05.06.2014 - Тормыш

Алтын боҗраның гаҗәеп шәһәре

Владимир өлкәсе Суздаль шәһәренә командировкага бару билгеле булгач, зур дулкынлану белән юлга әзерләндем. Уфадан меңнән артык чакрым ераклыкта урнашкан 1000 елга якын тарихлы музей-шәһәр белән танышу кызыклы һәм бик мавыктыргыч тоелды. Төрле чыганаклардан аның тарихына күз салдым.

Тарих ни сөйли?

Шәһәр буларак, Суздаль 1024 елда телгә алына, бу чор крестьяннарның баш күтәрүе, христиан динен кабул итү белән билгеле.

XI гасыр башында Суздаль Киев дәүләте составына кергән, ә берничә елдан Владимир Мономах биләмәсе булып киткән. Тиздән Ростов-Суздаль князьлегенең башкаласы итеп сайланган. Бу чорда Суздальдә Кремль, Успений соборы, беренче чиркәү төзелә.

Владимир Мономах үзе исән чакта ук Суздаль җирен улы Юрий Долгорукийга тапшырган. Әтисе кебек үк, Юрий Долгорукий да шәһәрне үстерүгә күп көч салган, монастырьлар, чиркәүләр төзеткән. Шәһәр сәяси яклап та көчәйгән. Ә менә Юрий Долго-рукийның вафатыннан соң, идарә аның улы Андрей Боголюбскийга күчкәч, ул көч югала башлаган һәм шәһәр Владимир-Суздаль князьлегенә кушылган, башкаласы итеп Владимир шәһәре сайланган.

Андрей князьне фаҗигале рәвештә үтерәләр, Суздальгә Всеволод III хуҗа була һәм шәһәр тагын үсеш юлына баса. Владимир IIIтән соң князьлек итү аның ике улына тапшырыла. Улы Юрий Успений соборын үзгәртеп төзетә, һәм ул Раштуа соборы дип атала башлый.

1238 елда Суздаль авыр көннәр кичерә — аңа татар-монголлар  һөҗүм итә. Шәһәр талана, яндырыла, халкы әсирлеккә төшә.  Кешеләрнең беразы Ризоположение чиркәвендә яшеренеп кала. Юрий Всеволодович яуда һәлак була.

Татар-монголлар явыннан соң Тверь, Суздаль, Мәскәү князьләре власть өчен көрәшә. Бу чорда шәһәрдә Спасо-Евфимий һәм Покров монастырьлары төзелә.

Cуздаль янә XIV гасырда гына көч ала, Суздаль-Түбән Новгород князьлегенең үзәге була. Һөнәрчелек үсешә. Биредә хәтта үз акчаларын сугалар.

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»