Тормыш

Ана өчен иң зур бүләк – бала

21 декабря

Кичә Республика йортында Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Лилия Гомәрова күпбалалы бер төркем гүзәл затларга “Ана даны” медале тапшырды. — Башкортстанда ишле бала тәрбияләргә теләүче гаиләләр күп, без аларга төрле яклап ярдәм итәргә тырышабыз, — диде Премьер-министр урынбасары. — Быел бу максатта республика бюджетыннан 3 миллиард сум бүленде. Киләчәктә дә дәүләт мондый гаиләләр алдындагы бурычын тулысынча үтәячәк.

Яртылаш янган рәсем тарихы

21 декабря

1987 елның 24 октябрендә урындагы вакыт белән 23 сәгать 15 минутта Әфганстанның Джелалабад шәһәренә төшеп утырганда “Ан-26” транспорт самолеты бәреп төшерелә. Ул 40нчы армия урнашкан шәһәрләр арасында очыш ясаган була.

Алма агачыннан ерак төшми

21 декабря

Үтәшевлар, Чанышевлар, Еникеевлар. Тамырлары ерак гасырларга тоташкан морзалар токымын инкыйлаб та, репрессия дә, заманның башка афәтләре дә көчсезләндерә алмый. Һәр тарихи чорда бу исемнәр көчле яңгырый, яңача балкый. Аларны якты акыл, зирәклек, зыялылык, намус, тыйнаклык кебек сыйфатлар берләштерә, дисәк, хәйләкәрлек, үткенлек, яраклашучанлык кебек бүгенге заман өчен кирәклеләре юк икән, диярсез. Чыннан да шулай. Бары тик Ходайдан килгән илаһи затлылык, кешелеклелек, фидакарьлек белән көн күрә язмыш тарафыннан бер-берсенә үрелеп гомер итүче морзалар токымы.

Кабатланмас шәхес

21 декабря

Күренекле дәүләт һәм партия эшлеклесе, язучы һәм журналист Таһир Ахунҗановның каберенә бер уч туфрак

90 яше туларга берничә ай кала ул үлем түшәгенә яткан иде. Киң җәмәгатьчелек дип әйтмим, әмма Таһир Ахунҗановны белгән (ә аңа республикада гына түгел, Русиядә, элекке СССРда, хәтта байтак чит илләрдә гаҗәеп шәхес итеп карыйлар иде) бик күпләр түгәрәк юбилеен тартып алырдай булып, көтте. Авыруын никадәр генә авыр кичермәсен, ул, үзе әйткәнчә, “кызык өчен” көтте бу көнне. Туган көне — 15 сентябрь — барыбер җитте. Үкенечкә каршы, котлау-тәбрикләүләрне абзыебыз яткан урынында гына кабул итте. Ә “Кызыл таң”да мин язган “Мәрхәмәтле каты кул”ны хәл белергә килгән халкыбыз артисткасы Нурия Ирсаева укуында тыңлый. “Рәхмәт!” — ди ул заманында үзе җитәкләгән гәзит коллективына һәм үз кызыдай күреп йөргән актрисага... Ләкин гаиләсенә, иленә, замандашларына бетмәс рәхмәт тойгысы белән яшәргә аңа төп-төгәл җитмеш кенә көн калган була...

Кулы юмартның юлы уң

19 декабря

Һәр авыл тынгы белмәс эшчәннәре, заман дилбе­гә­сен кулында тотучы эшкуарлары белән көчле. Стәр­летамак районының Бүреказган, Талач авыллары да, колхозлары таралгач, бөлеп, яшәү ямен югалтып калмады. Бүгенге көндә авыл Советы һәрдаим эшкуарларга таяна. Шуларның берсе — умартачы, бер үк вакытта төзүче Раил Сәгыйдуллин.

Балалар рәхмәте барсыннан да кадерлерәк

18 декабря

Уфаның Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге республика интернат-гимназиясендә опекун, патронат һәм тәрбиягә бала алган гаиләләр арасында республика конкурсында җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы үтте. Чараны Мәгариф министрлыгы белән берлектә ятим һәм караучысыз калган балаларны гаиләгә урнаштыру буенча республика үзәге оештырды. Быелгы конкурста “Тәрбиягә бала алган иң яхшы гаилә” номинациясендә Хәйбулла районыннан Мартенслар, “Иң яхшы опекун” номинациясендә Бәләбәй шәһәреннән Кортюковлар, “Иң яхшы патронат гаилә” номинациясендә Стәрлетамак районының Түрешле авылыннан Сәләхетдиновлар гаиләләре җиңү яулады. Җиңүче гаиләләр 100 мең сум премиягә лаек булды. Конкурс ике этапта үткә­релде. Сентябрь-октябрьдә район һәм шәһәрдә уздырылган төбәк бәйгесендә җиңү яулаган 42 гаилә республика конкурсында катнашты. Сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча 24 гаилә финалга чыкты. 30 октябрьдә Уфада узган конкурста һәр гаилә осталыгын, сәләтен күрсәтте, хис-той­гылары белән бүлеште, тәҗ­рибә уртаклашты. Ул көнне катнашучыларның һәркайсы күңел җылысын салып әзерләгән “Булдыклы гаилә — җылы йорт” күргәзмәсе, балаларның әти-әниләре белән бергәләп гаилә остаханәсендә эшләгән әйбер­ләре, җыр-моңнары, биюләре беркемне дә битараф калдыр­мады. Бәйлән­гән, тасмалардан үрелгән, агачны көйдереп ясалган рәсемнәр белән би­зәлгән, сәйлән белән чигелгән әйберләрдән торган күргәз­мәләргә сокланмыйча мөмкин түгел иде. Быелгы конкурс география киңлеге — рес­публиканың иң ерак Хәйбулла, Дуван, Әбҗәлил, Мәчетле районнарыннан гаиләләр катна­шуы белән дә аерылып торды.

“Матур киенү өчен миллионер булу мотлак түгел”

18 декабря

ди шоппинг серләрен яхшы белүче Уфа гүзәле Юлия Шәмсетдинова

Шоппинг яратмаган берәр асыл зат бар микән? Мөгаен, юктыр. Ә менә кибетләрдән сатып алынган тау-тау кием-салымнарның хуҗасына килешүе генә сораулар уятырга мөмкин. Сер түгел, берәр асыл затка килешкән кием башкаларга ярамаска да мөмкин. Бу закончалык ир-атларга да кагыла. Мәкалә герое модель булмаса да, гүзәллек бәйгеләрендә җиңмәсә дә, киенә белә. Моңа инану өчен аның берничә фотосына күз салу да җитәдер. Шушы уңайдан Уфа гүзәле, хисапчы булып эшләүче Юлия Шәмсетдиновага берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Яуда да, тыныч тормышта да ышанычлы иде

18 декабря

Һәр районның, шәһәрнең тарихында тирән эз калдырган шәхесләре була. Үз вакытында Ярмәкәй районының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән җитәкче Лотфулла Локмановка шушы көннәрдә 90 яшь тулган булыр иде. Районда нәрсә турында гына сүз алып барсаң да: социаль һәм сәнәгать инфраструктурасы объектлары, административ биналар — һәммәсе дә 1969-1979 елларда, район Советы башкарма комитеты рәисе вазыйфасын Лотфулла Сәмигулла улы башкарган чорга туры килә.

Илгә кемнәр кирәк: эшсөярләрме, әллә белемле аксөякләрме?

17 декабря

Беркөнне таныш укытучым белән очраштык. Аның мәктәптән кайтып барышы иде. Кәефе кырылган, йөзендә аптырау. — Бер әни килеп олы тавыш куптарды. Имеш, мин аның сөекле баласын мыскыл итеп, такта сөрттергәнмен. Арытаба да шулай “бала хезмәтен эксплуатацияләсәм”, ул бу турыда полициягә хәбәр итәргә вәгъдә бирде, — диде ул, хәлләре белән кызыксынгач.

“Яшьлек үткән, ә күңелдә яз...”

14 декабря

Мәләвез шәһәрендә яшәүче шагыйрә Наилә Әюпованың бу сүзләре аның бүгенге күңел халәтенә туры килә

Ә бит аның тормышы җиңел генә узмады. Нуриман районының Нимесләр авылында туган кыз олы тормыш юлын Уфада башлаган иде. Нәзакәтьле, нәфис туташ нигәдер трамвай йөртүче һөнәрен сайлый. Ләкин Бүздәк районы егете Рәсүл белән очрашу аның язмышын тамырыннан үзгәртә...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»