18.06.2014 - Тормыш

Үткәнен онытканның киләчәге юк

Әлеге изге эшне башлап йөрүчеләрнең берсе Вилсур Нәфыйков Миякәдәге киң билгеле “ЗаготСервис” җәмгыятен җитәкли. Легендар шәйморатовчы, полководец Асылгәрәй Нәфыйковның туганнан туган оныгы Вилсур Марат улын Сатый авылын бүгенге көндә данлап яшәүчеләрнең берсе дип әйтергә була. Хәер, Нәфыйковлар нәселе бик калын монда. Авылга нигез салган Сатый бабайга барып тоташкан көчле нәсел ул. Ватанга куркыныч янаганда Асылгәрәй кебек батыр яугирне, көчле икътисад өчен дөньяви көрәш кызганда Вилсур кебек тынгысыз малтабарны тудырган нәсел.

Моннан өч гасырга якын элек яшәгән Сатый бүгенге Сатый һәм Баязит авыллары арасында Өязе елгасы аккан тау итәгендә дөнья кора. Якыннарын, туган-тумачасын, дус-ишләрен бергә туплап, зур гына авыл булып яшиләр. Сатый карт дөнья куйгач, аныкылар белән баязитлылар арасында ниндидер бәхәс чыга һәм авыл икегә бүленә — бүген киң билгеле Сатый һәм Баязит авыллары барлыкка килә. Гасырлар узу белән Сатый карт нигез салган беренче авыл гына түгел, аның зур булмаган зираты да күздән югала башлый. Бер көрәштән икенчесенә күтәрелгән, һәрчак авырлык белән гомер кичергән сатыйлыларда аның кайгысы булмый. Ташландык зират өстендә мал йөри, калкулыклар акрынлап тигезләнә. Аны бөтенләй юкка чыгудан, тау битләве белән тигезләнүдән тирә-ягын сөреп иген чәчә башлау гына коткарып кала.

— Тамырларыбызны югалтырга хакыбыз юк, югыйсә, киләчәк буын үзебезне дә санга сукмас, искә алмас. Шушы уй белән Сатый бабабызның, аның уллары һәм кызларының, безнең 6-7 буын элек яшәгән туганнарыбызның якты истәлеге хөрмәтенә мәрхүмнәр яткан зиратны ихаталап алырга һәм ярымайлы истәлек ташы куярга булдык, — ди Вилсур Нәфыйков.

Авыл хакимияте мондый изге ниятне хуплап каршылый, халыкны өмәгә чакыра. Өязе буенда корбан чалына, эш бетүгә таганга эленгән казаннарда хуш исле аш пешерелеп, зур табын корыла. Авыл хәзрәте, ата-баба истәле­генә һәм башкарылган изге эшкә багышлап, Коръән Кәрим укый.

Туган төягенең үткәннәре белән ныклап кызыксынучы, даими эзләнүләр алып баручы тарихчы, Сатый мәктәбе директоры, шул ук Асылгәрәй батырның туганы Раяз Нәфыйков, Коръән укылганнан соң, авыл тарихын барлый, өмәгә дәррәү килгән авылдашларына кызыклы мәгъ­лүматлар җиткерә.

Сатыйның якташлар җәм­гыяте быел җәй авыл ти­рәсендәге тау чишмәләрен тәр­типкә ките­рүне, киртәләп алуны планлаштырган. Алдагы өмә­ләрнең берсе шушы изге гамәлгә багышланачак. Сатыйлыларның туган як тарихына ихтирамлы мөнәсә­бәте, табигатьне сакларга омтылуы — барыбыз өчен дә яхшы үрнәк ул. Халык юкка гына “Үткә­нен онытканның киләчәге юк!” димәгән.

Рәүф Хәкимов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Миякә районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»