10.09.2014 - Тормыш

Сагындыра шул ул туган як!

Гомерләрне әйтәм, күз ачып йомган арада үтә дә китә икән. Әле кайчан гына 17 яшьлек үсмергә хәерле юл теләп, бөтен авыл белән үзен Мәскәү тарафларына озатып калган идек. Һәм менә 48 елдан соң аны — 66нчы яшен куучы ап-ак чәчле картны бергәләшеп каршы алдык.


Сүзем төпле белеме белән барыбызны сокландырып үскән сабакташым Валерий Гайнанов турында. Бер сыйныфта укыдык. Укытучы аңлатачак яңа теманы ул инде күптән үзалдына үзләштергән. Барча фәннәрдән дә тик “5” билгеләре ала, аеруча физика, математика, химия кебек төгәл фәннәр белән кызыксына. Кайчакта укытучыбыз Акмал Әгъзам улы Каһиров биргән мәсьәләне чишә алмыйча, сыйныф белән, каз бәбкәләре шикелле такта янында тезелешеп, баш ватып торабыз. Бөтен өмет Валерийда. Менә ул акбур тотып аңлата-аңлата чишеп тә бирә.
Хәтеремдә, 6нчы сыйныфта укыган чак. Берчак аны, дәрестән алып, укытучыбыз күрше бүлмәгә — 10нчы сыйныфка чакырып кертте. Анда укыган абыем, өйгә кайткач, болай дип сөйләде:
— Өрлектәй егетләр-кызлар такта янында өелешеп, катлаулы гына мәсьәләне чишәлми торабыз. Бот буе Валерий керде дә, җиңел генә итеп чиште дә бирде.
Әлеге мисал ярдәмендә мин сабакташымның никадәр сәләтле булуын гына күрсәтергә теләдем, ә калган иптәшләремә килгәндә, алар барысы да соңыннан яхшы белгечләр булды, арабыздан шәп математиклар да, югары белемле табиблар да үсеп чыкты.
Фән, техника белән кызыксынучы Валерий фанера такта кисәклә­ренә портатив радиоалгыч җыйды, китап-журналларда бирелгән схемаларга карап төрле приборлар ясый иде. 1965-66 уку елында “Ленинец” гәзитендә аның турында “Горжусь тобой, Валера!” дигән мәкаләм дә басылган иде.
Сыйныфта без 23 укучы. Сер түгел, дәресләрдә чыш-пыш килеп сөйләшкәләп тә алабыз, шаяргалыйбыз да. Тыйнак Валеригыбыз да бездән әллә ни калышмый. Әмма укытучы бастырып, шул мизгелдә ни сөйләгәнен кабатларга кушса, без ләм-мим басып торабыз, ә безнең белән бергә дөньясын онытып шаярган сабакташыбыз тәртип бозганына кызарып- оялып, укытучының һәр сүзен кабатлап, дөрес җавап бирә. Шаккатмалы бит!
Мәктәпне Валерий алтын медальгә, Гафурҗан атлы иптәше­без — көмешкә, калганнарыбыз катыргы аттестатка тәмамлап, төрлебез илнең төрле тарафына юлландык.
Валерий М. Ломоносов исе­мендәге Мәскәү дәүләт университетына укырга керде.
— 13 балл җыя алдым, — ди. — Геофизикага күбрәк балл кирәккән, шуңа күрә тәүдә нефтьчеләр кафедрасына урнаштым. Ләкин теләгем сүнмәде. Тәүлекләр буе уку өстендә утырдым. Әгәр кышкы семестрны тик “5” билгеләренә генә тапшырсаң, аннары кабат геофизика кафедрасына имтиханнарны тик “5”кә генә бирәлсәң, теләгеңне үтәрбез, диделәр. Әйткәннәрен үтәдем. Ярты елдан геофизика фәннәре кандидаты, математик, доцент Исаак Ванштейн белемемне энәдән җепкә кадәр тикшерде. Шулай итеп мин геофизика кафедрасы студенты булып киттем. Биш ел буе гел “биш”кә укып, бер тапкыр гына “4”ле алдым.
1971 елда диплом алып, аспирантурага керә. Анда да бу бәхет ике кешегә генә эләгә. Бер үк вакытта ул сейсмоакустика лабора­ториясендә гыйльми-тикшеренү эшләре алып бара, ә 1977 елда шушы өлкәдә кандидатлык диссертациясе яклый.
Галим халыкара экспеди­цияләрдә теләп катнаша, үзалдына инглиз телен өйрәнә, бик күп илләрдә була. Шулай да гомеренең күпчелек өлеше диңгез-океаннар белән бәйле гыйльми-тикшеренү эшләре арасында үтә. Әйтик, 1976 елда “Академик Курчатов” исемендәге фәнни суднода Баренц диңгезе су асты яткылыкларын тикшерәләр, Исландия, Швеция, Норвегиядә булып, халыкның көнкүреш шартлары белән дә танышалар.
1989 елда “Академик Страхов” корабында Калининградтан кузгалып, Атлантик океанны кичеп, Панама каналы аша Тын океанга чыгалар. Анда җир кабыгы төзелешен тикшерәләр, Мексикага тукталып, урындагы халык белән фәнни өлкәдә эш җәелдерәләр.
— Ул чакта Җир шарының яртысын урап чыктык, — дип искә ала галим. — Чит илләрдәге контраст тормышка гаҗәпләнә идем: ярылып яткан байлык янында шыр ялангачлык, муллык белән ярлылыкның янәшәлеге совет кешесе өчен, әлбәттә, сәер күренеш иде.
Кара диңгезне дә, зур-зур елгаларны да тикшердек. Әйтик, төньякта урнашкан диңгезләр алтын, алмаз, рудалар белән җәлеп итсә, Каспий диңгезенең нефть, газ кебек байлыклары белән кызыксындык. Шулар белән беррәттән, Чернобыль фаҗигасе кабатланмасын өчен җир катламының ныклыгын тикшерү өстендә дә шөгыльләндек.
Фәнни тәҗрибәләргә таянып, ул күп кенә гыйльми хезмәтләр яза. Шулар арасында сейсмологик мәгълүматларны эшкәртү программасын яңабаштан төзүе фән өчен аеруча әһәмиятле була. 2009 елда докторлык диссертациясен яклый.
Сабакташымны авылдашыбыз Ринат Хәйруллин үз машинасында алып кайтып йөртте. Бөтен халык каршыларга чыкты. Валерийны да, аның җәмәгате Татьяна Александровнаны да өрмәгән җиргә утырмадылар. Һәркем кочаклап ала, һәркем сагыну хисен белдерә. Тузлыкуш авылы хакимияте башлыгы Ләлә Харисова кунаклар хөрмәтенә олы табын әзерләп торган. Ветераннар советы рәисе, хөрмәтле һәм тынгысыз ветеран укытучыбыз Римма Исхакованың ялкынлы чыгышы җыелган халыкны моннан ярты гасыр элек үткән яшьлек хатирәләребезгә алып кайтты. Ни арада ишетеп калганнар: район үзәгеннән дә сабакташлары кайтып төште. Һәркайсының кулында күчтәнәч, һәркем сыйларга тырыша, һәркем кунакка чакыра. Бәләбәй “Тәмлекәй” предприятиесе генеральный директоры Зарима Дәүләтшина торт-пәрәмәчләр белән сыйласа, фермер Назыйф Зәйнуллин яңа аертылган бал күтәреп килгән.
— Нишләп шулкадәр озак кайтмый йөрдең? — дип шелтәләп тә алабыз үзен.
— Мине күптән онытканнардыр инде, беркем дә хәтерләмидер дип икеләнебрәк кайткан идек, ә биредә таныш булмаган яшьләр дә килеп кочаклый, — дип гаҗәпләнде ул. — Болай булгач, ел саен кайтырбыз, насыйп булса. Нык сагындырган туган як.
Валерийны онытмауның үзенә күрә сере бар. Белеме барның кадере була, диләр.
Беренчедән, Гайнановлар гаиләсе Тузлыкушта гомер-гомергә иң үрнәклесе иде. Әтисе Гарифҗан Гайнан улы — бик ярлы крестьян гаиләсеннән чыккан егет, тумышы белән Дуван районының Өлкенде авылыннан. Һөнәрчелек училищесын тәмамлагач, ул яңа төзелгән совет власте органнарында төрле вазыйфалар башкара: өяз башкарма комитеты рәисе дә, РОНО мөдире дә, соңрак Тузлыкуш урта мәктәбе директоры да буларак билгеле. Хатыны Камилә, Адонис белән Лируна исемле балаларын калдырып, 1946 елда дөнья куя. Бераздан Гарифҗан абый Салават райо­нының Таймый авылыннан балдызы Бәриканы Светлана исемле кызы белән Тузлыкушка алып килә. 1949 елның 5 гыйнварында аларның Валерий исемле уллары туа.
Бәрика Хәбиб кызы гомере буе мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытты. Тынгысыз, эрудицияле педагог — яшь буынның аң-белем дәрәҗәсен, иҗади сәләтен үстерүгә күп көч салды: клуб сәхнәләрендә әледән-әле спек­такльләр куйдык, урындагы радио аша чыгышлар ясадык, әдәби гәзитләр, альбомнар чыгарырга өйрәндек, районның — “Алга”, республиканың “Башкортостан пионеры” гәзитләре белән элемтә булдырып, мәкаләләр белән бергә шигырьләребезне матбугат битләрендә күрү бәхетенә ирештек. Гайнановлар барысы да яхшы укый, 1927 елда туган өлкән уллары Адонис МДУның геофизика кафедрасын тәмамлаучыларның иң тәүгесе була.
Икенчедән, Валерий — меңәрләгән аттестат биргән Тузлыкуш урта мәктәбенең бердәнбер алтын медаль иясе. Шуңа да ярты гасырга якын дәвердә мәктәп коллективы аның белемен данлап, казанышларын яшь буынга һәрчак җиткерә килде.
Валерий миндә тукталды. Төн буе сөйләшеп, сүзләр бетмәде, күрергә килүчеләр күплектән, ишек ябылып тормады.
— Авылдашларының олы хөрмәте турында кызыбыз Иринага да мотлак хәбәр итәрбез, — диде Татьяна Александровна. — Әле ул Америкада.
— Турист буларакмыни? — дип кызыксынам.
— 2009 елда МДУның исәпләү математикасы һәм кибернетика факультетын тәмамлагач, Нью-Йорк штатының Итака шәһәрендә урнашкан Корнелл университетына аспирантурага укырга керде. Америкада кандидатлык диссертациясе юк, туры докторлыкны яклыйлар.
Әйе, иң югары белем баскычларын яулый алу — зур горурлык кына түгел, батырлык. Әмма мине иң җәлеп иткәне сабакташымның көчле сагыну хисләре булды. Юлда үскән бәбкә үләненә кадәр иелеп сыйпап ала, өй тирәсендә үскән шомырт, миләш агачларын туганыдай кочаклап серләшә. Кояш нурларына йөзләрен ачып, җемелдәшеп торучы үрмә гөлләрнең хуш исеннәнме, очрашу шатлыгыннанмы исереп:
— Карале син аларга, һәрберсенең эченә лампочка куелган диярсең, нинди сихри гүзәллек! — дип сокланып бот чаба. Аннары элекке күршеләре яшәгән йортларга кереп хәл белешү китә. Исән абый-апалар танып кочаклап ала, ишекләренә аркылы такта сугылган йортларга ул юксынулы караш ташлый.
Валерий белән бер чорда әти-әнисе дә Мәскәүгә күченеп киткән иде. Нигез урынына күптән яңа йорт салып кергән Наил Шәрәфетдинов белән җылы күрешә.
— Үз машинабызда Казанга җиткәнче ирем боегыбрак килде, — дип искә ала Татьянасы. — Менә берчак радиодан дәртле татар музыкасы яңгырады. Валерийның йөзе балкып китте. Ул дәртләнеп, газга баса биреп: “Әй, күчер, чаптыр атыңны, алдыбызда бит Казан!” — дип, шигъри юллар әйтеп, кушылып җырлап җибәрде.
Авыл мунчасын мактый-мактый, мәтрүшкәле миндек белән чабынып туйганчы мунча кергәч, кунакларыбыз төшкә кадәр йокласын дип, карчыгым белән аяк очына гына басып, көтү куарга чыктык. Ул арада син күр дә, мин күр: кунаклар капка төбендә көтүченең чыбыркы шартлатып мал кууын мөкиббән китеп карап торалар!
Геолог кайда да геолог инде. Иртә таң белән турист киеменә төренеп, фотоаппарат асып, ул безне каршыда терәлеп торган мәһабәт Урал тауларына алып менеп китте.
— Татьяна, арып йөрмәгез, өйдә ял итегез, — дисәм дә, хатыны калмады.
— Ирем кайда, мин шунда, — дип, аягына галош элеп, безгә иярде.
Тау өстендәге тау эченнән чыккан чишмә башларына кадәр күтәрелдек, шарлавыкның күңелле шавы астында фотога төштек, билдән кылган ерып, кеше аягы сирәк баскан куе урман эчләрен айкадык. Валерий табигатьнең үзенчәлекле һәр күренешен фотога төшерә, җирдә яткан төрле төстәге ташларны күтәреп карый, һәркайсының исем-атамасын әйтә, аермасын күрсәтә. Татьяна белән арып артта калабыз, ә текә тау башыннан әле генә түбән төшкән Валерий, янә дә гүзәл күренеш табып, таштан ташка сикереп, кабат югарыга үрли. Йә, кем әйтер аны 65 яшьлек бабай дип?! Эшкә ихтыяр тауларны кыяр, дигәне шул буладыр, күрәсең.
— Колхозы таркалган, мәктәбе, фельдшер пункты ябылган Тузлыкушның киләчәге бармы? — дип кызыксынабыз. Сабакташым аңлаешлы итеп, гадәтенчә, ил, сәясәт, икътисад белән бәйләп, тулы җавап бирә. Сүзен йомгаклап:
— Перспектива бар, — ди. — Өйләргә газ үткәрелгән, урамнарга асфальт түшәлгән, иманга кайту өчен мәчет салынган, фермер хуҗалыклары тернәкләнеп килә. Мәскәүдә яшәсәм дә, республикада чыккан гәзит-журналларның электрон вариантларын укып барам, шуңа биредәге хәлләр белән яхшы танышмын. Аннары, төрле районнарда яшәүче туганнарым белән дә очрашкалыйбыз.
Аны Татьяна Александровна җөпләп ала:
— Табигатегез искиткеч матур: шифалы чишмә сулары, биек-биек таулар, киң иген басулары, яшел урманнар. Әмма алардан да матуррак кунакчыл, бердәм, эшсөяр халкыгыз бар. Мондый яхшы күңелле изге кешеләр булганда Тузлыкуш беркайчан да сүнмәячәк!

Камил ФАЗЛЕТДИНОВ.
Бәләбәй районы, Тузлыкуш авылы


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»