Тормыш

Күркәм сыйфатлары сокландыра

30 ноября

Күренекле журналист Алик Шакировка — 60 яшь

Совет чорында республиканың төп гәзитләре — “Совет Башкортостаны”, “Советская Башкирия” һәм “Кызыл таң” журналистлары үзара ярышып, чәмләнеп эшләсә дә, арада бернинди көндәшлек тә, көнләшү дә тумады. Киресенчә, бәйләнешләр бер-берсе белән тәҗрибә уртаклашу, ярдәмләшү рухында иде. Чөнки күбрәк халыкның игътибарын яулауның, тираж дип бәргәләнүнең хаҗәте булмады. Алар җитәрлек иде инде. “Гәзиткә язылу чоры”, “тираж” дигән төшенчәләр редакция хезмәткәрләрен, шул исәптән мөхәррирләрне һич тә борчымый иде. Болар республиканың югары органнары хәстәрлеге булды. Матбугат көчле идеологик корал, тәрбия чарасы, В. И. Ленин сүзләре белән әйткәндә “коллектив агитатор һәм пропагандист кына түгел, ә оештыручы да” икәнлеген яхшы аңлады алар. Барлык гәзитләрнең дә тиражы арта барды.

Көзге кебек юллар саласы бар

30 ноября

Зәк-Ишмәт авыл советы рәисе Рәҗәп Абдуллин үз алдына шундый мөһим бурыч куйган
Рәҗәп Абдуллинның авыл Советы хакимияте башлыгы булып эшли башлавына әле икенче генә ел. Шулай булуга карамастан, юлларны төзекләндерүдә “боз кузгалган” биредә. Дөрес, әлегә авыл тирәсендәге юллардагы чокыр-чакырлар гына тигезләнгән. Югыйсә, авыл эчендәге, урамдагы юллар бөтенләй йөрмәслеккә әйләнеп бара иде бит, диләр авылдашлары. Җәй көне таш салмасалар, быелгы яңгырлы көздә урамнар ерып чыккысыз сазлыкка әйләнер иде.

Шартлар һәм ярдәм булгач, нигә эшләмәскә?!

28 ноября

Фермер Гөлнур Мостафина савым сыерлары санын 100 башка җиткерү максаты куя

Федоровка районында эре җитештерү предприятиеләре белән бергә фермерлык хуҗалыклары да нәтиҗәле үсә. Бу җәһәттән районда җитештерелгән тулай авыл хуҗалыгы продукциясендә алар өлеше елдан-ел арта бара. Моңа, әлбәттә, тәү чиратта, район җитәкчелегенең тармак мәсьәләләренә җитди игътибары, шул исәптән фермерлык хуҗалыкларына даими ярдәме булышлык итә. Моны “Мостафина” шәхси предприятиесе мисалында да ачык күрергә мөмкин.

Башкаемны алып сахраларга дөнья шау-шуыннан качам мин...

27 ноября

Тарих кабатланып тора, диләр. Чыннан да шулайдыр. Моннан меңләгән еллар элек беренче авыллар барлыкка килгән. Игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнеп, алар үзләрен генә түгел, бөтен илне туендырган. Узган гасырның туксанынчы еллары белән бәйле төрле реформалар, үзгәртеп корулар йогынтысы авылларны какшатты, кешеләр эшсез калды, яшьләр авыллардан чыгып китәргә ашыкты. Бүген авылларның хәле җиңел түгел. Аларның шәһәргә, район үзәгенә якын урнашканнары яшәп килсә дә, төпкелдәгеләре эшсезлектән, кибет, дәваханә, юл, газ кебек уңайлыклар булмаудан интегә. Статистика Русиядә ел саен якынча меңләгән авылның юкка чыгуын хәбәр итә. Шушы авыр уйлар фонында илебездә экопоселениелар барлыкка килә башлавы күңелдә, пыскып кына янган булса да, өмет чаткысы уята. Әлеге торак пунктларының ничек аталуы мөһим түгел, “нәсел поместьесы” дип аталамы алар, “экопоселение” дипме, иң мөһиме — аларда тормыш кайный, монда яшәүчеләрне җир эшкәртү, үзен һәм балаларын экологик чиста продуктлар белән тәэмин итү, халкыбызның йолаларын өйрәнү һәм саклау теләге берләшә. Димәк, тарих, чыннан да, кабатлана, авылларның икенче тормышы башлана. Экопоселениеләр, яки нәсел поместьелары хәрәкәте Русиядә туксанынчы елларда башлана. Бу вакытка инде чит илләрдә алар киң таралган була. Нәрсә соң ул экопоселение? Аталышындагы “эко” әйтеп торуынча, бу — кешеләрнең табигать белән гармониядә яшәргә теләве. Алар, арендага җир алып, урман аланнарында төпләнә һәм табигать кочагында яши. Экопоселениедә яшәргә теләүчеләр шундый төп шартларны кабул итә: җиргә зыян китермәскә, яшелчә-җимешләр үстергәндә химик ашламалар кулланмаска, эчмәскә, тартмаска, борынгы кәсепләрне тергезергә, йолаларны, гореф-гадәтләрне онытмаска. Кайбер поселениеләрдә вегетарианлык та шарт итеп куела. Биредә яшәүчеләр үзләре яшәгән урыннарын “мәхәббәт даирәсе” (пространство любви) дип атый. Билгеле, монда ир-егет белән хатын-кыз арасындагы мә­хәббәт кенә түгел, ә якын­нарыңа, гаиләңә, туган якка, туган җиргә, табигатькә, күршеләреңә, Ватанга булган сөю күз уңында тотыла.

Илештә бай мирас калдырды

27 ноября

Благовар районының Иске Каргалы авылында туып-үскән Әмир Еникеев, Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының урманчылык факультетын тәмамлаганнан соң, 1953 елда Илеш районына эшкә җибәрелә. Аны Торачы урманчылыгына лесничий итеп тәгаенлиләр. Анда бару белән урманның ташландык хәлдә булуын, яшь урман үстерү эше алып барылмавын күрә. Урманчылар өчен контора, торак, атлар өчен хәтта абзар-курасы да булмый.

Егетне эшеннән таныйлар

26 ноября

Дус турында бер кәлимә сүз

Ноябрь — елның иң караңгы мәледер ул. Кояшның кайчан калкып, кай арада баеганын күрми дә каласың. Без, байтак гомер шәһәрдә яшәсәк тә, тамырларыбыз авылга береккән кешеләр, ноябрь җитү белән кар көтә башлыйбыз, чөнки җиргә ак төшү белән дөньяга яктылык тарала, күк йөзе күтәрелеп, ачылып киткәндәй була. Борыннан килгән сынамыш буенча, быелгы кар белән алдагы елның икмәге килә. Әгәр ул, әле туңып та өлгермәгән туфракка ятып, шунда ук эреп сеңсә, язын умырзая иртә чәчкә атачак. Кар туңган җиргә ятса исә, киләсе көзгә мул уңыш көтәргә кирәк.

Бәхил булыгыз, Остаз!

26 ноября

Кичә Таһир Исмәгыйль улы Ахунҗановның йөрәге тибүдән туктады. Башкортстанның һәм гомум татар халкының данлы улының 90 яшен быелгы алтын көздә җәмәгатьчелек киң билгеләп үткән иде. Бу уңайдан матбугатта аның турында күп язылды. Атап әйткәндә, “Кызыл таң”да бу шәхескә багышланган очерклар, истәлекләр, шигырьләр басылды.

Олы йөрәкле әниләр

23 ноября

Мәскәү өлкәсендә Томилино дигән авыл бар. Ул башка авыллардан өзлексез балалар шау-шуы белән аерылып тора. Томилино – Русиядә иң беренче төзелгән Балалар авылы. Анда тәрбиягә күпләп бала алган гаиләләр яши. Краснокама районының Саузбаш авылында булып, тәрбиягә бала алган гаиләләр белән танышканнан соң, мин Саузбашны Томилино белән чагыштырдым. Зур булмаган авылда бүген инде дүрт гаилә тәрбиягә бала алган. Киң күңелле, олы йөрәкле саузбашлылар ундүрт баланы йортлы, гаиләле, бәхетле иткән. “Бу бик уңай үрнәк булды, авыл янә бала-чага тавышына күмелде. Безгә килеп, кайдан һәм ничек бала алып булу белән кызыксынучылар күбәйде”, — диләр авыл хакимиятендә. Без беренче танышкан гаилә — Зоя һәм Нәрис Гыйниятовлар. Зоя — Илеш районы кызы, бу якларга килен булып төшкән. Гаиләдәге үз балалары үсеп таралышкан, иң бәләкәйләре Альбина тугызынчы сыйныфта укый, менә-менә чыгып китәргә тора. Гыйниятовлар моннан ике ел элек Илеш районындагы приюттан сигезенчедә укучы Гүзәл исемле кызны тәрбиягә алып кайта. “Кайткан көненнән үк үзебезнеке кебек күрдек без аны, дөп-дөп атлап басып йөрүләренә кадәр безнеке!” — дип көлә Зоя ханым. — Һәркем балаларын үстереп, тыныч кына яшәү турында хыяллана, нишләп сез шул тынычлыкны янә мәшәкатьләргә алыштырырга уйладыгыз? — дип сорау юллыйм Гыйниятовларга. — Кит, тып-тын өйнең ни яме бар? Йорт балалар көлүеннән яңгырап торсын ул! — дип җаваплый Нәрис абый. — Болай бит бигрәк күңелле, көтеп аласың, бергәләп утырып чәй эчәсең, бергәләп эшлисең, озатасың, ә балаларсыз нинди ямь? — дип сүзгә кушыла Зоя апа. — Нинди тынычлык? Әле тагын ике кыз алырга йөриләр бит, кызлары кунакта булып, яңа киттеләр, — дип, гаиләнең серен ача социаль-профилактика үзәге җитәкчесе Кәүсәрия Якупова. Минем сораулы караш Гыйниятовларга төбәлә. — Әйе, Гүзәлебез дә, әнә, үсте дә чыгып китте. Быел ул педагогия көллиятенә укырга керде. Хәзер Альбина да китсә, өй тагын бушап калачак. Шуңа бу юлы бәләкәйрәкләрне алырга булдык әле, Лияга — җиде, Алинага сигез яшь. Жәл бит, сабыйлар, ата-ана назы күрмиләр, — дип, аклангандай сөйли Зоя апа.

Борайның пар күгәрченнәре

20 ноября

Районда алтын һәм бриллиант туйларын билгеләүчеләр тәбрикләнде

Борай районында алтын һәм бриллиант туйларын билгеләүче парларны хөрмәтләү матур йолага әверелде. Быел олы бәйрәмгә җиде пар чакырылды. Шуларның берсе — бриллиант туйларын билгеләүче, ягъни 60 ел бергә тату гомер кичергән Анна Григорьевна һәм Нәбиулла Нигъмәтулла улы Зиннәтуллиннар гаиләсе.

Казандагы һәлакәт барыбызны да тетрәндерде

19 ноября

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 17 ноябрьдә Казанда һәлакәткә тарыган “Боинг” самолеты пассажирларының исемлеген халыкка чыгарды. Министрлык мәгълүматлары буенча, 50 кеше һәлак булган (44 пассажир һәм алты экипаж әгъзасы). Киңкүләм мәгълүмат чаралары белдерүенчә, һәлак булганнар арасында Татарстан Президентының улы Ирек Миңнеханов та бар, ул самолетта үзенең хатыны белән булган.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»