Тормыш

Үз гомерен аямаган шәфкать туташы

12 декабря

Арабызда сугыш чорының ачысын-төчесен ныклап татыган, аннан соңгы авыр елларда илебезнең төрле тармаклары үсеше өчен көчен кызганмаган өлкән яшьтәгеләр кимегәннән-кими. Ул “аяклы тарих”ларны бу фани дөньяның бөтен михнәтләреннән, җил-давылларыннан сакларга иде дә бит. Шуларның берсе – быел 95 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләүче авылдашыбыз Гамбәр Вафа кызы Сафина.

Гөлфизәбез - “Энҗе нечкәбил”!

10 декабря

Татарстанда инде дистә еллап иң булдыклы, иң талантлы, чибәр һәм сөйкемле хатын-кызлар арасында “Нечкәбил” дигән бәйге уздырыла. Аның сайлап алу турында 600гә кадәр гүзәл зат катнаша. Башка матурлык бәйгеләрендәге кебек, билнең нечкәлеге, йөзнең сылулыгы монда иң мөһиме түгел. Бәйгегә исемне Абдулла Алиш әкиятендәге эшчән бал корты, кайгыртучан ана һәм умартаның хуҗабикәсе Нечкәбил биргән. Димәк, бәйгенең төп шарты — ныклы гаилә һәм балалар. Ә аның төп герое— хатын-кыз — әни. Ләкин һәр катнашучы бер үк вакытта эшлекле дә, талантлы да, ягымлы да, иҗатка дә әвәс булырга тиеш.

Гомер буе гаделлек сагында

10 декабря

Теләсә кайсы өлкәдәге хәлне, андагы җитешсезлекләрне шунда тир түккән кешедән дә яхшырак белүче юк. Моны Яңавыл районының Яңа Алдар авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килгән, авыр да, абруйлы да тормыш юлы үткән Рәшит Ханнановка да атап әйтергә мөмкин. Рәшит Ахун улының балачагы барлык сугыш алды еллары балаларыныкына хас ятимлектә, ачлык һәм ялангачлыкта үтә. Әтисе Ахун Бөек Ватан сугышының 1942 елгы иң каты алышларында батырларча һәлак була. Рәшиткә крестьян хезмәтенең барлык авырлыкларын кечкенәдән үз җилкәсендә татып үсәргә туры килә. Мәктәпне тәмамлагач, Свердловск авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетына укырга керә. Белемгә әвәс, кызыксынучан егет өчен студент еллары сизелми дә үтеп китә.

Хәвефсез балачакны тәэмин итү юлында

07 декабря

4 декабрьдә Уфаның Владимир Комаров исемендәге Балалар иҗаты сараенда юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган “Хәвефсез балачак юлы” дигән КВН үтте. Бу чара башкалабыз мәктәпләрендә белем алучы югары сыйныф укучылары арасында Унбишенче тапкыр үткәрелә. Бәйгедә шаян һәм тапкыр үсмерләр көч сынашты.

Талантлы да, канатлы да безнең татар парлары

05 декабря

Башкортстан татарларының төбәк милли-мәдәни мөхтәриятенең яңа проекты бер ай элек Борай районында старт алган иде. Проект өч этаптан тора: “Яшь татар гаиләсе”, “Күп балалы татар гаиләсе” һәм “Өч буын татар гаиләсе” бәйгеләре. Узган шимбәдә борайлылар “Күп балалы татар гаиләсе” конкурсы үткәрде. Ул Халыкара аналар көненә багышланды. Чараның өченче өлеше декабрьгә тәгаенләнгән.

Эшчән, илешчән якташым

05 декабря

Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Кызыл таң”ның танылган журналисты Фәнис Гәрәев турында күптән инде бер җылы сүз әйтәсем килеп йөри иде. Мин аны җан дустым дип әйтә алмыйм, чөнки эч серләребезне бүлешкәнебез юк. Илеш районы оештырылуга ничәдер ел тулган бер юбилей тантаналарыннан соң мәҗлесне дәвам итәргә безне “Орленок” лагерена алып киттеләр. Шунда бер табын артында утырып, андый очракта әйтелә торган гомум тостлар әйтешкәннән соң, без аның белән ул — баянда, мин гармунда бер көй дә тарттык әле хәтта. Менә шундый ике-өч очрактан тыш, безнең очрашу-күрешүләр, нигездә, гел аягөсте үтте бугай. Шулай булуга карамастан, без аның белән бик якын якташлар, күптәнге танышлар һәм иң мөһиме — коллега-каләмдәшләр.

Шәл бәйләргә өйрәник, күлмәк алып киярбез

04 декабря

Әлеге кәсебе Роза Сәгыйдуллинага ун баланы аякка бастырырга ярдәм итә

Сугыштан соңгы авыр еллар... Ахирәтләре сүзе белән, дүртенчедә укучы Роза мәктәпкә йөрүдән туктап, шәл кәсебенә тотына. Челтәрләп-челтәрләп бәйли ул кәҗә мамыгыннан күпереп торган шәлләрне. Талачтан Стәрле базарына ерак түгел. Шәл сатасың да, әниеңә, үзеңә, туганнарыңа күлмәклек аласың.

Итекче дигән даны бар

03 декабря

Сигез ел буена Рәсүл Нуретдиновтан аяк киемнәремне ремонтлатып, мин аның III группа инвалид икәнлеген — сул кулында дүрт бармагы юклыгын белми идем. Районның инвалидлар җәмгыяте рәисе Фәвис Гарифуллин: “Җәмгыятебезнең иң уңган әгъзасы Рәсүл Нуретдинов турында берәр мәкалә яза алмассызмы?” — дип мөрәҗәгать итмәсә, арытаба да, бәлки, белмәгән булыр идем. Рәсүл Рифкать улы 1966 елда Иске Аю авылында дөньяга килә. Яңа гына аваз салган улының сул кулында дүрт бармагы юклыгын күрүгә, әнисе Фәвәзәнең күзләре шундук яшь пәрдәсе белән каплана. Ләкин Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән бу “хата”ны елап кына төзәтеп булмасын ул яхшы аңлый.

Хаҗдагы могҗизалар

03 декабря

“Бер күрешү — үзе бер гомер” диләр бит. Күптән түгел туып-үскән нигеземдә Корбан ашы уздырылды. Ашка барлык якын туганнарым да кайткан иде. Гадәттәгечә, Коръәнне әтиемнең бертуган сеңлесе Мәгъния апа укыды. Аның белән очрашып, Хаҗда булган хатирәләрне яңартып сөйләшеп утырдык. — Хаҗдан кайтканга ике еллап вакыт үтсә дә, анда үткән матур көннәр, бергә йөргән, аралашкан дуслар көннән-көн ныграк сагындыра. Хаҗи-дуслар белән һәрдаим аралашып, кайберләре белән күрешкәләп торсак та. Бу сагыну Олы Хаҗ көннәрендә бигрәк тә нык сизелә. Корбан бәйрәме белән котлап шалтырата башлагач, барысы да: ”Мин бүген күңелем белән Хаҗда, анда үткән көннәр бер минутка да истән чыкмый”, — диде. Безнең төркемдә Татарстаннан, Башкортстаннан һәм илебезнең төрле почмакларыннан мөселман кардәшләребез бар иде.

Чәй табыны артында ... игезәкләр турында

30 ноября

Шәһәр хакимияте башлыгы һәм аналар гаилә проблемаларын барлады

Аналар көненә багышланган чаралар Нефтекама шәһәрендә ел саен үтә. Быел да алар бәйрәм көненнән шактый алда башланды һәм күп-кырлы булды. Шәһәр хакимияте балалары мәктәптә, югары уку йортларында, предприятиеләрдә уңышларга ирешкән аналарга Рәхмәт хатлары таратты, булдыклы ул һәм кызлар үстергәннәре өчен рәхмәт белдерде. Шәһәр хакимияте быел әни кешенең бала тәрбияләүдәге ролен күтәрү, гаилә традицияләрен саклау максатында иң күренекле аналарга “Благодарение матери” дигән медаль булдырды. Иң беренче медальләр авыр атлетика буенча дөнья чемпионы Диана Әхмәтованың әнисе Флүзә Әхмәтовага һәм укучыларның табигать буенча халыкара олимпиадасы җиңүчесе Айнур Мәкъсүтовның әнисе Зәлия Мәкъсүтовага бирелде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»