Тормыш

Милләтара мөнәсәбәтләрдә без алдынгы

29 октября

Ә икътисад, сәнәгать, финанс өлкәләре үсешендә Башкортстан кайчан дәүләт дәрәҗәсендә тәҗрибә уртаклашу мәйданына әверелер?

Узган атнада Уфада дәүләт дәрәҗәсендәге ике вакыйга — Русия Президенты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр буенча советның күчмә утырышы һәм Русия мөселман­нары Үзәк диния нәзарәте оештырылуның 225 еллыгы уңаеннан рәсми тантаналар узды. Әлеге чараларда ил Президенты Владимир Путин катнашты.

Иң зур бәхет – кемнедер бәхетле итү!

26 октября

Күптән түгел районда караучысыз калган балаларны тәрбиягә алган гаиләләр бәйгесе узды. Анда дүрт гаилә катнашты. Асаубаш авылыннан Ольга һәм Андрей Семеновлар гаиләсендә бер генә бала үсә. Әти-әнисе моннан алты ел элек аңа иптәшкә ике яшьлек Андрейны алып кайта. Бераз вакыттан соң аларга моңа кадәр балалар йортында тәрбияләнгән Юра, Алена, Настя һәм Артем да кушыла.

Берлинны Жуков белән бергә алдык

26 октября

Салават шәһәрендә яшәүче сугыш ветераны Рәшит Әхмәдиев шулай ди

Ватан сугышы башланганда Кырмыскалы районының Сарт-Чишмә авылы (хәзер Прибельск бистәсе) үсмере Рәшит Әхмәдиевка 15 яшь була. Бишенче сыйныфны тәмамлагач, аңа мәктәпне ташларга һәм өлкәннәр белән колхозда эшли башларга туры килә. Кыска буйлы булганлыктан, атка камыт кидергәндә генә аңа өлкәннәр ярдәме таләп ителә. Аның каравы, Рәшит камытның чөелдерек бавын башка малайларга караганда ныграк тартып бәйли. Ул яшьтәшләреннән көче белән аерылып тора.

Иңнәрендә ил хәстәре

24 октября

Кичә Республика йортында Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Лилия Гомәрова бер төркем күпбалалы аналарга “Ана даны” медале тапшырды. Төрле районнардан килгән хатын-кызлар алдында чыгыш ясап, ул болай диде: — Бүген бирегә респуб­ликада яшәүче аналарныњ ињ яхшылары җыелган дисәк тә, ялгышмабыз. Чөнки күпләрегез биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияли, бу — сезнең төп һәм фидакарь хезмәтегез. Сезнең арада хезмәт урыннарында уңышларга ирешкәннәр дә бихисап.

Ташларгамы, башларгамы?

24 октября

Мин — наркоман. Стажлы наркоман. Йөклелек һәм баланы имезү вакытын исәпкә алмаганда, тугыз елга якын шушы агуны кулландым. Бу тәмугка 20 яшьтә башны тыктым. Иң якын ахирәтем тәкъдим итте, без бишәү идек, барыбыз да тәмләп карады, наркотиклар алдына мин генә тезләндем. Героин тулысынча минем тормышымны яулап алды.

Тирән тамырлы агач давылларга бирешми

23 октября

Шәҗәрә бәйрәмнәре нәселдәшләрнең исәбен алу, буыннар арасындагы бәйләнешне, туганлык хисләрен ныгыту, яшьләрнең киләчәген хәстәрләү нияте белән үткәрелә. Һәр агачның тамырлары булган кебек, кешеләрнең дә, барлап китсәң, нәсел тамырлары, ай-һай, бик тирәндә.

Тальянчы... балта остасы

22 октября

Фәнәзип Җиһангиров агачтан сәнгать әсәре тудырса, гармун моңнары белән күңелнең иң нечкә кылларына кагыла

Сентябрьдә М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының һәм М. Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында Казанның яшь тамашачы театрының гастрольләре үтте. Май аенда исә Башкортстанның Милли яшьләр театры коллективы үз спектакльләрен Казан сәхнәсендә күрсәткән иде. Бу үзе үк ике төбәк арасында милли-мәдәни бәйләнешләрнең соңгы чорда ныклы үсеш алуының ачык күрсәткече булып торса да, бүгенге язмабыз бу хакта түгел.

Урманчы булып туарга кирәк

22 октября

Илеш районының Кадер авылына килгәч, авыл советы хакимияте башлыгы Рәис Габбасов игътибарымны тау битләвендә рәт-рәт булып тезелеп утыручы агачларга юнәлтте. “Бу гади агачлар түгел, Бөек Җиңүнең 45 ел­лыгы уңаеннан утыртылган кедрлар ул. Районда бу төр агачлар ике урында гына үсә. Аларны утыртуда шушы авылда туып-үскән районның баш лесничие, хәзер инде дәүләт урман инспекторы, Русиянең почетлы урман хезмәткәре, Башкортстанның атказанган урманчысы Фәвәрис Саттаров башлап йөрде. 23 ел дәвамында ул аларны күз уңында тота: гел карап-күзәтеп кенә тора. Элегрәк, агачлар бәлә­кәйрәк чакта, “45” язуы ярылып ята иде. Хәзер, алар үскәч, ул күренми баш­лады”, — диде Рәис Гата улы һәм без тарихи дата уңаеннан утыртылган посадкага юл алдык.

Үз өемдә - үз көем

19 октября

“Яңа Максимовка” төзелеш комплексында республика Президенты биш ятимгә яңа йорттан фатир ачкычлары тапшырды

Максимовка авылы янәшәсендәге яңа бистәдә төзелеш киң колач белән дәвам итә. Хәзер биредә сафка басканнары гына да дистәгә якынлаша. Өчәр катлы йортлар башкаланың төньяк-көнбатыш төбәгендәге кабатланмас архитектура үзенчәлекләре белән бәйле. Халык телендә “Курочкина гора” дип йөртелүче тау янәшәсендәге мәйданнар якын киләчәктә, чын мәгънәсендә, куәтле төзелеш мәйданчыгына әверелмәкче. — Бүген ятим балалар гаиләләренә яңа йортлардан ачкыч тапшыру чарасы барыбыз өчен дә шатлыклы, — диде Рөстәм Хәмитов. — Мин биредә нәкъ бер ел элек булган идем һәм ул чакта төзүчеләр белән эшне тизләтергә килешкән идек. Алар сүзендә торды. Гомумән, ятим үскән балалар язмышына битараф калырга ярамый. Дәүләт аларга ярдәм итәргә тырыша, ә алар өчен иң катлаулысы — торак мәсьәләсен хәл итү. Республикада соңгы ике елда без бу проблемага ныграк игътибар итә башладык, фатирга мохтаҗ ятимнәр өчен күбрәк төзү бурычын куйдык. Ел башыннан 600дән артык ятим балага яңа фатир ачкычлары тапшырылды.

“Эш” дип яна йөрәгем...

17 октября

Узган елда “Кызыл таң”ның җырлы кичләре” проектын зур уңыш белән тәтешлелеләр башлап җибәргән иде. Искиткеч матур концерт булды. Төбәкнең талантларга бигрәк тә бай икәнен тамашачы үз күзләре белән күрде. Хәтере­гездә булса, кичәне Башкорт­станның атказанган артисткасы Гөлзәмия Ситдыйкова белән Фәрит Җиһангиров алып бардылар. 21 октябрьдә уникенче концерт — Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Чакмагыш районы көннәре узачак, ә беренчеләр һаман күңел түрендә! Моның серен концертны оештыруга зур көч салган Гөлзәмия ханымнан белергә уйладык.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»