21.06.2014 - Тормыш

Әткәй, кайда синең соңгы төяк, каен бармы каберең янында?..

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршыларга җыенабыз. Ләкин әле сугыш яланында ятып калган бик күп яугирләребезнең язмышы билгесез килеш кала. Бу хәлгә битараф булмыйча, аларның һәлак булган урынын билгеләү, каберләрен эзләү белән үзлегеннән шөгыльләнгән изге күңелле кешеләр бар арабызда. Башкортстанда унлап шундый ватанпәрвәр яши. Әйтик, Гафури районында Гүзәл ханым, утыз якташының каберен табып, бу хәбәрне аларның туганнарына җиткергән. 

1945 елның дәһшәтле августында Кытай җирендә һәлак булган 361 яугир арасында Башкортстаннан да җиде кеше бар. 

Казанда узган Бөтендөнья татар хатын-кызлары Конгрессында миңа тагын бер шундый изге җан — Зәкия ханым Вәлитова белән очрашырга насыйп булды. Әйе, очрашырга, ә Интернет аша танышуыбызга инде берничә ел. Зәкия ханым — ерак Сахалин утравында татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап килүче асыл зат, “Туган тел” татар-башкорт җәмгыяте җитәкчесе.

Көннәрдән бер көнне аңа Бочков фамилияле бер кеше сугыштан кайтмаган әтисенең каберен эзләве турында хәбәр итә. Ул узган сугыш юллары буйлап алты дистә елдан артык эзләсәләр дә, таба алмаганнар. Хәбәрсез югалган дигән кәгазе генә калган.

— Шул көннәрдә Сәүдә-сәнәгать палатасыннан делегат булып Кытайга юлланырга тиеш идем. Ниндидер эчке тоемлау Бочковның документларын алырга мәҗбүр итте. Кытайда аны тәрҗемәчегә күрсәттем, сездә дә совет солдатлары каберлекләре бар бит, димен. Иртә белән ишекне шакыдылар. Төн эчендә Бочковның кабере табылган, ул Кытайның Хейлунцзян провинциясендәге Суньу шәһәрендә җирләнгән икән, — ди Зәкия ханым.

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»