04.06.2014 - Тормыш

Балачакның якты утравы

Монда килеп керсәң, үзеңне умарта күченә эләккәндәй тоясың: беркем тик тормый, һәркайда эш кайный, бер бүлмәдән талгын гына музыка агыла, монда вокалчылар шөгыльләнә, менә монда өздереп гармун уйныйлар —  “Ирәндек” халык уен кораллары ансамбле егетләре кулларында сандугач сайратамыни!

Бу бүлмәдә тынлык дип ишекне ачсаң, берничә бала, тактадагы шахмат фигураларына карап, тын калган, алар өчен бөтен дөнья, бөтен мәгънә — шул сыннарда. Арытаба узсаң, нәрсәдер турында кызып-кызып бәхәсләшүчеләргә тап буласың, болары яшь хәбәрчеләр икән.

“Миллениум” биючеләре шөгыльләнгән спорт залыннан да тиз генә узып китеп булмый, шыбыр тиргә батып репетиция үткәрүче балаларны күреп, бер биюне сәхнәгә чыгарыр өчен генә дә күпме көч салына дип уйлыйсың. Арытаба бассейн икән, тренер сыбызгысы һәм суда колач җәеп йөзүче спортчыларның тавышы гына ишетелә. Менә шулай — һәр көнне, һәр сәгатьтә, һәр минутта. Әгәр дә эш шулай куелмаса, һәр нәрсә минутына кадәр уйланылмаса, укучылар белән үз эшенә фанатларча бирелгән педагоглар шөгыльләнмәсә, “Русиядә иң яхшы өстәмә белем бирү учреждениесе” исемен яулап булыр идеме?

— Безнең үзәк — югары категорияле өстәмә белем бирү учреждениесе. Максатыбыз — күпкырлы шәхес тәрбияләү, балаларга киләчәк һөнәрләрен сайлауда булышлык итү, сәләтләрен ачу. Узган ел ахырында Балалар иҗат үзәгенә 50 ел тулды, шушы еллар эчендә зур педагогик тәҗрибә тупланган, — ди директор Гүзәл Зайруллина.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: ул үзе дә әлеге үзәккә 22 ел хезмәт иткән педагог, югары квалификация катего-риясенә ия, Русия Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән, “Башкортстан Республика-сының мәгариф отличнигы”. Хәзер Гүзәл Шакир кызының бүләкләренә “Ел директоры” дигән истәлекле билге дә өстәлде.

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»