Тормыш

Ил уллары күтәрәлмәгән йөк хатын-кызларыбыз иңендә...

15 октября

Яки асыл затларны дәүләт дәрәҗәсендә хәл ителергә тиешле мәсьәләләр белән шөгыльләнергә нәрсә этәрә?

Бүген дөнья күләмендә Халыкара авыл хатын-кызлары көне билгеләнә. Әлеге бәйрәмне булдырырга тәү тапкыр Берләшкән милләтләр оешмасының 1995 елда Пекинда үткән дүртенче Хатын-кызлар конференциясендә тәкъдим ителә. Бу башлангыч, тәү чиратта, авыл хатын-кызларының җәмгыятьтә абруен күтәрү һәм аларның күпкырлы эшчәнлегенә ярдәм күрсәтү максаты куя. Шул рәвешле ел саен 15 октябрьдә Бөтендөнья авыл хатын-кызлары көнен билгеләргә карар ителә.

Шомлы йорт

15 октября

Ул нинди сер саклый?

Ул йорт яныннан үткәндә гел куркам. Ихатага кешедән биек үскән кычыткан, әрем, әрекмәннәр хуҗа. Каралты-кура җимерек. Дүрт яклап такта белән ябылган, нәзек бүрәнәләрдән өелгән, җимерек түбәле, ватык тәрәзәле йортта, гүя, шайтаннар оялаган. Бу тирәне күгәрченнәр дә урап оча. Авылдагы берәр башка йорт капкасы ачык калса, мал-туар керә. Ә бирегә, койма булмаса да, ел әйләнәсенә бер мал әсәренең борын төрткәне юк.

Ул бит Чокрый нәселеннән

15 октября

Башкортстанда Аксаков көннәре кысасында Кырмыскалы районында үткән Шәҗәрә бәйрәмендә Венер Гыйлемшин төзегән Гали Чокрый шәҗәрәсе югары бәя алды

Венер Гыйлемшин 1939 елның 7 мартында Тәтешле районының Йосып авылында гаиләдә җиденче бала булып дөньяга килгән. 1957 елда Аксәет урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Березовскийда — алтын, Кузбасс, Карагандада күмер шахталарында эшли. 1961 елда Бөре педагогия ин­сти­тутының физика-математика факультетына укырга керә. Беренче курсны тәмамлаганнан соң, хәрби хезмәткә алына. Хезмәтен тутырып кайткач, укуын дәвам итә.

Чакматаштай егет ул

12 октября

Ул елда иген ишелеп уңды. Шуңа план зур иде, уңыш җыю, хөкүмәткә ашлык тапшыру бик киеренке барды. Районның “Уңыш җыю штабына” әгъза итеп кертелгән Финус Махиянов иңнәренә дә бүрәнәнең юан башы төште, ашлык ташуга җәлеп ителгән барлык транспортның эшен оештыру өчен район буйлап көне-төне чабарга туры килде аңа. Аның каравы, Күмертау районы, хөкүмәткә 88 мең тонна ашлык тапшырып, республикада алдынгылар рәтенә чыкты. Фидакарьләргә бүләкләр тапшырылды. Күмертау берләштерелгән эчке эшләр бүлегенең автоинспекция начальнигы Финус Махиянов та өлешсез калмады — БАССР Югары Советы Президиумының Почет грамотасы белән бүләкләнде.

Тормыш дәресләре кирәк

12 октября

Хатын-кыз ил тоткасы, дибез. Аның ана булуы, гаилә учагын саклавы һәм башка бихисап изге бурычларын намус белән үтәве тотып тора илне. Әмма, республикада һәр икенче гаиләнең таркалуын искә алсак, барыбыз да үтиме икән бу бурычны, дигән сорау туа. Үз гаиләсен саклап кала алмаган, ялгызлыктан котылыр өчен икенче бер гаиләне таркатып ирле булган хатыннар еш очрый. Ә ничек сакларга ул гаиләне, балаларны күңелләрен җәрәхәтлә­мичә, әти-әниле — пар канатлы итеп ничек үстере­р­гә соң?

Акыл һәм җыр бүлешкән саен арта бара

10 октября

Үткән атнада Башкортстан әдипләреннән бер төркем Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы оешмасы чакыруы буенча кунакта булып, балалар бакчалары тәрбиячеләре, мәктәп укучылары, педагогия институты студентлары, урындагы язучы-шагыйрьләр белән очрашып, фикер алышып кайттык. Шушы төбәк язучылары оешмасы рәисе, атаклы “Мәйдан” журналы мөхәррире, күренекле язучы Вахит Имамов чакыруын алгач, очрашуга җентекле әзерләндек. Чөнки ике якның да максаты изге – татар һәм башкорт әдәбиятлары дуслыгын тагын да якынайту, тугандаш ике халык арасында бәйләнешләрне ныгытуда әдипләр алдында торган бурычларны барлау, алмаш иҗатташлык булдыру.

“Иң мөһиме - бер-береңне хөрмәт итү!”

10 октября

Аида һәм Максим Грицколар татулык нигезен шунда күрә

“Исәнмесез” дип тә, “здравствуйте” дип тә исәнләшсәгез була. Бездә тел аеру юк”, — диде хуҗабикә, ишек төбендә безне каршылаучы бер төркем гаилә әгъзаларына нинди телдә эндәшергә белми аптырап торуыбызны күреп. Чыннан да, Грицколар гаиләсендә бер-берсе белән әле татар, әле урыс телендә аралашуларын күрү кызык та, мәгънәле дә тоелды. Шул вакыт гаиләнең өлкән яшьтәге әгъзасы Лидия Максимовна: “Безнең гаилә урыс һәм татар кешеләре белән генә чикләнми әле. Биредә чувашлар, башкортлар да бар”, — дип сүзгә кушылды.

Ике республика өчен дә хәзинә иде

10 октября

Күренекле галим Равил Үтәбай-Кәримине искә алу мәҗлесе үтте

Әгәр исән булса, Шәркыять һәм Исламият белгече, киң эрудицияле галим, халкыбызның уникаль шәхесләреннән берсе Равил Үтәбай-Кәри­мигә 30 августта 80 яшь тулган булыр иде. Кызганыч ки, сигез ел элек ул бакыйлыкка күчте... 30 сентябрьдә Татарстанның Милли китапханәсендә бу могтәбәр затны искә алу мәҗлесе булды. Әлеге чарада Равил абзыйны якыннан белгән, аның белән турыдан-туры ара­лашкан дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, язучылар, галимнәр, журналистлар катнашты.

Төрекләр безне үз итә

08 октября

Җәйге яллар артта калды. Кемдер табигать кочагында ял итсә, кайберләр диңгез ярларында кояшта кызынганын сагынып искә ала. Быел да бик күпләр Төркиягә барды. Матур табигате, җылы диңгезе белән генә түгел, кунакчыл, уңган халкы белән дә сокландыра ул ил. Дусларым, туганнарым Төркия турында матур хати­рәләр белән бүлешкәндә, шушы җирләрне барып күрү теләге белән яна идем. Ниһая­ть, быел бу хыялым тормышка ашты, — ди 24 яшьлек Резеда Мәһәдиева. — Без Чамьюва поселогындагы отельдә тукталдык. Күзгә иң беренче шунысы ташланды: биредә, ни­гездә, ирләр эшли. “Сезнең ха­тын-кызларыгыз нинди һөнәрне үз итә?”— дип сорагач, “Бездә хатын-кыз теләге булса гына эшли, без аларны мәҗбүриләмибез”, — дип аңлаттылар. Әлбәттә, бер атнада бу илнең барлык истә­лекле урыннарында да була алмадык, әмма Төркиягә бу сәяхәтем соңгысы булмас, дип уйлыйм.

“Күңелең матур булу кирәк”

08 октября

“Super-Diva” республика гүзәллек конкурсында җиңгән Кыргыз-Миякә кызы Диана Арсланованың тормыш девизлары күпләргә үрнәк булырлык

Күптән түгел Уфада “А-кафе” күңел ачу комплексында “Super-Diva” республика гүзәллек конкурсының финалы үтте. Башкортстанның барлык төбәкләреннән асыл затлар катнашкан бәйгедә Миякә районы Кыргыз-Миякә авылы гүзәле 16 яшьлек Диана Арсланова җиңү яулады. Шушы уңайдан без аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»