17.07.2014 - Тормыш

Рәхмәт сезгә, авылдашларым!

Аскын районының Карткисәк авылында мәктәпнең 90 еллыгын зурлап бәйрәм иттеләр.
Туган авылымдагы мәктәпнең юбилей тантанасына чакыру алгач бик куандым. “Рәхмәт сезгә, авылдашлар, онытмавыгыз өчен”, — дип күңелемнән ихлас канәгатьләнү кичердем. Аннары утырып тормыш юлымны күз алдымнан үткәрдем.
Туган төягем — Аскын районының Карткисәк авылы. Мин анда 1934 елда әти-әниемнең беренче баласы булып туганмын. Әтием колхоз идарәсендә хисапчы булып эшләгән, әнием бригадада төрле эш башкарган. Тик пар канатлы булып яшәргә язмаган икән. Миңа өч яшь тулганда әтиебез фаҗигале вафат булган. Ә сеңлем Галиягә ул вакытта нибары сигез ай булган. Болар хакында без, әлбәттә, әнием сөйләгәннәр буенча гына беләбез.

Шулай итеп, әниебез кечкенә ике кызчыгы белән тол калган. Өстәвенә, Бөек Ватан сугышы башланды. Ирләрне һәм атларны фронтка алдылар. Аларын мин үзем дә хәтерлим. Колхоздагы бөтен авыр эш карт-коры, хатын-кыз, бала-чага кулына калды.
Әниебез бервакытта да тормыш авырлыкларыннан зарланмады. Безгә, ике кызына, заманасы өчен ярыйсы гына белем бирергә тырышты. Авылда җиде сыйныф тәмамлаганнан соң, 30 чакрымдагы Үрмияз мәктәбендә урта белем алдым. Ул елларда районда урта мәктәпләр берничә генә, шуңа ун сыйныф тәмамлаганнар “бик зур укыган” булып исәпләнә, аларны җаваплы вазыйфаларга билгелиләр иде. Мин дә авылда клуб мөдире булып эшләдем, район үзәгеннән почта ташыдым...
Аннары язмыш җилләре диимме, юллары дисәм дөресрәк булырмы, Мәчетле районына алып китте. Тормыш иптәшем Радмир белән Германия Демократик Республикасында, аннары Уфада яшәдек. Бүген исә, Аллага шөкер, 80 яшьлек әбимен. Бәхетле картлыгыма шөкер итеп, илгә иминлек теләп яшим.
...Бәйрәмгә халык бик күп җыелган иде. Мәктәпнең элекке укучылары, укытучылары кайткан. Күпләр гаиләләре белән. Мәктәп ихатасы матур итеп бизәлгән. Шунда ук авыл уңганнары чиккән һәм теккән кул эшләреннән бик матур күргәзмә оештырылган.
Авыл мәчетенең имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Муллаәхмәтов Коръән аятьләре укыганнан соң авыл хакимияте башлыгы Ринат Миңнемөхәммәтов, ул минем ике туган энем, тантаналы чараны ачып, җыелган халыкны туган төягебезнең кыскача тарихы, авылдаш-ларымның бүгенге тормышы белән таныштырды. Ринат Хәкимҗан улы шушы бәйрәмне оештыруда зур ярдәм күрсәткән Фәрит һәм Данис Абраровларга, Рәүфәт Шакиров, Азат Мул-лаәхмәтов, Илһам Нурмөхәммәтов, Мәүли Таҗетдиновка зур рәхмәт белдерде. Бәйрәмдә катнашучыларны шулай ук район Советы рәисе Хәмит Гайдуллин һәм район хакимиятенең мәгариф идарәсе җитәкчесе Рим Таһиров тәбрикләде.
Директор Лидия Харисованың акыллы җитәкчелегендә мәктәптә бердәм һәм тату укытучылар коллективы тупланган. Шуңа алар авыл һәм район тормышында актив катнаша. Шуңа мәктәп директоры йөген 23 ел дәвамында тартучы Лидия Галишан кызының Русия Федерациясенең мактаулы мәгариф хезмәткәре, Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы исемнәренә лаек булуы бер дә гаҗәп түгел. Укытучылар Фәнирә Нәбиуллина, Фәрзия Бәләгытдинова, Рәмилә Барыева, Таңчулпан Хаҗимуллина, Флидә Абрарова, Нәфүзә Имаметдинова, Әлифә Хуҗиева — үз эшенең осталары. Бүген мәктәптә 70 бала укый, аларга 17 укытучы белем һәм тәрбия бирә.
Белем дөньясына җитәкләп алып кергән укытучыларына карата һәркем гомер буена күңелендә иң якты хисләр генә саклыйдыр ул. Мин дә беренче укытучыларым Асия һәм Саҗидә Гыймазоваларны һәрвакыт ихтирам белән искә алам. Саҗидә апа озак еллар авыл Советы башкарма комитеты рәисе булып та эшләде. Бик таләпчән һәм бик гадел җитәкче иде. Ә укытучыбыз Наҗия апа Солтанова белән бәйрәмдә кочаклашып күрештек. Яше 90га якынлашса да, хәтере яхшы әле, бик күп вакыйгаларны искә алып, сөйләшеп утырдык.
Мәктәбебездә озак еллар инде музей эшли. Мактанып түгел, ә зур горурлык белән әйтәм, музейда миңа багышланган стенд та бар. Анда шигырь китапларым, төрле кул эшләрем куелган. Авылга кайткан вакытларда мәктәпкә кереп, тегү һәм чигү серләрен укучы кызларга да өйрәтәм. Бәйрәм кичәсендә авылдашларыма багышлап язылган берничә шигыремне укыдым. Шулардан бер өзекне гәзит укучылар игътибарына тәкъдим итәм.


Сокланам да, горурланам да мин,
Сезнең белән, авылдашларым!
И, Ходаем, булчы мәрхәмәтле,
Күрсәтмәче авыр чирләрен.
Шушы җирдә тәүге эзем калган,
Үткән ярсу яшьлек елларым.
Яхшы, якты көнгә омтылдым мин,
Киләчәккә илтте юлларым.
Туган ягым, тырыш якташларым,
Сез һәрвакыт күңелем түрендә.
Шигырьләрем нур өстәсә иде
Изге җиркәемә, илемә.


Чыннан да, авылдашларым бик уңган һәм тырыш. Әтием дә, әнием дә бер авылдан булгач, монда туганнарым бик күп. “Туры үзе-безгә кайт”, — дип чакырып торалар. Бу юлы Рәсимә һәм Хәкимҗан Миңнемөхәммәтовлар йортына кайтып кердем. Алар тату гомер кичереп, ике ул һәм бер кыз үстерделәр. Балалары хәзер барысы да үзаллы тормыш көтәләр. Уллары Ринат авыл хакимияте башлыгы вазыйфасында. Әлфия белән Хәкимҗан күптән инде лаеклы ялда. Ләкин, олыгайдык инде, дип кул кушырып утырмыйлар. Ихата тутырып мал-туар, кош-корт асрыйлар, бакча тутырып бәрәңге, яшелчә үстерәләр. Җиләк-җимеш бакчасы да бар. Электән “Аскында кышлар салкын була, шуңа җиләк-җимеш үсми”, диләр иде. Тырышсаң, үсә икән.
Авылыбыз бик зур, төзек. Күпчелек авылдашларыбыз иркен, яңа йортларда мул тормышта яшиләр. Колхоз таркалды, дип аптырап калмаганнар, берничә фермер хуҗалыгы оешкан. Аларда игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнәләр. Мәсәлән, Фәрит Абраровның фермер хуҗалыгы ит үстерүдә махсуслашкан. Хатыны Флидә — мактаулы укытучы.
Халык шәхси ихаталарында да мал-туар, кош-кортны күпләп асрый. Көн дә иртән авыл урамнарыннан, дүрт көтүгә тупланып, шәхси ихата малы чыгып китә. Бишенчесе — бозаулар көтүе, соңрак кузгала. Боларны нигә язаммы? Чөнки соңгы вакытта күп авылларда “мал асрау икътисади яктан отышлы түгел”, дигән сылтау белән шәхси ихаталарда сыерны бетереп кәҗәгә күчтеләр. Мәсәлән, бертуган сеңлем Благовар районында яши. Авыллары зур гына булуга карамастан, сыер көтүе юк. Шуңа теләге булганнар да шәхси ихатасында сыер асрый алмый. Авылда яшәп сыер да асрамау егетлек түгел инде ул. Безнең әниләр “сыйлы көнең — сыерда”, дип авыр сугыш елларында да ихатадагы сыерны бетермәскә тырышты.
Умартачылык белән шөгыльләнүчеләр дә бик күп. Ә Әлфия һәм Илдар Муллаәхмәтовлар гаиләсе үз хуҗалыкларында җитештерелгән кәрәзле бал белән бәйрәмдә катнашучыларга чәй табыны оештырды. Гәрәбәдәй сап-сары кәрәзләрне коштабак тутырып салып куйганнар. Авыз итеп карамыйча ничек түзәрсең!
Авылыбыз табигатьнең бик матур төбәгендә урнашкан. Киң басуларыбыз да, куе урманнарыбыз да җитәрлек. Авыл тирәли саф сулы чишмәләр челтерәп агып чыга. Халык аларны чистартып, тәртиптә тота. Бу эшне Миңнеәхмәт абзый контрольгә алды, дип сөйләделәр.
Менә шундый якташларыма карап ничек сокланмыйсың да, алар белән ничек горур-ланмыйсың инде! Рәхмәт сезгә, авылдашларым! Шундый катлаулы чорда да матур итеп яши белүегез өчен рәхмәт.


Фәүкыйнур Шәрипова.
Уфа шәһәре.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»