31.07.2014 - Тормыш

Ишле гаиләләр – хөрмәттә!

иякә районының Җилдәр авылында яшәүче Айгөл һәм Зөфәр Вәлишиннар гаиләсендә биш бала үсә. Быелгы сабантуйда авыл хакимияте һәм урындагы хуҗалык алар гаиләсен кыйммәтле бүләк биреп куандырды. Мондый хөрмәткә гаилә күп балалы булган өчен генә түгел, ә Зөфәрнең алдынгы шофер булуы өчен дә лаек. 

Урындагы хуҗалык җитәкчелеге аның үз эшен яратып башкаручы, тыңлаучан шофер булуын билгели. Машинасы караулы, төзек, нинди ерак юлга да ышанып чыгарырлык. Иң мөһиме, шофер үзе ышанычлы. Гаиләсендә дә тәртип. Хәләл җефете Айгөл Җилдәр мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары. Бала тәрбияләү — аның һөнәри бурычы, ул шуңа укыган. Бу яклап Зөфәргә борчыласы юк – бөтен күңелен яраткан эшенә бирә ала. Ә балалар бер-берсенә ияреп, бер-берсеннән үрнәк алып, өйрәнеп күзгә күренеп үсә. Олы уллары Айбулат быел 5нче сыйныфка күчкән. Үрнәкле укучы, пионер. Вәсил 3нче сыйныфка барачак. Абыйсына бөтен яклап та иярергә омтыла. Алар актив спортчылар – футбол, хоккей уйныйлар.
Инсаф, Нәфисә һәм Нәзифә балалар бакчасына йөри. Менә шундый матур гаилә.
— “Кызыл таң”га рәхмәт — әйтерсең, безнең балаларыбыз өчен генә шундый матур, эчтәлекле журнал чыгарасыз! — ди “Әллүки”не басыла башлаганнан бирле алдыручы Айгөл Вәлишина.
Җилдәрне Миякәнең иң көчле, иң матур авылларының берсе диләр. Вәлишиннар кебек яшь, тырыш гаиләләре булган, күпчелек оста кулы кешеләр яшәүче авыл башкача була да алмыйдыр.


Рәүф ХӘКИМОВ,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Миякә районы 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»