мәкаләсе дөнья күрде, анда сүз Бакалы районының Иске Корыч авылыннан Миргасыйм Каюмовның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы турында бара. Эш шунда: Миргасыйм Каюм улы 1942 елның җәендә Брянск фронтының 3нче армиясе составына кергән 112нче башкорт кавалерия дивизиясе составында Курск (хәзерге Липецк) өлкәсенең Тербуны районында барган каты алышларда катнаша. 29 сентябрьдә дошман утына каршы чыгып, күкрәге белән фашист амбразурасын каплый. Тарихтан мәгълүм булуынча, Александр Матросов бу адымга 1943 елның 23 февралендә генә бара. Димәк, ул татар егете Миргасыймның батырлыгын кабатлаган булып чыга. Авторның сүзләренә караганда, Миргасыйм Каюмовның батырлыгы туган ягында — Бакалы районының Иске Корыч авылында һәм республикада киң билгеле түгел. Бу факт бары тик Т. Х. Әхмәдиевның “Башкорт гвардия кавалериясе” китабында гына җентекле тасвирланган. Моны ачыклау максаты белән Иске Корыч авылына юл тоттым. Туры шунда баруым да очраклы түгел: Малородовның мәкаләсендә Миргасыйм Каюм улының энесе Мирзаһитның хатыны Нәзирә Каюмова хакында телгә алынган, аның шул авылда яшәве турында әйтелгән иде. 87 яше белән баручы Нәзирә апа бик ачык күңелле кеше булып чыкты, кайдан килүемне, кем икәнлегемне әйтүгә, иренең батыр йөрәкле туганы турында түбәндәгеләрне бәян итте:

Уйларым сиңа кайта, Укытучым...

28 сентября

Абруйлы педагог, күренекле әдип һәм журналист Вил Казыйхановның вафатына бер ел Укытучы... “Уку” сүзе тамырына яткан, җиде генә хәрефтән торган шушы сүзгә күпме тирән мәгънә салынган! Шәхсән минем өчен “укытучы” дигән бөек исем, беренче чиратта, тәүге урыс теле һәм әдәбияты укытучым, олуг шәхес, шагыйрь һәм язучы, ялкынлы публицист һәм журналист, көчле мәгърифәтче, Башкортстанның һәм Русиянең атказанган укытучысы, Татарстан Республикасының Каюм Насыйри исемендәге премиясе лауреаты Вил Суфиян улы Казыйханов белән бәйле. Укытучы сүзен ишетү белән аның якты образы күңелем түрендәге иң ихлас, иң изге җылы хисләремә төренеп, күз алдыма килеп баса. Укытучымның тик аңа гына хас ягымлы җылы карашын, аның алтыннан да кыйммәт сүзләрен сагынам. Шундый мәлләрдә көчле уйлар ташкыны узган гасырның 60нчы еллары башына, бәхетле балачагыма алып кайта... 1962 елның алтын көзендә Дүртөйле районының Иске Солтанбәк сигезьеллык мәктәбенә Башкортстан дәүләт университетын яңа гына тәмамлаган яшь белгеч эшкә килде. Безнең белән ул үзен “мин Вил абыегыз булам”, дип таныштырды. Ул беренче күрешүдән үк, үзенең искиткеч кызыклы һәм бик фәһемле дәресләре, күркәм мөгамәләсе белән күңелләребезне яулап алды һәм гомере буе, матур тормыш үрнәге күрсәтеп безнең сөюбезне аклап яшәде. Без аның үзен, онытылмас дәресләрен шулкадәр яраттык ки, мәктәпкә Вил абыйның сабаклары өчен йөри башладык, дисәм дә арттыру булмастыр.

Кешеләргә бәхет бүләк итә

25 сентября

Шуның өчен Әмир Әхмәтҗанов үзен дә бик бәхетле санный “Табиб һөнәре — батырлык. Ул үз-үзеңне аямауны, күңелеңнең һәм уйларыңның саф булуын таләп итә”, — дип язган Антон Чехов. Батырлык көчле ихтыярлы булуны да таләп итә. Димәк, табиб — көчле ихтыярлы кеше дип тә өстәргә мөм­кин. Башкортстанның атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты, Башкортстан дәүләт медицина универ­ситетының терапия һәм эндокринология кафедрасы ассистенты Әмир Мөхәммәт­җан улы Әхмәт­җанов белән очрашкач, чын табибның шундый булуына тагын бер кат инандым. Әмир Мөхәммәтҗан улы моннан 75 ел элек Миякә райо­нының Мәнәвезтамак авылында туган. Әтисе Мөхәммәтҗан Әхмәтҗан улы белән әнисе Хәерзадә Хәйрулла кызының гомере колхоз эшендә үтсә дә, барлык балаларын укытып, яхшы һөнәр биргән алар. Сигез бала арасында укытучылар, табиблар, икътисадчы, журналист, эшчеләр булуы шул хакта сөйли. Кызганычка каршы, явыз чир балаларының берсен бик иртә алып китә. Абыйсын югалту кайгысыннанмы, әллә әтиләренең йөрәк өзгеч сызлануларын күрепме, уллары Әмирдә табиб булу теләге бик иртә уяна. Укытучылары да аңа табиб һөнәрен сайларга киңәш итәләр. Башкортстан медицина институтының терапия бүлеген тәмамлаганнан соң ул кулына табиб дипломы тотып, туган ягына кайта. Миякә совхозы­ның медсанчастенда яшь белгечне кушкуллап каршы алалар һәм баш табиб вазыйфасына тәгаенлиләр. Миякәдә эшләгән җиде ел эчендә 25 яшьлек баш табиб дәвалау эшеннән тыш фельдшер һәм шәфкать туташларын­нан торган олы бер коллективка идарә итә. Медсанчасть 7 мең кеше яшәгән 22 авыл халкын хезмәтләндерә. Шуңа яшь белгеч биредә олы чыныгу мәктәбе үтә, берьюлы хирург, акушер-гинеколог, педиатр һәм теш табибы эшен алып бара. Институтта укыганда тар бел­гечлекләр буенча практика үтүнең ярдәмен ул шунда тоя.

Авылның соңгы фронтовигы

24 сентября

Бөек Җиңүнең 60 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә Стәрлетамак районының Октябрьское бистәсендә егермедән артык сугыш ветераны бар иде. Кызганычка каршы, бүген авылда бердәнбер фронтовик Шәмсүн Хафизов исән. Табигате белән җиңел сөякле кеше буларак, аксакал әле картлыкка бик бирешеп бармый. Үзенә эш табып, көне буе нәрсә белән булса да мәш килә. Юк йомышны бар итеп, кибеткә дә барып килә, элек үзе механизаторлар бригадиры булып эшләгән машина-трактор паркына да сугыла, яшьләргә акыллы киңәшләр дә бирә. Картлыкка бирешмәүнең серләре нәрсәдә, дигәч, ул: “Мин авызга тәмәке алмадым, эчү белән дә мавыкмадым. Монысы өчен әбиегезгә рәхмәт, бу яклап ул бик катгый булды, эчкән кешене гомере буена дошман санады”, — дип җавап бирде. — Мин дә берничә сүз кыстырыйм әле, — дип, хәләле Миңнур әби дә сүзгә кушылды. — Килен булып төшкән елда бианам Нәкыя сөйләгәннәрне искә аласы килә. Бабагызның әтисе Фәттах Сәяхетдин улы хәрби кеше, отставкадагы офицер иде. Ул герман, фин сугышларында катнаша, 32 яшендә авылга кайтып, 16 яшьлек кызга өйләнә. Тәүге балалары Шәмсүн тугач, шатлыгыннан түбәсе түшәмгә тигән ата кеше кендек әбисе Камилә карчыкка тиешле бүләкне биргәч, тәрәзә аша баланы кулга алганда: “Мин улымны сатып алам!” дип, әбигә бер чиләк чиста көл биргән. Камилә карчык, аптырабрак калып, дәшми тора икән. Шулчак Фәттах көлнең иң чиста нәрсә булуын, аңа бер төрле микроб, чир-фәлән дә ябышмавын аңлаткан, фронтта аңардан селте ясап, хлорка урынына дезинфекция эшләүләре турында сөйләгән һәм “Улыбызга бер төрле чир-сырхау да тимәсен, озын гомерле булсын!” дигән. Бәхеткә, бабагыз нәкъ шундый нык кеше булды, сәламәтлегенә зарланмады, узгынчы авыруларга да бирешмәде, көл кебек чиста булды.

Мәрхәмәтле каты кул

21 сентября

Таһир Ахунҗановның 90 яше уңаеннан Без университетның өченче курсында укыган елда “Кызыл таң”га яңа мөхәррир килде. Комсомол һәм партия органнарында эшләвен, журналист һәм язучы буларак мин берникадәр белгән кеше — Таһир Исмәгыйль улы Ахунҗанов. Соңрак аның Бишбүләк районыннан булуы, Бөек Ватан сугышында катнашканлыгы да ачыкланды. Мин башкалабыз Уфа, туган районым Дүртөйле һәм университет тормышыннан гәзиткә вак хәбәрләр, сурәтләмәләр язгалап торам. Ләкин алар гына яңа мөхәррир белән якыннан танышу өчен нигез булалмый. Ә барыбер очрашасы килә. Җае һич көтмәгәндә килеп чыкты... Кышкы сессиядә имтиханнар биреп йөргән көннәрнең берсен­дә дүрт бүлектән торган 28 битле мәкалә яздым да редакциягә юлландым. Кайсы бүлеккә тапшырыйм икән дип коридорда уйланып торганда җаваплы секретарьны очраттым. Исәнләштек. Кулымдагы материалны тотып карады да: “Син моны 5-6 биткә калдырып китер”, дип киңәш бирде. Төн йокыларымны калдырып, айлар буе тынгы бирмәгән темага зур җаваплылык тоеп яз да, кыскарт, имеш. Киңәш бирүче үз бүлмәсенә кереп киткәч, күп уйлап тормадым, мөхәррир ишеген шакыдым. Кабинетта мине ачык йөзле, пөхтә киенгән, яше кырыклар тирәсендәге абый каршылады. — Ни йомыш? Утырыгыз! Бу сүзләрдән соң телем чишелде һәм яңа мөхәррир белән танышырга теләвемне белдердем.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»