24.07.2014 - Тормыш

Авыл матур Рамил-Чулпаннар белән

Уңган, тормышта үз урынын тапкан, уңышка ирешкән кешеләр белән аралашу һәрчак күңелле. Аска карап шөкер ит, өскә карап фикер йөрт, дигән бит ата-баба. Аннан, булдыклы шәхесләр белән аралашу уңай энергетика бирә, күңелдә омтылыш тудыра, куелган максатыңа бары тик тырыш хезмәт нәтиҗәсендә генә ирешеп булганлыгына тагын бер тапкыр инандыра. 

Илеш районының Югары Яр-кәй авылында гомер кичерүче Чулпан һәм Рамил Хираҗевлар белән танышуым очраклы гына килеп чыкты, ә менә алар хакында сурәтләмә язарга карар кылуым һич очраклы түгел.
Һәр авылның сокланырлык шәхесләре була. Хираҗевлар га-иләсе дә шундыйлардан. Ихаталарына аяк баскач та биредә тынгысыз, матурлык яратучы һәм, иң мөһиме, аны үз фантазиясе, эшчәнлеге белән тудыручы ке-шеләр яшәвенә төшенәсең. Югары зәвык белән төзелгән, җиһазландырылган йорт, гөл-чә-чәкләргә күмелгән бакча нәкъ менә шул хакта сөйли.
Бакча дигәннән, Хираҗевлар белән танышып китүебез дә шу-шы яссылыкта, дөресрәге, бакча җиләге аркасында булды. Бер ахирәтем, безнең авылда учка сыймаслык җиләк үстерүче гаилә бар, дигәч, бу гаҗәеп сортның үсентесен алу максаты белән Хираҗевларга килгән идем, үз-ләре белән якыннанрак танышкач, йорт-җирләре генә түгел, күңелләре дә сокланырлык икәнлегенә сөендем.
Чулпан — һөнәре буенча мөгаллимә: музыка мәктәбендә фортепианодан укыта. Ире Рамил — архитектор, ремонт-техник предприятиесендә эшли. Аларның ике уллары бар: өлкәне Азат нефть университетының дүртенче курсын тәмамлаган, ә кечесе Алмаз быел 8нче сыйныфка барачак. Югары Яркәй авылында Хираҗевлар абруйлы, зыялы гаиләләр исәбендә. Чулпан Мәгъруф кызы дәресләренә балалар бик теләп йөри, мөлаем карашы, ягымлы тавышы белән укучыларының күңелен беренче очрашуда ук яулый ул. Рамил янына исә йорт проекты төзергә теләүчеләр агылып килә, чөнки “сәләтле архитектор” дигән даны бар.
— Кеше өчен тормышта иң мөһиме — гаилә, аның иминлеге, — ди Рамил. — Мин яшьлегемдә Чулпанны очратып, үз оямны коруыма бик канәгатьмен. Ул — үрнәкле хуҗабикә, балаларыбызга яхшы әни, ә минем өчен ышанычлы тормыш юлдашы. Шунысы да ихтирамга лаек: бер дә кул кушырып утыра белми ул. Җәен, музыка мәктәбе ялга туктагач, бакча җиләге үстерү белән шөгыльләнә башлый. Шәһәр кызы булса да, җир эшен бик ярата. Кулларыннан гөл тама дип аның кебекләр турында әйтәләрдер ул.
Чулпанның кайчандыр почта аркылы Мәскәүдән кайтарткан ун төп җиләге, үрчеп, бүген 10 сутый мәйданны били. Аның “Гигантелла” һәм “Эльвира” дигән төрләре аеруча мул уңыш бирә.
— Бер көнне унике чиләктән артык җимеш җыеп алам, — ди хуҗабикә.
“Гигантелла” җиләге үзенең зурлыгы белән хәйран калдыра, тәме дә гадәти сортка караганда баллырак, хәтта бераз ананасныкына тартым. Җиләк арасында бер генә чүп үләне дә тапмассың.
— Түтәлләрне тәртиптә тоту улларыма йөкләтелгән, — ди Чулпан. — Алар бу эшкә җитди карый.
Хираҗевлар кышкылыкка кайнатмасын, компотын күпләп ясый. Шул ук вакытта җимеш сатып, акча эшли. Хуҗабикә сөйләвенчә, башта мондый уй аның башына да кермәгән, ләкин бер-бер артлы танышлары, аннан соң танышларының танышлары җиләген, үсентесен сорап “тинтерәткәч”, сату-алу эшенә өйрәнергә туры килгән. Әмма Чулпанның базарда утырганы юк, бөтен җимешен, үсентесен кирәк кеше, юллап табып, ихатасыннан алып китә.
— Минем әтием Мулланур да җиләк үстерү белән мавыга, — дип әңгәмәгә кушыла гаилә башлыгы. — Ул — һөнәре буенча агроном. Хәзер лаеклы ялда булуга карамастан, җир эшеннән аерыласы килми. Алар Чулпан белән кемузардан бакча тәрбияли.
Һәрдаим ярдәм итешеп, ярты сүздән аңлашып яши Хираҗев-лар.
— Әти белән әнинең җылы мөнәсәбәтләрен, бер-берсенә булган ихтирамын тоеп-күреп үстем, — ди Рамил. — Чулпан да матур гаиләдән. Шуңа без дә йортыбызны күркәм, балаларыбызны бәхетле итәр өчен кулдан кил-гәнчә тырышабыз.
Вакытсыз дөнья куйган әнисе хакында сөйләгәндә аның күзлә-рен моң баса. Гомер буе шәфкать туташы булып эшләгән ягымлы йөзле, йомшак сүзле Лира Миргасыйм кызын Югары Яркәйдә бик күпләр рәхмәт сүзе белән искә ала. Медицина өлкәсендә эшләү дәвамында бихисап сырхауны аякка бастырган аның тылсымлы куллары, тик үзен явыз чир тырнагыннан йолып алыр дәва табылмаган. Әйе, үлем үкенечсез булмый, диләр. Әмма кеше үз балаларына дөньяда иң кирәкле нәрсә — яхшы тәрбия биреп, бә-хетле булу серләрен төшендереп калдыра икән, димәк, ул җиһанда үз бурычын җиренә җиткереп үтәгән.
Рамил белән Чулпан да балаларын инсафлы итеп үстергән. Бу егетләрнең әти-әнисенә мөгамәләсеннән, йорттагы һәр эштә булышырга тырышуыннан күренеп тора. Чулпанның исә киләчәктә дә яраткан шөгыленнән аерылырга исәбе юк. Максаты — җиләкнең безнең якларда күрелмәгән яңа сортларын утыртып, бакчачылык эшен тагын да җәелдереп җибәрү. Мондый уңган хуҗа-бикәгә ни әйтәсең инде: уңышлар юл-даш булсын!


Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Илеш районы


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»