Тормыш

Үткәннәр китап язарлык

16 января

Бу язмам авыр заманда дөньяга килеп, кечкенә чагында ук тормышның ачысын-төчесен татыган, шатлык-куанычларын кичергән гади авыл кешесе — әтием турында. Маһиян Миңнехуҗа улы Бакыев 1935 елның декабрен­дә Кырмыскалы районының Янбай авылында туа. Ләкин әти-әнисенең пар канаты астында иркәләнеп үсәргә насыйп булмый аңа, 3 яшь тулуга — әтисе, 5 яшь тулуга әнисе фани дөньядан китеп барган.

Учалының үзенчәлекле рәссамы

15 января

Әмир Шакировның сәнгать әсәрләре чит илләр коллекцияләрендә дә саклана

Учалы районы үзенчәлекле талантларга, билгеле шәхесләргә бай төбәк. Шуларның берсе — Әмир Шакиров. Нәсел тамырлары Бүздәк районы Бәйрәш авылыннан булган Әмир Сәлимҗан улы ничек Учалы төбәгенең билгеле рәссамына әйләнгән? — 1939 елда район гәзитендә басылган балта осталары, тимерчеләр, һөнәр ияләре кирәк дигән чакыруны укып, алты кеше, шул исәптән безнең әткәй, гаиләсез генә Учалы районына килгәннәр, — ди Әмир Шакиров. — Алар Ураз һәм Ахун авылларында булганнар. Бигрәк тә матур табигать кочагында урнашкан мәчетле зур авыл — Ахун күңелләренә хуш килгән. “Кызыл партизан” колхозы рәисе аларны бирегә эшкә чакырган. Әткәйләр биредә маллар өчен ферма, йортлар салганнар. Бер елдан колхоз рәисе “сез безгә ошадыгыз, гаиләләрегез белән күченеп килегез”, дигән. 1940 елның ноябрендә әткәйләр туган якларына кайтып, гаиләләрен, иң кирәкле әйберләрен генә алып юлга чыккан. Алар тимер юл белән килеп, Миәс станциясендә төшкәннәр. “Кызыл партизан” колхозы эшчәннәре килүчеләрне атлар белән каршы алган. Ахунга кадәр 120 километр чамасы араны алар атларда үткән.

Квиллинг нәрсәме? Кош каурые!

14 января

Атамасы да бик могҗизалы — квиллинг, телеңне сындырырлык булгач, заманча шөгыль-мавыгу шулай булыр инде, дип уйлаган идем, ялгышканмын икән. Ул хаксызга онытылган борынгы сәнгать төре булып чыкты. Квиллинг Европада XIV гасыр ахырында — XV гасыр башында ук барлыкка килгән.

Сәхнәгә чәчәкләр сибелгәндәй булды

11 января

Краснокамада балалар бакчалары арасында җыр һәм бию фестивале үтте

Район мәгариф бүлеге җитәк­че­се Алексей Горбачев – алдынгы карашлы шәхес. Шушы вазыйфаны биләгән кыска гына вакытта ул мәгариф системасына әллә нинди яңалыклар кертте. Аларның һәр­берсе укучыларның сәләтен ачуга, сәламәтлеген ныгытуга, патриотик хисләр тәрбияләүгә, үзара дуслаштыруга юнәлтелгән. “Краснокама йолдызчыклары” дип аталучы һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында үткәрелүче фес­тивальдә 2 яшьтән 7 яшькә кадәр­ге балалар катнашты. Аның беренче туры балалар бакчаларында үтте һәм район үзәгендәге гала-концертка иң яхшы номерлар сайлап алынды.

“Кызыл таң”ның җырлы кичләре”н көтеп алам

11 января

2012 елның 6 февралендә башланган “Кызыл таң”ның җырлы кичләре” проектының икенче сезоны дәвам итә. Декабрьдә “Нур” театрында Нефтекама шәһәре ундүртенче концерт-очрашу үткәрде. “Кызыл таң”га тугры калып, шушы кичәләрнең барысын да карап баручы тамашачыларыбыз бар. Шуларның берсе — Гөлфирә Кунафина.

Биш балам - биш шатлыгым

09 января

Тирә-як аклыкка, сафлыкка күмелгәндә миңа үтә дә шатлыклы вакыйга кичерергә туры килде. Елның соңгы көннәренең берсендә Уфага чакырып “Ана даны” медале тапшырдылар. Сакмар елгасы буенда урнашкан Түбән Җаекбай авылында күп балалы гаиләдә унынчы бала булып дөньяга килгәнмен. Әтием белән әнием безне, унбер баласын да, җыр-моңга гашыйк итеп үстер­деләр. Урта мәктәптән соң Стәр­ле­тамак дәүләт педагогия институтын тәмамладым һәм Таулыкай авылында башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли башладым. Шушы авыл егете Камил Яхин белән гаилә кордык.

Гомергә аттан аерылмаган

09 января

Яңавыл районында ата-бабаларыбызның гасырлар аша сакланган гореф-гадәтләрен киләчәк буыннарга тапшыруга игътибар зур. Бу төрле бәйрәмнәрдә ачык күренә. Иң күркәм йолаларыбызның берсе булган сабантуй да монда гөрләп уза. Олы чараның иң югары ноктасы булган ат чабышлары бәйрәмгә килүчеләрнең берсен дә битараф калдырмый.

Торналар төшкән җирдә

09 января

Шәһәр тормышын ташлап табигать кочагында яшәргә күчкәннәр Яңа ел чыршысын ишек алдында бизәде

...Редакция “Волга”сы олы юлдан сулга борылды да җепшек карга кереп батты. Килеп җиттек! Әкрен генә машинадан төшәм. Көн матур, алдымда иксез-чиксез ап-ак дала җәйрәп ята. Бу аклыкны бозасы килми, ләкин алга атларга кирәк: өч чакрымлап ераклыкта мине Анастасия тарафдарлары көтә (анастасиячеләр — табигать кочагында йорт салып, җир эшкәртеп, агач утыртып, үзләренең хуҗалыгы белән яшәүчеләр). Безне Камил исемле егет машинасы белән каршы алырга тиеш иде бит әле. Әһә, әнә алда берәү кул болгый. Тездән көрт ера-ера аның янына барып җитәм. Камилнең “вездеход”ы да баткан булып чыкты. Кайчандыр салынган сукмакны шәйләп, берничә гаилә яшәгән “нәсел утары”на атлыйбыз. Монда ут та, газ да, су да кермәгән, юллар да юк. Ә кешеләр яши! Менә кызык. Шуларны уйлап килә торгач, берәм-сәрәм утырган агач өйләр күренә башлады. Ләкин аларда кышын кеше яшәми икән. Безне арырак Баллы урамындагылар көтә.

Ир канаты ат була...

05 января

Мин килгәндә Рүзил абый атларына ашарга салу белән мәшгуль иде. Абзар янына чит кеше килеп басуын күрүгә атлар кешнәргә тотынды. Куркып, туктап калдым. Моны Рүзил абый да күреп алды һәм көлемсерәп: — Курыкмагыз, тими алар. Җир йөзендә аттан да акыллырак һәм сабыррак хайван юк. Әйдәгез, үтегез, атларым белән таныштырыйм, булмаса. Менә бусы, сезне күрүгә барысыннан да көчлерәк итеп кешнәп җибәргәне “Ралифан” кушаматлы. Абзарымдагы 21 ат арасында иң акыллысы. Аның белән теләсә нинди ярышка курыкмыйча чыгарга була. Ул үзен Һәрчак ипле, тәртипле тота. Ә менә “Ждан” кушаматлы бу айгыр үзен башкалардан өстен куярга, лидер булырга ярата. “Голландия” дигәне бик куркак. Тавышны күтәребрәк дәштең­ме, икешәр-өчәр көн дерелдәп басып тора. “Павлодар”ны, киресенчә, каезлап кына тору зарур, ул шул телне генә аңлый, әйбәтләп әйткәнне бөтенләй кабул итми. Чем-кара яллы “Красивая” исә башка­лардан күркәм холыклы булуы белән аерылып тора. Аның исеме җисеменә бик тә туры килә. Бер генә ярыштан да призсыз кайтканы юк. Өченче ел аны Краснодарга “Мисс Кубани” дигән ат ярышына алып бардым. Бөтен илдән җыелган атлар арасында уңышлы чыгыш ясап, дүртенче урын һәм 105 мең сум акча отып кайттык. Тагын да яхшырак чыгыш ясар мөмкинлеге бар иде дә, 2500 чакрым юл үтеп бару, ял итеп, көч туплап алу мөмкинлеге булмау үзен сиздерде. Былтыр Казахстан ягыннан берәү, шул атыңны сат әле, дип килде. Нигәдер ул кешенең сөйләшүе, үз-үзен тотышы, килеш-килбәте күңелгә ятмады. Шуңа хакны 500 мең сумга кадәр күтәрсә дә, ул кешегә сатмадым. Ярый әле сатмаганмын. Красивая быел Пермь краенда узган Бөтенрусия Сабантуеннан беренче урын алып кайтты. Әнә теге почмакта муенын сузып, безнең сөйләшкәнне тыңлап торучы “Эйсебио” кушаматлы ат монда туып үсте, аңа да зур өметләр баглыйм. Быел Аллаһы боерса, Казахстанда узачак ат ярышларына алып барырга җыенам.

“Гаиләм - байлыгым”

25 декабря

Бакалыда узган район конкурсында алты гаилә тапкырлыкта, җыр-биюгә осталыкта көч сынашты

Район Хатын-кызлар оешмасы башлангычы белән оештырылган чара Лаврентьевлар, Нәҗмет­диновлар, Зиннәтуллиннар, Тузовлар гаиләләренә “ Торак” федераль программасы буенча сертификатлар тапшырудан башланды. Аннары сәхнә түренә Мостафадан — Зиннәтуллиннар, Урманайдан — Исмәгый­лев­лар, Куяннан — Ханнановлар, Иске Кәстәйдән — Алексеевлар, Иске Корычтан — Шәйхуловлар, Дияштән Башмаковлар күтәрелде. Район­ның бар яклап та үрнәкле гаиләләрен зал көчле алкышлар белән каршы алды.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»