Тормыш

Саумы, нигез ташым!

09 июля

Бүздәк районы Рэм авылы кырык елдан соң үз якташларын җыйды

Һәр авылның, кеше язмышы кебек, үз язмышы бар. 1928-30 елларда Күзәй авылыннан берничә гаилә якында гына урманлы, болынлы, инешле, салкын чишмәле җайлы урынга күченеп нигез сала башлый. Монда күченүчеләрнең күбесе туган-тумачалар була. Шәрәфетдин, Җангәрәй, Әхмәт, Юныс, Әхмәт­җан Гәрәев­лар, Шәйхетдин, Әбүбәкер Кучимовлар, Мөхәммәтзакир Сәли­мов, Әкрам һәм Галләм Фәр­хетдиновлар, Муллаян Латыйповлар. Шулай бәләкәй генә Рэм авылы барлыкка килә. Бире­дә 38 йортта ике йөзгә якын кеше яши. Еллар узган саен күп кенә авылларга электр уты кермәгәнлектән, халык якын-тирәдәге зуррак авылларга күченә башлый. Шулай Чиялек, Корткакул һәм Рэм авыллары бетерелә. Тау башында аларны хәтерләтеп бары тик зират кына торып кала.

Һөнәрем буенча - журналист, рухым белән - тамада

09 июля

Бүгенге эш көнем микрофонга: “Хәерле кич, исәнмесез, хөрмәтле кунаклар!” — дип башланды. Әйе, бүген мин — тамада, ягъни зур табынның алып баручысы. Бәйрәмгә тамада чакыру модага керде. Дөресрәге, киң таралды. Чөнки элекке заманда да авыл җирлегендә җырлый, гармунда уйный белгән кешене һәрвакыт табынга зур кунак итеп чакырганнар. Тик ул вакытта “тамада” дигән сүз сөйләмдә кулланылмаган.

“Яратам сине, тормыш!”

09 июля

Мәдәният елы кысаларында Нуриман районында да авыл биләмәләрендә яшәүче инвалидларның җәмәгать оешмалары 55 яшьтән өлкәннәр арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Яратам сине, тормыш!” фестивале күтәренке рухта үтте. Аның максаты — авылда яшәүче ветераннарны, хокуклары чиклеләр арасында иҗади бәйләнешне, дуслыкны ныгытуга, аларның иҗатын яктыртуга, киң җәмәгатьчелекнең инвалидлар проблемаларын күрә белүгә, талантларын күтәрүдә зур ярдәм күрсәтү. Фестиваль районның дүрт авыл биләмәсендә гөрләп үтте. Красная Горка авылы — Красная Горка белән Баш-Шидене, Красный Ключ — Павловка белән Иске Бәдәйне, Никольск — Сарва, Первомайский, Яңа Субайны, Байгилде авылы Яңа Күл белән Иске Исай авыл Советларын кабул итте.

Ныклы гаилә - ил күрке

08 июля

“Гаилә — көндәлек хезмәт”, дип юкка гына әйтмиләр. Чыннан да, ул ныклы булсын өчен аны корган икәүдән сабырлык, түземлек, бер-береңә тирән ихтирам таләп ителә. Нәкъ шул сыйфатларга ия булгангадыр, Краснокама районының Яңа Актанышбаш авылында яшәүче Флүзә һәм Индус Бәхтиевлар 51 ел бергә гомер иткән. Авылда гына түгел, бөтен районда ихтирамлы, күренекле гаилә алар. Туган илебезгә сигез ул һәм кыз бүләк иткәннәр. Индус абый гомер буе авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләгән, уңышлары белән тирә-якка даны таралган “1 Май” хуҗалыгына җитәкчелек иткән. Ә Флүзә ханым авыл мәктәбендә немец телен укыткан.

Әманәткә хыянәт итмик!

05 июля

Учалы үзәк район китап-ханәсендә Рәмзилә Хисаметдинова белән Вил Гомәровның тууына 65 ел тулуга багышланган кичә үтте. Урал аръягы иҗади көчләренең “Куңыр буга” берләшмәсе оештырган чарада Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Наил Гаетбаев, шулай ук Белорет, Учалы, Магнитогорск шәһәрләреннән чакырылган иҗатчылар катнашты, бу дөньядан үкенечле рәвештә иртә киткән талантлы әдипләр хакында үзләренең хатирәләре белән уртаклашты.

Мөкатдәс туган якның фидакарь улы

03 июля

Чакмагыш елъязмачысы Хәйдәр Басыйровка — 75 яшь

Һәр төбәктә аның йөзек кашы саналган шәхесләр була. Аларның исеме үк районның үзенчәлекле визит карточкасы, символы сыман кабул ителә. Районнан чыккан күренекле кешеләр үз ягының данын республика, ил күләмендә күтәрә, яшь буын өчен үрнәк булып, районның үзенчәлекле энергетикасын барлыкка китерә. Чакмагыш районының пассионарлык җепләрен табып алып, аны үз кулларында тоту бәхетенә ирешкән кешеләрнең берсе итеп күрәм мин әдип һәм җәмәгать эшлеклесе Хәйдәр абый Басыйровны. Аның белән таныш-белешлек бик күптәннән килә. Мәктәп елларында районның ул җитәкләгән “Игенче” гәзитенең яшь хәбәрчесе булдым. Шул чакта яшь күңелләргә журналистлык орлыгын салучы да Хәйдәр абый булды. Ә орлыклар барыбер шытып чыга ул...

Кырык биш елдан соң күрештек

03 июля

Тәтешле районының Акбулат урта мәктәбенә җыелган олпат ирләр һәм мөлаем хатыннарның маңгаена еллар үз эзен салган инде. Күбебезнең чәчләре көмешләнгән. Йөзләрдән шатлык сирпелә, бер-беребезне исән-имин күргәнгә сөенешәбез. Очрашуның үзаллы тормыш юлына аяк басуга кырык биш ел тулуга багышлануы күңелгә сүз белән генә аңлатып бетмәслек кинәнеч өсти.

“Утыз чиләк каен җиләге җыябыз!”

01 июля

“Ата-ана даны” ордены белән бүләкләнгән Хәйдәршиннар гаиләсендә балалар кече яшьтән хезмәт тәмен татып үсә

Еш кына мәктәп тәмам­лаган, хәтта кулларына урта махсус һәм югары уку йорт­лары дипломы алган, әмма эшкә яраксыз яшь­ләр­не күрәбез. Гадәттә аларның ата-анасы балаларының булдыксызлыгына җәмгыятьне, мәктәпне гаепли. Күбебез балаларның киләчәгенә кечкенәдән үк гаиләдә нигез салынуын оныта булса кирәк. Балтач районы Югары Карыш авылында яшәүче Альбина һәм Винер Хәйдәршиннар гаиләсендә тугыз бала үсә, барысы бергәләп унынчы сабый тууны көтәләр. Элита, Артур, Альмир, Айгиз, Айназ, Айзилә, Нурсилә, Инзилә, Айнур — сау сәламәт, акыллы, тәрбияле балалар. Әти-әнисе аларны эшкә уңган, булдыклы, бер-берсенә, туганнарына, якыннарына һәм илгә игелекле кешеләр итеп үстерергә тырыша. Бәхетле пар белән танышкач: “Бу кадәр күп бала үстерү, аларны тәрбияләү авыр түгелме?” дигән соравыма алар: “Әлбәттә җиңелдән түгел, әмма авырсынганыбыз юк, хезмәт бүленеше, һәрберсенең үз эше булуы ярдәмләшә”, — дип җавап бирделәр. Чыннан да, монда беркем дә кул кушырып утырырга өйрәнмәгән. Элита һәм Артур — Башкортстан дәүләт аграр университеты студентлары. Хәзер Элитаны тәҗрибәле педагог дияргә дә була, әнисенә җиде бала үстерешергә ярдәмләшкән ул. Артур — булачак инженер, университетның урыс лаптасы буенча җыелма командасы әгъзасы.

Түбәтәй дә тегәчәкмен әле!

25 июня

Көтмәгәндә кул эшләре белән мавыга башлаган Линар Габделмәнов моны ышанып әйтә

Соңгы арада хатын-кыз эшләрен гүзәл затлардан да яхшырак башкарган ир-атларны еш очратам. Ахирәтемнең әтисенең искиткеч картиналар чигеп утыруын күреп шаккаткан идем. Бер гаиләдә кунакта булганда, уллары пешергән тәбикмәктән авыз итеп, телемне йота яздым. Күптән түгел зәвыклы баш киемнәре тегүче егет белән таныштым. Аның шөгыле мине таң калдырды һәм Линар Габделмәнов белән сезне дә таныштырырга булдым. Ул чигүгә дә, тегүгә дә оста, җитмәсә, үзе дизайнер да!

Иҗаты – мәңгелек!

24 июня

Күптән түгел Уфада бөек әдип Александр Пушкинның тууына 215 ел тулуга багышланган кичә узды. Респуб­ликаның иҗади зыялылары шагыйрь бюстына чәчәкләр салды.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»