10.07.2014 - Тормыш

Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстан татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Римма Үтәшева: “Безнең көч — бердәмлектә!”

Соңгы ике елда Башкортстан татарларының милли-мәдәни тормышы күзгә күренеп җанлану кичерә. Әледән-әле яңадан-яңа конкурс-бәйгеләр оештырыла, Уфада татар якшәмбе мәктәбе эшли башлады, милләтне рухи-мәдәни савыктыруга, аның телен, гореф-гадәтләрен саклауга, үстерүгә юнәлтелгән мөһим проектлар тормышка ашырыла. Һәм әлеге күркәм башлангычларның барысы да, тәү чиратта, Башкортстан татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе эшчәнлеге белән бәйле. Бу җәһәттән ул Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Римма Үтәшева җитәкчелегендә соңгы ике елда чын мәгънәсендә Башкортстан татарларының милли-мәдәни тормышын әйдәп баручы оешмага әверелде.

Автономия җитәкчелеге алдагы чорга нинди бурыч-максатлар куеп эшли? Шушы чорда Башкортстан татарлары үсешендә нинди мәсьәләләр  нәтиҗәле хәл ителгән, ә кайсылары бүген дә көнүзәк булып кала? Алар буенча республикада дәүләт дәрәҗәсендә нинди эш алып барыла? Римма Әмир кызы белән шушы һәм милләт үсешендәге башка мәсьәләләр турында сөйләштек.

— Римма Әмировна, без бүген Сезнең белән Башкортстан татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе сыйфатында гына түгел, Башкортстан татарлары оешмасы җитәкчесе буларак та очрашабыз. Идарәне бер үзәккә берләштерү нәрсә белән бәйле һәм ул Башкортстан татарларының милли-мәдәни тормышында нинди чагылыш табачак?

— Чыннан да, агымдагы елның апрелендә Башкортстанның татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре мине Совет рәисе итеп тә сайлап куйды. Бу нәрсә белән бәйле? Башкортстан татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе моңа кадәр дә республикадагы татар оешмалары белән тыгыз эш алып барды. Бер канат астына берләшү исә безгә эшчәнлекне тагын да камилләштерү, мәсьәләгә күпьяклы килү һәм аны оптималь хәл итү юлларын табу мөмкинлеге бирәчәк. Шуңа да алдагы чорда Башкортстан татарларының милли-мәдәни үсешенә бәйле тагын да колачлырак эш җәелдерә алырбыз, дип ышанам.

— Милләт мәнфәгатендә әлегә кадәр башкарылган эшләрдән кайсыларын аерып атап үтәр идегез?

— Безнең башлангыч белән республика мәктәпләренең 5-11 сыйныф укучылары арасында “Тукай моңнары” фестиваленә старт бирелде. Ул төрле милләт балалары арасында милләтара һәм дин ара татулыкны ныгыту, Ватанга, милли мәдәнияткә сөю, яшь буынны югары әхлакый һәм рухи кыйммәтләр нигезендә тәрбияләү максаты куя. Биредә без республика мәктәпләре, М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты татар кафедрасының полиэтник киңлектә татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен өйрәнү буенча фәнни-методик һәм белем бирү үзәге, Идел буе федераль университетының филология университеты, Башкортстан Язучылар берлеге белән тыгыз хезмәттәшлек булдырдык. Әлеге проектның нәтиҗәле тормышка ашырылуында һәм елдан-ел киңрәк үсеш ала баруында аларның да гаять зур хезмәт өлеше бар.

Автономия җәелдергән “Татар гаиләсе” проекты исә гаилә институтын һәм анда гасырлардан килгән рухи традицияләрне саклау һәм ныгыту, никахлашу төшенчәсенең җәмгыятьтә мәртәбәсен арттыру, аналарга һәм аталарга хөрмәт тәрбияләү максаты куя. Әлеге проектта аерым игътибар социаль ятимлекне кисәтү һәм бетерү мәсьәләсенә юнәлтелә. Әйтергә кирәк, проект Башкортстан Президенты Хакимиятендә, Мәдәният һәм Мәгариф министрлыклары тарафыннан да зур хуплау тапты. Бу җәһәттән “Татар гаиләсе” бәйрәмен татарлар күпләп яшәүче барлык районнарда да үткәрү максаты куелды. Әлегә кадәр үткәннәрендә исә бәйрәмнәр нигезендә иң күркәм татар гаиләләрен ачыклап, алар киң катлам даирәгә үрнәк итеп чыгарылды. Безнең карашка, күркәм гаиләләрне шушы рәвешле данлау мотлак алар үрнәгенә иярүчеләрнең артуына, ахыр чиктә республикада гаилә институтының ныгуына булышлык итәргә тиеш.

Тагын бер юнәлеш — узган елдан Уфа шәһәре Киров районының 41нче мәктәбе каршында татар якшәмбе мәктәбе эшли башлады. Бүген анда йөздән артык бала әти-әниләре белән берлектә туган телен, милләт тарихын, мәдәниятен, татар халкының бай традицияләрен, гореф-гадәтләрен өйрәнә. Моның өчен якшәмбе мәктәбендә бөтен шартлар тудырылган, аларга республикада абруйлы укытучылар һәм галимнәр белем бирә. Уку бүлмәләренең җиһазланышы да милләт рухы, башка халыкларга тирән хөрмәт һәм ватанпәрвәрлек хисе белән сугарылган. Һәрхәлдә монда йөргән балалар беркайчан да туган телен, халкын, аның бай традицияләрен онытмаячак, башкаларга хөрмәт һәм ихтирам белән караячак, дип ышанычлы әйтергә була. Шәһәрләребездә туган телләр “йотылуын” теләмәсәк, нәкъ шундый белем бирү учреждениеләре кирәк, булганнарын исә шушы дәрәҗәгә күтәрергә тиешбез.

Безнең башлангыч белән тормышка ашырылган мөһим проектлар турында сөйләшүне, шушы чорда ирешелгән уңыш-казанышларны барлауны арытаба да дәвам итәргә мөмкин. Шулай да алда торган хәл итәсе мәсьәләләргә игътибарны юнәлтү урынлырак булыр, дигән фикердәмен.

— Чыннан да Башкортстан татарларының милли-мәдәни үсешендә соңгы чорда ирешелгән уңыш-казанышлар белән беррәттән, хәл итәсе мәсьәләләр дә аз түгел. Әйтик, “Кызыл таң” гәзите редакциясенә мөрәҗәгать итүчеләр Башкортстан телевидениесендә татар телендә тапшырулар булмавына борчыла, Уфада бөек әдибебез Габдулла Тукайга һәйкәл кую мәсьәләсен күтәрә...

— Әлеге мәсьәләләр хакында без хәбәрдар һәм алар буенча эш бара. Мәсәлән, Башкортстан татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе республика телевидениесендә татар телендәге “Рәйхан” тапшыруын тергезү башлангычы белән чыкты. Әлеге тапшыру 1991 елдан 2010 елга кадәр телевидениедә эфирга атна саен чыгып килде һәм олысыннан алып, кечесенә кадәр барлык яшь категориясенең дә сөюен яулады. Тапшыруның төп өлешен татар районнарыннан әзерләнгән репортажлар алып торды һәм милләтнең ул-кызларын данлады. Ике дистә елга якын чыгып килгән “Әткәм-әнкәмнең теле”, “Ил күрке — гаилә”, “Сезнең өчен, хуҗабикәләр!”, “Җыр калсын күңелдә”, “Ташка кадак кагар”, “Кулларыннан гөлләр тама” кебек киң билгеле рубрикалар татар гаиләләрендә генә түгел, телне аңлаган башка милләт халыкларының йортларында да һәрдаим көтеп алынды. Нәкъ шуның өчен дә без рухи хәзинә чыганагы булып торучы “Рәйхан” тапшыруын тергезү башлангычы белән чыктык һәм инде якын чорда ул янә Башкортстан телевидениесенең зәңгәр экраннарына кайтыр дигән ныклы ышанычта торабыз. Белүебезчә, бу мәсьәлә чишелеш алдында.

Уфада бөек әдибебез Габдулла Тукайга һәйкәл урнаштыру мәсьәләсе дә безнең игътибар үзәгендә. Әлеге вакытта дәүләт власте органнары белән берлектә  бу юнәлештә җитди эш алып барыла. Бу эштән шулай ук уңай нәтиҗәләр көтәбез. Гомумән, без халыктан, төрле оешма-коллективлардан килгән бер генә мөрәҗәгатьне дә игътибарсыз калдырмаска тырышабыз. Әйтик, Бәләбәй татар гимназиясе директоры Нурмөхәммәт Хөсәенов уку йортының яңа корпусын, шунда ук балалар бакчасы һәм авыл балалары өчен интернат төзү мәсьәләсе белән чыкты. Безнең катнашлык белән тиздән бу эшләр башкарылырга тиеш. Әлбәттә, мондый мәсьәләләрне караганда өстенлекләрдән һәм бюджет мөмкинлекләреннән чыгып эш итәбез.

Уфа “Нур” татар дәүләт театры хезмәткәрләре исә торак шартларын яхшырту мәсьәләсен күтәреп чыкты. Аларның мөрәҗәгатьләре дә чара күрү өчен тиешле дәүләт власте органнарына җиткерелде.

Башкортстан татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе тормышка ашыруга алынган янә бер проект — “Ике Аккош” җыр һәм музыка фестивале. Ул Башкортстанның гына түгел, бөтен Идел буе төбәгенең моң алиһәләре булып танылган Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсинның бай рухи мирасын халык күңелендә саклауны, яшьләрнең республика халыклары сәнгате, мәдәнияте белән кызыксынуын арттыруны, милләтара татулык идеяләрен пропагандалауны максат итеп куя. “Ике Аккош” җыр һәм музыка фестивален әлеге бөек шәхесләр туган районнарда үткәрергә планлаштырыла. Проектны Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов җитәкли. Безнең уебызча, әлеге проект Башкортстан татарларының илнең башка төбәкләрендә яшәүче милләттәшләре белән элемтәләрен ныгытуга да булышлык итәргә тиеш.

Автономия шулай ук алдагы чорга татар халкының милли рухын чагылдыручы спорт төрләрен үстерү буенча да берничә проект әзерли. Бер сүз белән, милләт үсешендәге барлык мәсьәләләр дә безнең ныклы игътибар үзәгендә.

— Шул ук вакытта аңлашыла, дәүләт тарафыннан тиешле аңлау һәм яклау булган очракта гына Сез билгеләгән колачлы эш программасын, милләт мәнфәгатендә мөһим башлангычларны нәтиҗәле тормышка ашырырга мөмкин. Бу җәһәттән республиканың дәүләт власте органнары белән эш ничек оештырылган? Республиканың татар иҗтимагый оешмалары әлеге эшкә нинди өлеш кертә?

— Әлбәттә, дәүләт тарафыннан тиешле яклау булмаса, без шушы рәвешле иркен сулап эшли алмас идек. Бу җәһәттән республика Президенты Хакимиятенең дә, һәртөрле министрлык һәм ведомстволарның да һәрдаим ярдәмен, хуплавын тоябыз. Башкала, район һәм шәһәр хакимиятләре дә һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер. Үзебезнең проектларны тормышка ашыруда Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиллеге белән ныклы элемтә урнаштырылды. Русиянең Дәүләт думасы депутаты И. И. Гыйльметдинов рәислегендә Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе дә ярдәменнән аермый, хәлебез белән даими кызыксынып тора. Гомумән, бүген Башкортстанда милли-мәдәни, иҗтимагый оешмаларга киң сулыш алып эшләү, төрле милләт халыкларына нәтиҗәле үсеш өчен барлык уңай шартлар да тудырылган дияр идем. Эшләргә һәм үсешергә теләк кенә булсын!

Уртак эшкә республикадагы татар оешмалары да зур өлеш кертә. Аеруча 11 оешма актив эшчәнлек алып бара. Алар арасыннан мәсәлән, “Рамазан” үзәге Кандракүлдә балаларның җәйге лагерен, Болгарга сәяхәт оештыра. “Үзем уйныйм, үзем җырлыйм” баянчылар конкурсы да — аның хезмәт җимеше. “Сәхибҗамал” оешмасы “Ихлас” мәчетендә татар шигърияте кичәсе үткәрде, “Хәзинә” яшьләр үзәге “Тукай моңнары” конкурсында җиңүчеләрнең Казан шәһәренә сәфәрен оештырды. “Ак калфак” татар хатын-кызлары ассоциациясе авыр хәлле гаиләләргә спонсорлык ярдәме күрсәтү белән шөгыльләнә. “Азатлык” татар яшьләре берлеге “Нәүруз гүзәле” конкурсына, “Мин татарча сөйлим” проектына канат куючы булып тора, шулай ук “Татар гаиләсе” проектын гамәлгә ашыруга да зур өлеш кертә. Кыскасы, бүген республиканың татар оешмалары арасында тулы куәтендә аңлашып, килешеп эшләү бар дип ышанып әйтә алам. Һәм алар барысы да Башкортстан татарларының милли-мәдәни үсешенә, төбәктә милләтара һәм дин ара диалогны ныгытуга хезмәт итә. Киләчәктә башка халыкларның милли һәм иҗтимагый оешмалары белән дә шундый тыгыз, конструктив диалог урнашыр дип өметләнәм. Бу җәһәттән, төрле милли-мәдәни оешмаларны бер-берсенә якынайтуда Башкортстан халыкларының Дуслык йорты да активрак эш алып барырга тиеш, дигән фикердәмен. Чөнки безнең көч — бердәмлектә. Ә бердәмлекне ныгыту бу эш өчен җаваплы һәр структураның, һәр милли-мәдәни  берләшмәнең изге бурычы!

— Римма Әмировна, Сезнең белән сөйләшүдән аңлашылуынча, бүген республикада Башкортстан татарлары мәнфәгатендә чын-чынлап колачлы эш алып барыла. Бернинди “яшерен” тема-лар да, “астан” эш  итүләр дә юк. Барысы да ап-ачык, барысы  да күз алдында. Бу җәһәттән республикада яшәүче мил-ләттәшләрегезгә һәм күпмилләтле Башкортстан халкына ниләр теләр идегез?

— Без имин дәүләттә яшибез, русияле булуыбыз белән горурланабыз. Без — күпмилләтле һәм бу җәһәттән Башкортстан Русиянең йөзек кашы булып тора. Шушы мөһим хәзинәбезне алга таба да күз карасыдай кадерләп саклап, киләчәк буыннарга да түкми-чәчми җиткерсәк иде. Ирешелгән уңыш-казанышларны тагын да арттырып, дуслык һәм татулыкта яшәү — безнең мөкатдәс бурычыбыз! Шуны һәрвакыт хәтердә тотыйк.

Илдар Фазлетдинов әңгәмәләште.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»