Тормыш

Дини гыйлем заман афәтенә каршы

19 ноября

Халыкта “Беләге юан берне егар, белеме булган меңне егар”, дигән мәкаль бар. Бу, чыннан да, шулай. Заман афәте булган экстремизм һәм террорчылык күренешләренә дә тик дини кануннарны ныклы белү генә каршы тора ала. — Бүгенге көндә төрле эстремизм күренешләрен булдырмау өчен дини белемне күтәрергә кирәк, — диде Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт-конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет рәисе Вячеслав Пятков.

Техника җанлы егет

16 ноября

Усак-Кичү халкы механизатор Рамил Мөхәррәмов турында шулай ди

Рамилне мин авыл хуҗалыгы алдынгыларын тәбрикләү тантанасында, район Мәдәният сарае фойесында оештырылган күргәзмә янында очраттым. Башкалар, оста хуҗабикәләр пешергән камыр һәм ит ризыклары белән мавыкканда, ул, дөньясын онытып, техника күргәзмәсен карый иде. — Менә безнең алдынгы тракторчыбыз — аның карамагында бүген биш берәмлек техника! — дип таныштырды Рамил белән ул эшләгән хуҗалык җитәкчесе, яңарак Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән Мәгафүр Лотфуллин.

Икмәк кадере

16 ноября

Тәфтил Насриев аны бәләкәйдән белә һәм гомерен дә ул изге игенче һөнәренә багышлаган

Тәфтил Насриев балачактан хәтеренә сеңеп калган бер вакыйганы еш кына искә ала. Ул, биш-алты яшьлек малай, аякларын бөкләп, мич янындагы сәкегә утырып, әнисенең аш салганын көтә. Әнисе, йорттагы иң кадерле ак сөлгене яхшылап өстәлгә җәя һәм күкрәгенә кысып, икмәк телә. Аннары кытыршы куллары белән сөлге өстенә коелган икмәк валчыкларын сыпырып, авызына каба. Кечкенә Тәфтил, аны кызганып, алдына куелган икмәк телеменә кул сузарга кыенсынып утыра, ә абыйсы Мәхмүтҗан: “Әнкәем, ипи бар бит, нигә син аның коелганын ашыйсың?” — дип әнисен кочаклап ала.

Мәдәнияткә багышланган гомер

14 ноября

Мәүлиха Хәмзина менә инде өч дистә елданартык Яңавыл төбәге халкының рухи сәламәтлеге сагында тора

Яңавыл районында мәдәният тармагы нәтиҗәле үсә. Район мәдәният һәм сәнгать сарае, 27 авыл һәм бер шәһәр филиалын берләштерүче үзәкләштерелгән китапханә системасы, Балалар сәнгать мәктәбе, 51 авыл клубы, тарих һәм туган якны өйрәнү музее эшли. Төбәктәге 349 үзешчән сәнгать коллективының уникесе — “халык”, икесе “үрнәкле” исемнәрен йөртә.

Күңелем белән авылдамын...

14 ноября

“Хәзинә-тур” агентлыгы җитәкчесе Камил Сираҗетдинов Иске Янъегеттә зур бәйрәм оештырды

Октябрь — бәйрәмнәргә бай ай. Ә менә Краснокама районының Иске Янъегет авылы халкына авылдашлары Камил Сираҗетдинов тагын бер җылы кичә бүләк итте — республиканың эстрада йолдызлары катнашлыгында зур концерт оештырды.

Якташларына терәк алар!

14 ноября

Әлшәй районында беренчеләрдән булып малтабарлык эшенә алынган Нурия Дәүләтова бүген берничә гаиләне эшле һәм ашлы итте. Нурия Өлфәт кызы Әлшәй районының Түбән Әврез авылында туып-үсә. Башта сатучы булып эшли. 1983 елда Уфада совет сәүдәсе техникумын яхшы билгеләргә тәмамлый. Откыр кызны Уфадагы зур кибетләрнең берсенә эшкә керешкән елны ук бүлек мөдире итеп куялар. Рифкать белән никахлашкач, яшьләр туган якка кайтуны хуп күрә. Рифкать Рәүф улы тимер юлчы — машинист ярдәмчесе. Нурия унбиш елга якын районның кулланучылар җәмгыятенә караган кибетләрдә мөдир булып эшли. Үзен гел яхшы яктан күрсәтә, күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Яраткан иренә ике ул бүләк итә. Бүген инде Уфада яшәүче уллары Ринат һәм Рөстәм икесе дә сәүдә-сервис системасында эшли. Икесе дә фатирлылар. Чөнки әти-әниләренә охшап, тырышлар, булдыклылар.

Журналист истәлекләренә чор сыйган

13 ноября

Юрий Шугановның яңа китабы хакында, һичшиксез, шулай дияргә мөмкин

Күренекле журналист Юрий Шуганов редакциягә яңа китабын бүләк итте. “Две исповеди” дип атала ул. “Карт журналист хатирәләре” дип тә исемләгән аны автор. Юрий Гагарин 1961 елның 12 апрелендә җиһанга очса, Юрий Шуганов шушы көнне журналистика галәменә юл ала һәм бөтен гомерен әлеге һөнәргә багышлый. Яшәүнең ачысын-төчесен татый, яхшы һәм яман кешеләр белән очраша, каршылыклар белән маңгайга-маңгай бәрелешә, ләкин үз фикереннән кайтмый, намусын җуймый, һәр очракта да кеше, шәхес булып кала.

“Без дә яңача эшләргә телибез”

09 ноября

ди Туймазы шәһәрендәге “Эколайн” предприятиесе җитәкчесе Илнур Шакиров

Туймазы шәһәрендәге моннан ике ел ярым элек оештырылган “Эко­лайн” җәмгыяте экологик хәвефсезлекне тәэмин итү, каты көн­күреш һәм сәнәгать калдыкларын җыю һәм үтилләштерү белән шө­гыль­ләнә. Шулай ук шәһәр биләмәсендәге полигонны файдалану да шушы зур булмаган коллективка йөкләтелгән. Кыска гына вакыт эчен­дә коммуналь тармакта үз урынын табарга өлгергән предприятие үзе­нең эшчәнлеген ничек үзгәртеп кора, биредә яңа технологияләр кертелерме? Оешма җитәкчесе Илнур Шакиров белән әңгәмәбез шул хакта.

Эшче һөнәр ияләре әзерләү - игътибар үзәгендә

09 ноября

Дедово авылындагы 92нче училище былтыр республикадагы иң яхшы ун башлангыч һөнәри белем бирү учреждениесе исәбенә кергән

Федоровка районында тармак үсешендәге иң катлаулы елларда да һөнәри училищены саклап калуга ирешкәннәр. Дедово авылындагы 92нче һөнәри училище 1960 елда МТС базасында оештырыла. Ярты гасыр дәвамында ул авыл хуҗалыгы тармагы өчен 14 меңнән күбрәк белгеч әзерләгән. Әйтергә кирәк, училищены тәмамлаучылар җирдә генә хезмәт салып калмый, алар арасында гомум тармак өчен җавап бирүче җитәкчеләр дә бихисап. Мәсәлән, Федоровка районы хакимиятенең авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Нурфаиз Насретдинов та заманында шушы училищены тәмамлаган.

Фән казанышларын - басуга

09 ноября

Башкортстан авыл хуҗалыгы гыйльми-тикшеренү институты селекционерлары чыгарган сортлар республикада 1 миллион гектарга якын мәйданда игелә

Авыл хуҗалыгы культура­ларының югары репродукцияле орлыкларын чыгару, җи­тештерү һәм сату — Башкортстан авыл хуҗалыгы гыйльми-тикшеренү институты эш­чәнлегенең төп юнәлешләре булып тора. Биредә 22 куль­тураның яңа сортларын чыгару буенча эш алып барыла. Безнең галимнәр югары уңыш бирүче сортлар чыгару һәм орлыкчылыкта уңышлы эшли. Быел грушаның — “Первушинская” һәм “Шатлык”, кры­жов­­никның “Солнышко” сортлары чыгарылды. 29 культу­раның 46 районлаштырылган һәм перспективалы сортлары буенча орлыкчылык эше алып барыла.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»