Тормыш

Намуслы хезмәт кенә уңыш китерә

07 ноября

Дүртөйле районы сөт җитештерүдәге казанышлары, токымчылыктагы уңышлары белән илдә билгеле. Республикада 87 токымчылык хуҗалыгы исәпләнсә, шуның 14е — Дүртөйледә. Райондагы токымчылык хуҗалыклары саны буенча республикада гына беренче түгел, күрше өлкәләрдә дә мондый күрсәткеч юк.

Бишендедә биш йорт хуҗаларын көтә

07 ноября

Аграр тармактагы реформалар дәвамында зур хуҗалыкларның күбесе үзаллы эшләүче төрле җәмгыятьләргә бүленде яисә бөтенләй хуҗасыз калды. Әмма яшәеш кануннары барыбер авыл тормышының язмышы күмәклектә, бердәмлектә һәм заманча карашлы җитәкче булдыклылыгында булуын күрсәтте. “Бишенде” җәмгыяте дә Туймазы районында иң эреләрнең һәм социаль мәсьәләләр уңышлы хәл ителүче, җитештерү кимүгә юл куймаган аграр предприятиеләрнең берсе.

Уңган куллар игелек тудыра

07 ноября

Районның “Луч” җәмгыяте директоры Фердинанд Арсланов, аграр сәнәгатьтә тотрыксыз икътисад белән “көрәшә-көрәшә”, авылны яшәтү, эш урыннарын саклап калуга тырышлык салып, дистә елга якын уңышлы җитәкчелек итә.

Бөек Октябрь, даһи Ленин һәм көчле СССР дәүләте

06 ноября

Ә без бүген карурман уртасында калган мосафир хәлендә

Без, өлкән буын кешеләре, “Октябрь балалары”, “Ильич оныклары һәм варислары” идек. Һәрчак якты киләчәккә омтылып һәм ышанып яшәдек. Әлбәттә, гомер юлында шатлыклары да, каршылыклы мизгелләр, күңел кителгән, рух төшкән вакытлар да булды. Әмма, гомум алганда, без бәхетле һәм көр күңелле, шат йөзле идек. Ни дисәң дә, без — канкойгыч һәм җанкыйгыч озайлы сугыштан соң туган балалар...

Улларыбыз – байлыгыбыз, кызыбыз – йолдызыбыз!

02 ноября

Борай районыннан Светлана һәм Айдар Хаҗиповлар гаиләсендә өч игезәк бала туды!

Һәрбер гаилә өчен йортка бала кайту сүз белән генә аңлатып булмый торган олы шатлык. Ә берьюлы өчәү кайтса?! Борай районы үзәгендә яшәүче Хаҗиповлар гаиләсендә бүген нәкъ шундый тантана. Бу гаиләне без Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең акушерлык-гинекология бүлеге бусагасында ук каршы алдык. Бәхетле әти Айдар Айрат улы шатлыгыннан тулышкан халәттә иде, билгеле, шуңа күрә “Безнең өчен бу — могҗиза!” дип кенә әйтә алды. Аның хәлен аңлап, без бәхетле әтинең туганнары белән сөйләшергә булдык. Әнисе Минзилә Әдгать кызы әйтүенчә, яшьләр 2006 елда яратышып өйләнешә. Айдар Борай районы хакимиятенең финанс идарәсендә әйдәүче белгеч булса, Светлана 3нче Борай гомуми белем бирү мәктәбендә укыта, “Ел укытучысы” республика бәй­гесендә финалга чыгып, абруй казанган. Яшьләр гаилә тор­мы­шының беренче көннәреннән үк тырышып дөнья көтә башлаган. Хәзер район үзәгендә аларның үз йортлары бар, бакчалары шаулап чәчәк ата, җимеш бирә. Балаларга үсәргә дә иркен. “Өчесенә берне булса да бишек эләрбез, дип торабыз, борынгылар баланы бәллү үзе карый, ди иде. Үзем дә пенсиягә бик вакытлы чык­канмын, дип сөенәм”, — ди дәүәниләре Минзилә ханым. Балаларның нәнәсе Гөлшат Рәис кызы “Газсервис” оешмасында эшли. Әмма ул да буш вакытларын оныклары белән үткәрергә җыена. “Безнең өчен шушы олы куаныч кызым Светланага җиңел бирелмәде, — ди ул, — Ул берничә ай табиблар күзәтүе астында булды. Бәхеткә, кызым аларның иң яхшылары кулына эләкте, барысына да рәхмәтләребез чиксез”.

Һәр сабыйга гаилә җылысы кирәк

02 ноября

Якты дөньяга туган һәр сабыйның үз өендә, әти-әнисенең назлы кочагында үсәргә, иптәшләре белән бер парта артында утырып белем алырга һәм, әлбәттә, бәхетле булырга хакы бар. Кызганычка каршы, арабызда шушы бәхеттән дә мәхрүм ителгән балалар байтак. Бик күпләре әти-әниләре исән-сау булып та ятимлеккә дучар ителгән. Бу, беренче чиратта, сабыйга иң якын кешеләренең бәгырьсезлегеннән, битарафлыгыннан килә. Ярый әле арабызда шәфкатьле, мәрхәмәтле кешеләр бар. Өлкәннәргә ышанычын югалта башлаган балага бөтенләй ят кешеләр ярдәм кулы суза, аның өчен күптән онытылган гаилә җылысын бүләк итә.

Гран-при - Исламовларда

30 октября

Башкортстан татарлары төбәк милли-мәдәни автономиясенең яңа проекты Борай районында старт алды

Борай районында республикада беренче тапкыр яшь татар гаиләләре бәйгесе үтте. Чара Башкортстан татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе башлангычы белән тормышка ашырылучы яңа проект кысаларында оештырылды. Проект өч этаптан тора: “Яшь татар гаиләсе”, “Күп балалы татар гаиләсе” һәм “Өч буын татар гаиләсе” бәйгеләре. Проектның калган ике өлеше ноябрь һәм декабрь айларында үткәреләчәк. Аның оештыручылары — районның мәдәният бүлеге һәм яшьләр эшләре буенча комитеты. Алар бу чарага әзерлек кысаларында күләмле эш башкар­ган. Тәүдә конкурс шартларын аңлатып, үрнәкле яшь татар гаиләләрен җәлеп иткәннәр. Бәйгедә Хәйбрахмановлар, Хәлиул­линнар, Гәрәевлар, Сафиннар, Яхиннар, Абраровлар, Исламовлар гаиләләре кат­нашты. Һәр гаилә үзләрендәге күркәм традицияләрне, гореф-гадәт­ләрне, йолаларны чагылдыручы видео­клиплар төшергән һәм алар конкурс барышында сәхнәдә урнаштырылган олы экранда күрсә­телде. Бәйгедә катнашучылар осталыкларын “Танышу”, “Иҗади пар”, “Аш-су”, “Мин булачак йолдыз” һәм “Иң зирәк гаилә” конкурс­ларында күрсәт­теләр. Аларда ата-аналар белән бергә балалар да актив катнашты. Һәр гаилә чыгышын тамаша­чылар җылы кабул итте һәм алкыш­ларга күмде.

Булдыклыларның терәк һәм таянычы

30 октября

Илеш районының Мәгълүмат-консультация үзәге директоры Фаил Гаскәров район малтабарлары өчен үз rеше

Авыл хуҗалыгы быел, аеруча соңгы айларда, зур сынау тота. Хәер, бу тармактагы реформалар тукталып тормаганлыктан, ул сынаулар ел әйләнәсенә һәм еллар дәвамында бара. Шул ук вакытта, тармак министрлыгы белән район хакимиятләре берлектә оештырган яңа структуралар да барлыкка килә. Берничә ел элек барлык районнарда да дип әйтерлек оештырылган мәгълүмат-консультация үзәкләре — нәкъ шундыйлардан.

Мөхәррирне нигә үтергәннәр?

30 октября

“Мин намуслы эшләдем, гаебем юк. Исемемне барыбер аклаячаклар...” Бу — 1937 елның 3 августында Мәскәүдә СССР Югары суды хәрби коллегиясенең ябык утырышында күренекле сәяси эшлекле, “Яңа авыл” гәзитенең беренче мөхәррире Муса Йосыповның әйткән соңгы сүзләре. Икенче көнне аны атып үтерәләр. Шул ук елның 29 августы. Татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимов Ялтада хатыны Хәдичә Фаткуллина белән мәңгегә хушлаша. “Минем партия, илем, халкым алдында тамчы да гаебем юк. Тарих мине онытмас!” Әдипнең бу язуы үзе үлгәннән соң төрмә камерасында табыла. Мусаның гомерен 41нче яшендә өзәләр. Казанга кайтарып үтерелгән Галимҗанга 51 яшь тулып килгән була. Гомер буе халыкка тугры хезмәт итеп, һич гаепсез юк ителгән күп миллионлаган корбаннарның икесе. Ике якташ. Авыргазы елгасы буендагы бер-берсеннән биш кенә чакрым ераклыкта урнашкан Әпсәләм һәм Солтанморат авылларында туып-үскән мәшһүр милләттәшләребез.

Журналистларга премия тапшырылды

29 октября

Узган шимбәдә Күгәрчен районында Ш. Ходайбирдин исемендәге премияләр тапшыру тантанасы үтте. Чарада Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Лилия Гомәрова, Матбугат һәм киңкүләм матбугат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов, Башкортстан Журналистлар берлеге рәисе Артур Дәүләтбәков катнаштылар.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»