12.07.2014 - Тормыш

Батыр йөрәкле малай

Никитадан әлеге вакыйга турында сорый башласаң, ул кызарып чыга: үзенең батырлыгы турында сөйләргә яратмый. Хәер, ул аны батырлык дип санамый да, бары тик ярдәм итү дип аңлата.

Ә эш болай була: ике ел элек Нефтекама шәһәренә караган Ташкын микрорайонында газ үткәрә башлыйлар. Тирән итеп чокылган траншеяләргә су тула, бала-чага, билгеле инде, гел шунда кайнаша,  суга таш ыргыта. Никита бу урыннан ерак түгел генә иптәшләре белән туп уйный.

— Малайларның берсе, кораб җибәрәм дип, суга кәгазь куйган, өч яшьлек Дима шуны алам дип үрелгән дә, төшеп киткән. Мин ул кычкырган тавышка йөгереп килдем. Янындагы балалар шундук чәрелдәшеп читкә сибелде. Башымнан “Үзе чыгалмас!” дигән уй йөгереп үтте һәм мин уңайлырак җиргә басып, Димага кулымны суздым. Ул инде тончыга  башлаган иде. Аяк асты ләм, шуа, чак егылмадым, икебез дә кире төшеп китә идек, ярый әле аягым ниндидер ташка эләкте. Диманы тартып алдым. Ул салкыннан калтырана-калтырана өенә йөгерде, — дип, язгы вакыйгаларны искә ала ул.

Хәзер Никитага тугыз яшь, ул күпбалалы гаиләдә тәрбияләнә. Үскәч нинди һөнәр сайлаячагы турында әлегә әйтә алмый, чөнки аңа  ошаган һөнәрләр бик күп. Иң мөһиме — яхшы кеше булсын, ди әнисе  Наталья.

Менә шундый кечкенә герой яши. Шул вакытта Никита ярдәмгә ташланмаса, әлеге уен зур фаҗига белән тәмамланыр иде, чөнки траншея метр ярым тирәнлектә чокылган була. Сабый түгел, олы кешенең дә салкын судан чыга алмавы бик мөмкин, ди өлкәннәр. Шуңа күрә дә Никитаны хөрмәтлиләр, аның белән горурланалар.

Гөлнара Гыйлемханова,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Нефтекама шәһәре.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»