23.07.2014 - Тормыш

Бер гаиләдән – ике яугир

Быел беренче Бөтендөнья сугышы башлануга йөз ел тула. Хаксыз рәвештә тарих төпкелендә онытыла барган бу вакыйга бик күп илләр өчен зур әһәмияткә ия.
Шушы зур юбилей уңаеннан анда катнашкан якташларымның язмышын ачыклау максатында үзем яшәгән төбәктә якын-тирә авыллардагы кешеләр белән аралашуым еш кына мавыктыргыч эзләнүләргә әверелде. Бу сугыш турында аз беләләр, кемнәрдер хәтта ХIХ гасыр ахырында туган бабаларын 1812 елгы Ватан сугышында катнашкан, дип белдерделәр. Ә бит бу сугышта зур батырлыклар күрсәтелгән. Авылыбыздан бертуган Әхмәдиевлар аннан исән-сау әйләнеп кайткан.

Абыйсы


Мирзаһит Әхмәдиев патша хезмәтенә алынганчы Кәкре­баш авылыннан ерак түгел Ык елгасы аръягында, Татарстан җирендәге көл заводы хуҗасы Алексей Игнатич дигән байда ялчы була. Ул заводның нигезе елга аша әле дә күренеп тора. Шунда эшләгән дәвердә якташыбыз урысча сөйләшергә остара. “Башкалар ипилек-тозлык кына белсә, мин теләсә кайсы урысыңны сатып җи­бәрерлек белә идем”, — дип сөйли торган булган.
Менә шул урысча яхшы белгәне өчен аны бер полковникка (кызганычка каршы, якташыбызның якыннары арасында аның фамилиясен хәтерләүче табылмады) адъютант итеп тәгаенлиләр. Татар солдатлары еш кына тәр­җемәче булып та хезмәт иткән. Берничә ел буе бер җиңеп, бер чигенеп сугышалар. Австрия җиренә җитәләр. Бәре­лешләрнең берсендә полковник каты яралана. Яу кырында һушын югалта. Мирзаһит аны шинеленә салып, шуышып ут астыннан алып чыгып, медсанчастькә тапшыра. Полковник исән кала. Шушы батырлыгы өчен Әхмәдиев Георгий тәресе белән бүләкләнә. Дәваланып, яңадан сафка баскан полковник Мирзаһитны үзе яныннан җибәрми, кадер-хөрмәтеннән ташламый. Алар сугыш бет­кәнче бергә булалар.
Без белгәндә Мирзаһит абый авылыбыз уртасындагы “пожарка”да (биек кенә каланчасы, ике аты, су мичкәсе, кул насосы булган бина) кизү торучылар янында көне буе утыра иде. Үтеп йөрүчеләр туктап гәп сатарга күнеккәннәр, аның сөйләшергә яратуын һәркем белә. Ә безнең ише үсмерләр өчен ул бик дәрәҗәле кеше булып тоела иде. Аны олылау, ярарга тырышып, янында бөтерелүебез, йомышларын үтәргә йөгереп торуыбыз герой булуыннан гына түгел, аның атына атланып йөрүгә, малкайны йөздерүгә рөхсәт алу ниятеннән иде.
Җәй айларында ат йөз­дерү, аны юу, ул пошкыра-пошкыра агымга каршы барганда ялына яисә койрыгына ябышып йөзү безнең өчен зур куаныч була торган иде. Үзеңне атсыз гына йөзгән яисә ярда кызынып утырган иптәшләрең­нән күпкә өстен тоясың. Моңа ирешү өчен ярыша-ярыша ат астын тазартабыз, аны ашатабыз, башка эшләрне башкарабыз. Абыйларыбызның түбәгә киптерергә элгән яисә төеп куелган тәмәкесен чәл­дереп илтәбез. Бик кызганыч, әлбәттә, шул мәшәкать­ләр белән аның истәлек­ләренең күбесе хәтердә калмаган.
“Корабта Чурнамурны (Кара диңгезне шулай әйтә иде) аркылы чыктык. Ярда атакага ташландык”, — дип, кылычлы кавалеристка әверелеп, дәртләнеп кулларын болгап сөйли иде. Бөек Ватан сугышына, хезмәт армиясенә алынмавына кимсенү дә белдер­гәләде кебек.
Мирзаһитның 12 баласы булган. Беренче хатыныннан улы Мөҗәһит Бөек Ватан сугышында һәлак булган, кызы Мөнирә исә ут эченнән исән-сау әйләнеп кайткан. Икенче хатыныннан — 5, өченчесе Бибикамалдан 5 баласы туган. Әлегә өч кызы исән. Эзли, сораша торгач, читтә яшәүче 70 яшьлек кызы Гөлзадәдә әтисенең Георгий тәресе саклануы билгеле булды. “Әтием Карпатта, Польша, Румыниядә сугыштык, туң ипи кимереп ятарга да туры килде, 1917 елга кадәр сугышта булдым, дип сөйли иде”, — дип хә­терләде ул.
Тагын бер кызында фото­рәсемнәр сакланган.
Улы Рәсимнең Нефтекамада яшәүче хатыны Мәгъ-фирә Әхмәдиева белән элемтәгә керергә туры килде. IV дәрәҗә “Батырлык өчен” медале анда саклана икән.
70нче елларда партком секретаре, урамда очратып, тәре тагып йөргән өчен Мирзаһит абыйга кешеләр алдында кисәтү ясаган. Шуннан соң ул медальләрен такмый башлаган. Әхмәдиевлар йортында ике тапкыр янгын булганнан соң да бу ядкәрләрнең югалмавы куанычлы, әлбәттә.


Энесе


Миргасим Әхмәдиев 1914 елда сугышка алына. Ев­ропаның бик күп илләре аша үтеп, Австриядә әсирлеккә эләгә. Бер байга хезмәтче итеп тәгаенләнә һәм 1918 елга ка­дәр шунда эшли. Агач эш­ләре остасы булуы, хуҗа­лыктагы башка эшләрне җиренә җиткереп башкаруы белән ул байның күңеленә хуш килә. Сугыш беткәч, әсирләрне этап белән илгә кайтара башлыйлар. Хуҗасы Миргасимгә Русиядә ачлык-ялангачлык, буталыш булуын, халыкның ачтан кырылуын әйтә, калырга кыстый, өйләндерергә вәгъдә бирә.
“Бай янында тамак тук, өс бөтен булса да, үзебезнең Кызылтауны сагынып кайттым. Ачлы-туклы булсам да, үз илем, үз авылым, әти-әни, туганнар...” — дип сөйләгән ул.
Кайткач төзелеш эшләре белән шөгыльләнә. 1941 елда Чиләбегә хезмәт армиясенә җибәрелә. 1944 елда атлап йөрер хәле дә булмаган килеш Туймазы станциясенә кайта. Абыйсы Шәйхелзаман аны ат белән килеп ала. Авылда хәлле яшәүче сирәкләрнең берсе буларак, аякка басканчы Миргасимне үз өендә тәр­бияли. Арытаба ул “Үрнәк” колхозында балта остасы була. Хезмәт армиясендә эләктергән үпкә чиреннән озак авырып, 1952 елда вафат була.
Миргасимнең ике хатыныннан җиде баласы була, шуларның бишесе бүген исән-сау. Улы Хатыйп “Үрнәк” колхозында бригадир булып эшли. Колхоздан Мәскәүгә өч кеше җибәрергә дип йөкләмә килгәч, үзе дә китә. Шулай итеп, Бөек Ватан сугышына Мәскәүдән алына. Старшина Әхмәдиев түше тулы орден-медальләр белән кайта. Партия район комитетында инструктор булып эшли. Хуҗалыкларны берләш­тергәч, “Путь Сталина” колхозында рәис урынбасары вазыйфасын башкара. Авыл Советы рәисе, комплекслы бригада бригадиры була.


Әнәс САФУАНОВ.
Туймазы районы,
Кәкребаш авылы. 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»