12.08.2014 - Тормыш

Без — бербөтен, бер йодрык...

Марс Мөхәммәт улы Хәйруллин — Гафури районының Яугир-интернационалистлар советы җитәкчесе. Сигезенче сыйныфтан соң Стәрлетамак шәһәренең 25нче училищесында белем ала. Аннары военкомат аша ДОСААФта йөк машиналары йөртергә өйрәнә. 1983 елның 29 сентябрендә армиягә чакырыла. Төньяк Кавказ хәрби округында Ставрополь краенда ике ай хәрби әзерлек үтә. 

Нәкъ ике айдан, 28 декабрьдә, бер төркем солдатларны Әфган-станның Кандагар шәһәренә озаталар. Марс 70нче мотоукчылар гвардия бригадасының 1нче батальонына эләгә.
— Ике ел эчендә күпне күрдек, күпне югалттык: батальон, рота, взвод командирлары, бик күп дусларым үлде. Үзем шартладым, һава дулкыны атып бәрде, бәхеткә, артык зыян килмәде, — ди Марс.
Армиядәге дуслык гомерлек инде ул. Бигрәк тә үлем белән көн саен күзгә-күз очрашырга туры килгәндә, яныңдагы дустыңның үзеңнән дә ышанычлырагы кирәк. Марс хәрби дуслары белән әле дә очрашып тора.
— Ел саен Ырынбур өлкәсенең Бозаулык шәһәрендә үткәрелгән әфган ветераннары слетында катнашабыз. Бу күңелле дә, сагышлы да чарада җырлар җырлыйбыз, спорт ярышларында көч сынашабыз. Өчен-че ел Украинаның Львов шәһәрендә яшәүче дустым Анатолий Чеботарь-ның кызының туена бардык. Ул Әфганстаннан бер аяксыз кайтты. Засадага эләгеп, сигез кешедән берүзе исән калды. Кызганычка каршы, минем кызымның туена килә алмады. Тынычлык хакын яхшы белгән Толик Украинадагы бүгенге хәлләргә зиһене төгәл булган бөтен кешеләр кебек үк кире карашта, — ди Марс.
Армиядән соң ул Стәрлетамак-ның машиналар төзү заводына эшкә урнаша. Шунда булачак хатынын очрата. Ике балалары дөньяга килә, фатир алалар. Ләкин шәһәрнең таш диварлары соклангыч табигатьле Гафури төбәгендә үскән егетнең сулышын кыса. 1998 елда гаилә, тәвәк-кәлләп, Красноусолга кайта. Йорт салалар.
— Безнең урамны “әфганлылар урамы” дип атыйлар, бер тирәдә дүрт яугир яшибез. Базар эчендә кибет төзедек, азык-төлек сатабыз, ягъни шәхси эшкуарлык белән шөгыль-ләнәбез, — ди яугир. — Ветераннар советында да эшләребез байтак. Алты ел элек әфганлылар һәм милиционерлардан төзелгән “Перевал” төркеме оештырдык. Якын-тирә районнарга концерт белән йөрибез, төрле бәйгеләрдә катнашабыз. Әле Нуриман районында үткән конкурста икенче урын яуладык. Тагын бер бурычыбыз — яшьләргә патриотик тәрбия бирү. Яшьләр безне хөрмәт итә, тыңлый, безгә иярә, дияр идем.
2011 елда Әфганстан һәм Төньяк Кавказ ветераннарының Конгресс-холлда узган тәүге слетында катнашып, беренче урынны яулаган бу төркем. Хәзер аны төрле патриотик бәйрәмнәргә чакырып торалар, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе көне булсынмы, армиягә чакырылучылар көне яисә 9 май булсынмы, “Перевал”ның урыны сәхнә түрендә. Бигрәк тә моңлы, күңелләрне актарырдай сагышлы шул әфган җыр-лары. Районда яшәүче 86 “әфган-лы”ның йөрәк түрендә йөрткән, тик әйтәлмәгән серләрен, уй-фикерләрен җырлар әйтеп бирә.
Гомумән алганда, Гафури районында әфган гарасатын 215 кеше үткән. Кем читкә киткән, кем теге дөньяга, дигәндәй. Дүрт егет әфган далаларында башын салган. Әф-ганстанда һәм Төньяк Кавказда һәлак булганнар һәм исәннәр хөрмәтенә өч ел элек район үзәгендә һәйкәл ачылган. Ел саен 14 сентябрьдә үтә торган Хәтер көнендә шушы һәйкәл янында җыелалар.
— Яудашларыма “әфарин” дияр идем, тырышып дөнья көтәләр. Әйтик, шул сугышта кулын өздергән Әлфир Исхаков — шәхси эшкуар, хуҗалык товарлары кибете ачты. Ринатыбыз арада иң күп бала үстергәне. Дүртәүләр. Тормыш авыр, дип, тап-таза килеш язмышына кул селтәгән кешеләр дә бар, югыйсә, — ди Марс Мөхәммәт улы. — Әфганстан — мәңгелек йөрәк ярабыз да, горурлыгыбыз да. Менә Андрей Мигунов — сугыш офицеры, район-ның элекке хәрби комиссары. Хәзер пенсиядә. Әфганстан дигәндә районда иң беренче ул күз алдына килә. Мигунов — районның координацион советы әгъзасы. Үзебезнекеләргә көнкүрештә ярдәм итәргә тырышабыз. Мөрәҗәгать итүчеләр байтак. Күпләр торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ. Алар гади чиратта торалар, бернинди өстенлекләре юк. Менә шушы проблеманы Хөкүмәт дәрәҗәсендә хәл итсеннәр иде.
Быел һәлак булган дүрт яугирнең каберендәге һәйкәлләрен алыштырырга җыеналар. Аларның ата-аналары өчен дә шушы егетләр беренче ярдәмче. Крайны өйрәнү музеенда әфганлыларга багышланган бер почмак булдырырга да исәпләре бар. Район хакимияте башлангычларын тормышка ашырырга гел ярдәм итеп тора. Чөнки алар — көч, халыкны артларыннан ияртүче көч.


Резеда ГАЛИКӘЕВА.
Гафури районы


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»