29.10.2011 - Тормыш

Зыялылыгы, тыйнаклыгы, уңганлыгы сокландыра

Асфальт һәм таш йортлардан гыйбарәт шәһәр үзәгендә, оазисны хәтерләтеп, яшеллек уртасында шәхси йорт утыра. Биредә элекке хезмәттәшем, хөрмәтле Рәйсә апа Назарова яши. Әнә, кояштай балкып, каршыга үзе дә килеп чыкты. Капкадан керүгә оҗмах почмагына эләккәндәйрәк хис кичердем.

Августның соңгы көне генә әле. Ә апамның кура җиләкләренең очлары киселеп, пөхтәләп бәйләп куелган инде. Түтәлләр тулы яшелчә. Орлыкланган укроплар, веранда түшәменә көлтә-көлтә итеп бәйләп эленгән. Барлык җирдә чисталык, тәртип. Үземнән егерме яшькә өлкәнрәк апама, соклануымны яшерә алмыйча, исем китеп карап торам. Һәрвакыттагыча, кочаклашып күрешәбез. Җәйнең соңгы көненә хозурланып, бергә эшләгән елларны сагынып искә төшереп, сөйләшеп утырабыз. Кызык чакларны хәтерләп, күбрәк көлешәбез.

Гаҗәеп шәхес ул Рәйсә апа. Аның янәшәсендә һәрчак күңелле, рәхәт. Аның белән аралашудан ниндидер җиңеллек тоясың. Ул үз кимчелекләреннән, кыен хәлгә калуларыннан үзе үк көлә-көлә сөйли. Синекеләрне дә хәтер калмаслык итеп кенә көлкегә әйләндерә.

Хрущев заманында көне-төне эшләгән чакларны да әрнеп түгел, көлешә-көлешә искә алдык. Кул куеп кайтып киткәч тә, хезмәткәрләрне ашыгыч рәвештә җыеп алып, гәзитне кабаттан эшләтү гадәти хәл булды. Күп кенә материаллар КПСС өлкә комитеты фатыйхасы алынганнан соң гына гәзиткә бирелә иде. Берчак Югары Совет сессиясе материаллары урнаштырылган санны бастыруга әзерләп, кул куеп, коллектив соң гына өйгә таралыша.

— Кайтып керсәм, сәхрәгә чыктым әле дип, бакчада Нариман йөри. Ул гелән бакчабызга килеп, үзенә эш табып, чокынып йөрүдән ямь таба. Ялның иң шәбе шушында инде, ди торган иде, — дип хәтерли Рәйсә апа. — Мин исә таба ашы пешерәм. Үзебезнең татар аш-суын бигрәкләр ярата иде. Бу юлы да кайтып керүгә тиз-тиз кыстыбый пешерергә керештем. Кызганычка каршы, утырып чәй эчәргә дә өлгермәдек. Эшкә чакырып, артымнан машина җибәргәннәр.

Баксаң, академик Нариман Абдрахман улы Аитов (Назаровларның кияве) сессиядә каты тәнкыйть белән чыгыш ясаган. Хәбәрчеләр аны гәзиткә йомшартыбрак әзерләсә дә, өлкә комитетында ошатмаганнар. Шулай итеп галимнең чыгышы, халык игътибарына барып җитә алмыйча, номердан бөтенләй алып ташланды. Гәзит битен үзгәртергә туры килде.

Үзем Рәйсә Закуан кызы белән сөйләшәм, үзем аның хәтеренә, яшьләрчә җиң сызганып эшләп йөрүенә, җор теллелегенә, нәзакәтлелегенә ак көнләшү белән көнләшәм.

Кайгы-хәсрәтне дә күп кичерде бит ул. Әмма һич кенә дә бирешми. Иң элек оныгы Рөстәм шикәр чире белән туды. Апабыз аны һич авырсынусыз тәрбияләде. Егет булып җитте дигәндә Рөстәмнең бөерләре эшләүдән туктады, ясалмага калды. Рәйсә апа, дөньясын ташлап, чит шәһәрдә оныгын диализга йөртте. Донор бөере куелып, Рөстәм диализдан котылгач кына Уфага кайтты.

Шушы чорда кияүләре Нариман да бакыйлыкка күчте.

Өлкән уллары Зөфәрнең кайгысы да аяктан егарлык иде. Шикәр чиреннән җәфаланды, йөрәге тотудан нибары 46 яшендә вафат булды. Академиядә үсемлекчелек буенча гыйльми эш алып бара иде.

Әле Рәйсә апа янында Зөфәрнең улы — оныгы Тимур яши. Ул әтисенекенә төрдәш һөнәр сайлаган, Башкортстан аграр университеты доценты.

Ире — сугыш ветераны Миңнемулла ага да каты чиргә юлыкты. Урын өстендә байтак ятты. Рәйсә апа аны бала урынына тәрбияләде.

Шушы кадәр хәсрәт-югалтуларны сыгылмыйча, сынмыйча күтәрә алуы аның ихтыяр көченә, күркәм холкына бәйле. Хезмәт кенәгәсендә “Кызыл таң”га килүе һәм аннан лаеклы ялга китүе турындагы язма да шуның дәлиле, минемчә. Дөрес, пенсиягә чыккач, байтак еллар Башкорт дәүләт академия драма театрында эшләде. Тик ул беркайчан да туган коллективыннан аерылмады, бүген дә ул күңеле белән “Кызыл таң”да.

— Гәзитебезнең һәр санын беренче битеннән дүртенчесенең соңгы ноктасына кадәр укып барам. Мәкаләләрегез аша үзегезне күргәндәй, сөйләшкәндәй булам, — ди ветераныбыз.

Рәйсә Закуан кызы хезмәт юлын яңалыклар бүлегендә хәбәрче булып башлый. Аннары, балалар үстергәндә гаилә иминлеге хакына корректор булып күчә. Бергә укыган ахирәте Сөембикә апа Исламова да җаваплы секретарь вазыйфасын корректорлыкка алмаштыра. Бу аерылмас ике дус апаның эшкә, гаиләгә татар хатын-кызларына гына хас мөнәсәбәте, зыялылыгы, тыйнаклыгы, чибәрлеге, уңганлыгы һәркайсыбызга әле дә үрнәк.

Бер аягы керсә, икенчесе кермәгән, эш күрсәтергә дә өлгермәгән килеш ай саен хезмәт хакын күтәрүне таләп итеп, мөхәррир бүлмәсенең тупсасын таптаучы ханымнар да булды. Бу апалар исә хәтта пенсиягә китәр алдыннан да нинди хезмәт хакы куйсалар, шуңа риза булдылар. Төнгә калып, еш кына иртәнгә кадәр эшләүне дә шулай тиеш дип кабул иттеләр. Назарова хезмәтенең югары бәяләнүе хакында, мәсәлән, калын бер папка тулы Мактау грамоталары, рәхмәт хатлары сөйли. Ә инде КПССның Башкортстан өлкә комитетының Мактау грамотасы хәзер тарихи истәлек булып саклана. Редакциядән бирелгән кыйммәтле бүләкләр дә байтак. Ә инде нинди балалар үстерделәр — һәркайсы дөнья тоткасы булырлык бит!

Рәйсә апаның әтисе, хәрби хезмәттән соң отставкага чыгып, авылга кайтып төпләнә. Әнисенең “Галия” мәдрәсәсендә укып йөргән чагы була. Аны ата-анасы, яшь аралары шактый булса да, әйбәт кеше дип, Закуанга кияүгә бирә. Заманы өчен “Галия”дә уку бәхет булган. Анда хәтта медицина буенча да башлангыч белем биргәннәр. Кызларны кул һәм  йорт эшләренә өйрәтеп, дөнья көтүгә әзерләгәннәр. Шуңа да яшь гаилә тату яшәгән, тиз тернәкләнеп киткән.

Рәйсә апаның балалары барысы да югары белем алган. Абыйсы Мөбәрәк ага белән “Янгантау” шифаханәсендә очрашып таныштык. Якташлыкның кадерен бик белә торган, искиткеч хәрәкәтчән, ярдәмчел полковник улымның урта мәктәпне тәмамлаячагын белүгә:

— Турыга Мәскәүгә килсен. Үзем укыткан хәрби академиягә һичшиксез кертәчәкмен, — дип адресын бирде. — Минекеләр зур инде, берсе “Мосфильм” киностудиясендә эшли, икенчесе музыкант, — дип, үз уллары турында да сөйләп алды.

Ә инде мәрхүм сеңлесе — Башкортстанның халык артисткасы Асия Нәфыйкованы белмәгән кеше сирәктер. Ул уйнаган спектакльләргә кабат-кабат йөри идек бит.

Кызларының икесе дә, әтиләре юлын сайлап, төгәл фәннәрне үз итте. Төпчекләре Әлфия Бөтенсоюз математика олимпиадасында җиңү яулаган иде. Сигезенче сыйныфны тәмамлауга аны укуын дәвам итәргә Мәскәү дәүләт университетына чакырып алдылар.

— Әлфия, атларың кала бит, Мәскәүдә аларсыз нишләрсең инде, — дип шаяртып озаттык үзен.

Әниләре Рәйсә белән Сөембикә апалар дуслыгы кызлары Әлфия белән Зөлфиягә күчкән. Икесе дә атлар ярата. Ул елларда ипподром матбугат йорты янәшәсендә иде. Кызлар атларны юып, өйдән алып килгән сыйлары белән сыйлап, атланып йөреп арыгач, тәэссоратлары белән уртаклашырга редакциягә керергә гадәтләнде.

Әлфия Мәскәүдә укыганда апасы Зөһрә Уфа авиация институты доценты иде инде. Ул да спортчы — пистолеттан ата. Институт данын яклап, ил беренчелегенә ярышларда берничә ел рәттән призлы урыннар яулады. Ире Нариман Аитовны Казахстан Фәннәр академиясенә күчерделәр. Алма-Атага китешли ул: “Китәбез инде, әни, икебез бер кешене яратып”, дип шаярткан. “Ничек инде” дип сорагач: “Мин Зөһрәне яратам, ә ул үзен ярата”, дип шаярткан. Кызганычка каршы, Аитов анда озак яши алмады.

Дөньялар үзгәрү кешеләрне дә үзгәртте. Алма-Атада шәхси эш ачуның бездәгегә караганда күпкә җиңеллеген күрү белән Зөһрә гыйльми эшен ташлады. Шәһәрдәге беренче риэлторлык конторасын ул ачты. Спорт төрен дә үзгәртте. Бүген ул бадминтон буенча спорт мастеры. Югары белемле улы Рөстәм эшли. Өйләнгән.

Атлар яратучы Әлфия Дорофеева — Мәскәүдәге “Мозаикасинтез” нәшрияты директоры. Ә Зөлфия — Уфадагы, фәнни-тикшеренү институтында гыйльми хезмәткәр. Балачактагы дуслык дәвам итә. Юл төшкәндә очрашып, аралашып яшиләр.

Барыннан элек нәшриятның уңышлы, табышлы эшләвен билгеләү мөһим. Төп партнерлары Германия, Италия, Франция, Испания, Монголия булса да, башка дәүләтләр белән дә бәйләнеш тотыла. Яхшы сыйфатлы кәгазьгә басылган төсле журнал-басмаларны кулга алу белән аларны тизрәк актарасы, укыйсы килеп тора. Шуңа да тиражлары зур, даими абунәчеләр саны елдан-ел арта. Шәхсән күңелемә аеруча хуш килгәне “Мәктәпкәчә яшьтәгеләргә тәрбия” журналы булды. Укучылары арасында зур популярлык яулавы бер дә гаҗәп түгел.

— Әлфия белән былтыр Италиядә ике мәртәбә булып кайттым. Ул эш белән, ә мин кунакка. Сеңлемнең кызы анда яши.

— И-и, Рәйсә апа, шушы яшьтә сәяхәтче дә икәнсез, — дим, аның өчен сөенеп.

— Әле Әлфиям Франкфуртта. Аннары Монголиягә озайлы командировкага җыена. Анда кадәр барып булмас инде, — дип көлә апам.

Нәшриятның уңышлы эшләве турыдан-туры җитәкчегә бәйле, минемчә. Йөздән артык белгечне берләштерүче коллективта Әлфия ханым үз династиясен туплаган. Ире Юрий Дорофеев — баш мөхәррир. Зөфәр абыйсына ике тамчы судай охшаган улы Денис — финанс директоры. Мөбәрәк абыйның улы Рәисне дә үз яннарына алганнар. Ул — версткалаучы. Кызлары Дарья белгечлеге буенча географ булса да, телләрне яхшы белгәнлектән, нәшриятның чит илләр белән бәйләнешләр бүлеген җитәкли. Киленнәре Лена — рәссамнар җитәкчесе.

— Киленегез татар кызы булса кирәк, — дим, фотодан елмаючы чибәргә карап.

— Грузин каны аңарда. Танылган скульптор Церетелиның оныгы. Бигрәк тәртипле, тәрбияле бала. Үз кызыбыздай яратабыз. Тиздән бәби алып кайтырга җыена, — ди Рәйсә апа, сөенечен яшермичә.

Кышкы айларны ул Мәскәүдә уздыра.

— Гел үзләрендә торырга чакыралар да соң, Уфамны, йортымны, бакчамны сагынам шул, — ди Рәйсә Закуан кызы. — Әле хәлемнән килгәндә балаларга ярдәмләшәсем дә килә. Һич вакытлары юк, гел йөгереп йөриләр. Мин барсам, аларга зур бәйрәм. Кайтуларына ашарга пешереп торам. Үзебезнең татар ашларын көн дә төрләндерәм. Фатирлары нәшрияттан ерак түгел. Ашарга, барысы бергә җыелып, безгә кайталар. Якшәмбе көн чиратка салынган — безне кунакка йөртәләр. Түгәрәк өстәл артында барыбыз бергә җыелу әйтеп бетергесез күңелле һәм рәхәт.

Мәскәүдә яшәгән айларда да өлкән ветераныбыз редакциядән аерылмый. Әледән-әле шалтыратып, хәл-әхвәл белешеп тора. Ә инде ул юкта оныгы Тимур “Кызыл таң”ның һәр санын пөхтәләп җыеп бара. Мәскәүгә юлы төшкәндә аларны нәнәсенә кертеп чыга.

Шушындый олы йөрәкле, усаллыкны, көнчеллекне белмәүче, фидакарь хезмәтләре һәм гаилә тормышлары белән безнең буынга үрнәкле апа-абыйлар белән эшләвемә куанып бетә алмыйм. Шушы чылбырның бүген дә өзелмәвен телим. Кырык елга якын алар белән аралашып яшәвемне бәхетем дип саныйм. Бүгенге яшьләр коллективында да шундый ук ихласлык һәм бердәмлек хөкем сөрсен иде. Алар да илебезнең күренекле ул-кызларын үстерсен иде.

Венера НӘБИЕВА,

журналистика ветераны,

Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»