Ике авылга бер бәйрәм

Благовар районының Яңа Абзан һәм Чулпан авылларында “Саумысыз, авылдашлар!” дип аталган зур бәйрәм үтте. Бу ике авыл элекке “Октябрь” колхозының бишенче бригадасы буларак билгеле. Ул көнне урман буендагы акланда яше-карты җыелган иде.
Бәйрәмне оештыруда Равил Әхмәтшин зур тырышлык салган, республиканың төрле почмакларында яшәүче якташларын, иганәчеләр тапкан. Аңа хатыны — мәдәният хезмәткәре Тәслимә белән Чулпан клубы мөдире Римма Мөхәммәтҗанова ярдәм иткән.
Сәхнә бер генә минутка да буш тормады. Әйткәндәй, сәхнәне кору, бизәү, заманча җиһазлар белән тәэмин итүдә Яңа Абзанда туып үскән Таһир Фәйзуллин җитәкчелегендәге район юл төзү хезмәте коллективы тырышлык салган. Аның туганнары Фәнүр белән Рәшит бәйрәмгә бүләкләр белән кайткан.
Чараның рәсми өлеше башланганчы сүз авыл мулласы Фәһим хәзрәт Хәкимовка бирелде. Арытаба сәхнәгә власть структурасы вәкилләре чакырылды.
Күчәрбай авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Радик Фәрхетдинов тормыш-көнкүрештәге проблемалар һәм аларны хәл итүнең анык юллары турында да телгә алып үтте. Биредә өлкәннәр турында хәстәрлек беренче планда. Һәм, иң мөһиме, “Күчәрбай агроинвест” җәмгыяте эшчәнлеге нәтиҗәсендә авылларда эшсезлек юк.
Башкортстанның атказанган матбугат хезмәткәре, Шаһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты, берничә китап авторы, “Кызыл таң” гәзитенең үз хәбәрчесе Фәнүр Гыйльмановның авылдашлары алдында ясаган чыгышы тирән мәгънәле булды.
— Авылыбыз тарихында мондый чара тәүге тапкыр үткәрелә. Аны оештыручыларга зур рәхмәт. Һәр кеше өчен туган авылы, ата-анасы кебек үк, берәү генә һәм аңа мәхәббәтебез чиксез. Сабый чагыбыз биредә үткән, олы тормышка юлыбыз шушы сукмаклардан башланган. Вакыт агышын туктату мөмкин түгел. Буыннар алмашына — тормыш дәвам итә. Ике авыл зиратында ата-бабаларыбыз, ята, күпме якташларыбыз яу кырында башын салган. Аларның җаны бүген безнең өчен шаттыр, мөгаен. Мәрхүмнәрне бер минут тын калып искә алыйк, — дип тәмамлады ул сүзен.
Фәнүр якташларны Яңа Абзан һәм Чулпан авыллары тарихына кагылышлы республика архивы документлары белән таныштырды, бәйрәмне оештыручыларга үзенең китапларын бүләк итте.
Чыгышлар концерт номерлары белән үрелеп барды. Талантларның исәбе-саны булмады. Әйтик, бәйрәмне оештыручы һәм алып баручы Равил Әхмәтшин оста гармунчы һәм җырчы да икән. Яисә апалы-сеңелле Бигловалар: Рәсимә баянда өздерсә, Рәхимә — җырчы, ә Рәхилә шигырьләр яза.
Себер тарафларында эшләп, лаеклы ялга чыккан Әүхәт Гыйрфанов, Фуат Сакаев, Нәзимә Габдуллина, Индира Әхмәтшина, Гөлназ Фәйзуллина һәм башка бик күпләрнең чыгышларын авылдашлары бердәм һәм көчле алкышларга күмде.
Яңа Абзан һәм Чулпан авылларын үз иңнәрендә киләчәккә алып баручылар, ягъни әлеге авылларның тамырын саклаучыларга рәхмәт йөзеннән шулай ук алкышлар яңгырады. Ата-баба нигезендә гомер итүчеләр, шунда тир түгеп, иген игүчеләр, мал үрчетүчеләр, дөнья көтүчеләрнең исемнәрен атап үтү һич артык булмас. Алар — Рәйлә белән Фәнис Галиевлар, Фидалия белән Рәфис Гәрәевлар, Венера белән Әлиф Муллаяновлар, Резеда белән Мөнир Сакаевлар, Римма белән Илдар Мөхәммәтҗановлар, Вилә белән Зәлиф Бигловлар, Лиза белән Әсләм Фәйзуллиннар, Айгөл белән Динар, Зөбәрҗәт белән Марат Габдрахмановлар, Альбина белән Илфат Әсфәндияровлар. Әйткәндәй, Әсфәндияровлар белән Бигловлар “Иң уңган гаилә” номинациясендә җиңүче булды. Ә менә ветераннар Раил Әхмәтшин белән Рая Биглова “Иң оста бакчачы бабай” һәм “Иң оста бакчачы әби” булып танылдылар.
— Болай исә бакчаны икәүләп тәрбиялибез, — ди “лауреат” бабайның җәмәгате Нәзирә апа. — Мин үзем дә бүләксез китмим, менә җырлап, истәлеккә бүләкле булдым, дөрес, картым ярдәме белән — ул бит оста гармунчы.
Герой-ана Финә Сәмигуллинаның беренче сыйныфка төшәргә әзерләнгән оныгы Айнур бәйрәмдә иң җитди катнашучы дип табылды. Аңа бүләк тапшырып, “булачак академик”ка уңышлар теләделәр. Ике яшьлек Аделина Биглова да призлы булды. Нәрсә өченме? Көйсезләнмичә утырганы, артистларга туктаусыз чәбәкәй иткәне өчен.
Оештыручылар иң өлкән кеше — 90 яшьлек Әлфинә әби Бигловага истәлекле чараның бүләген тапшырды. Ул үзе һәм үзе белән иңгә-иң куеп эшләгән, яшәгән кешеләр турында бик күпне сөйли алыр иде. Шул исәптән үз бригадасы эшчеләренең колхозны районнан читтә дә танытуы, байтак еллар дәвамында хуҗалыкка — данлыклы М. Баязитов, ә бригадага район тарихында бердәнбер Социалистик Хезмәт Герое Яһүдә Баһаутдинов җитәкчелек итүе, Чулпаннан савучы Әлифә Биглованың партия съездына делегат булып баруы турында да.
...Авылдашлар очрашуының икенче өлеше олы сабантуйга әверелде, ат чабышы белән милли көрәш кенә булмады монда. Спорт ярышларында, уеннарда балалар да күмәк катнашты.
Хәмит Бәширов.
Благовар районы.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”