18.06.2014 - Тормыш

Бәхет җирдән чыкмас, тирдән чыгар

Һәр эштә иң мөһиме — үз алдыңа максат кую. Күгәрчен районында яшәүче Зилә һәм Фәиз Ваһаповларның  гаилә девизы нәкъ шундый. Алар куйган максатларына ирешкән — бер ел элек үзләре яшәгән  Күгәрчен авылында хуҗалык товарлары кибете ачкан.

Ул көн авыл халкы өчен күңелле бәйрәмгә әверелә, Ваһаповларның кибет ачу тантанасына олысы-кечесе җыела. Бусаганы берен­челәрдән булып атлап узучы ут күршеләре Миңнебай абый Вәлитов исә, иң беренче сатып алучы буларак, хуҗалар әзерләгән бүләккә ия була. Махсус чакырылган мулла изге теләк­ләрен теләп, дога кылганнан соң, Зилә ханым эш көнен өлкәннәргә хәергә чәй таратудан башлый. Шул арада чалт аяз зәңгәр күктә әллә каян болыт пәйда булып, коеп яңгыр явып үтә. Табигать юмартлыгын изге эшкә тотынучы гаиләгә муллык, байлык килеп торуына юраучы авылдашлары берсе дә биредән буш чыкмый. Һәркайсы хуҗалыкта кирәк әйберне сайлап алып, авылларында шундый кибет ачылуга сөенеп кайтып китә.      

Ваһаповларның сәүдә эше дә көйле башлана, ә бер ел эчендә ныклы юнәлеш алып өлгерә. Алар халыкка кирәкле күптөрле хуҗа­лык товарларын Уфадан, Стәрлетамактан алып кайта. Кибеттән көнозы­нына кеше өзелми.

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»