06.08.2014 - Тормыш

Саф һавада эшләү яшәртә

Эшеңне тәмен белеп башкарсаң, ул һәрвакыт матур нәтиҗәләре белән сөендерә. Уфа шәһәренең Сипайлово бистәсендә урам себерүче булып эшләүче Фәрдүнә Баляева моңа ачык мисал. Үзенең хезмәтенә ул унынчы ел тугры кала.

— Мишкә районының Бабай авылында яшәдем, озак еллар савучы булып эшләдем, — ди алдынгы урам себерүче. — Тормыш иптәшем вафат булгач, төшенкелеккә бирелми, балалар өчен тырышырга кирәк дип, башкалага чыгып киттем. Гагарин урамындагы әлеге 74нче йортка килдем, шундук эшкә дә тотындым. Тәүге вакытта яшәү өчен бернинди шарт та юк иде. Түздем. Аллага шөкер, бүген торактан файдаланучылар ширкәте биргән бер бүлмәле фатирым бар.
Фәрдүнә ханым башкаладагы зур йортларның берсен хезмәт­ләндерә — 8 подъезд аның карамагында. Күрше өйләрнең хезмәткәрләре ялга китсә, алар өчен дә эшләп тора. Йортта яшәүчеләр алдында хөрмәт казанган: барысы да аның белән исәнләшә, хәл-әхвәлен сораша. Урам себерүче дә яшәүчеләрнең исемен генә түгел, хәтта йорт хайваннарының да кушаматларын белеп тора.
— Кышкы бураннарда авырга туры килә: кайчагында төнге икедә чыгып кар көри башлыйм. Иртән торып эшкә китүче­ләрнең канәгать йөзләрен күрергә телим, аларның елмаюы өчен тырышам. Физик эш сәламәтлеккә уңай йогынты ясый: пенсия яшендә булуыма карамастан, чир турында уйлаганым юк.
Фәрдүнә Баляева ял итүнең нәрсә икәнен белми, аныңча, эшне яратып башкару үзенчә бер ял. Ишегалдын тәртипкә китергәч, башка эшкә ашыга: йорт янындагы офисларны җыештыра. Атнасына алты көн эшли, бер көн ялында балалары янына кайтып килә, аларга булыша. Җәйге айларда печән хәзерләшергә дә җитешә, җиләк җыеп, кайнатмалар да эшли.
Хезмәтнең матур нәтиҗәсе — хезмәттәшләренең һәм танышларының хөрмәте.
— Эштән чирканмыйм! Авыл җирендә барыбер һәр кеше үз ихатасын җыештыра, ә мин монда бер өй алдын җыештырып, күпме кешенең канәгать йөзен күрәм, шуңа эш хакы да алам. Кулдан килгәнчә һәм булдыралганча эшләргә дә эшләргә исәбем! — дип ихлас елмайды ул хушлашканда.


Зоя СОЛОШИНА. 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»