31.05.2014 - Тормыш

“Алар - безнең горурлыгыбыз!”

Өлкәннәр генә батырлык эшләргә сәләтле дип кем әйткән?   Балалар арасында да геройлар күп. Өлкән кеше ут дөрләгән өйгә керергәме-юкмы дип икеләнеп торганда балаларның тиз генә ялкын эченә яисә  суда тыпырчынучы кешене тартып чыгару өчен чоңгылга   ташлануы турында ишетеп-белеп торабыз. Менә бер мисал. Былтыр Татарстанның Ял Чаллы шәһәрендә 12 яшьлек үсмерне бүләкләделәр. Үлгәннән соң. Батырлык орденын аның өчен үзе дә Чечня герое булган әтисе алды. Май аенда аның улы Данил Садыйков суы югары көчергәнешле электр тогына эләккән фонтанга егылган 9 яшьлек Андрейны үлемнән коткарырга омтылган. Бала суга төшкәч якын-тирәдәгеләр кычкыра, ярдәмгә чакыра башлый, ә Данил шул мизгелдә аның артыннан фонтанга сикерә. Малайлар икесе дә токка сугылып, су төбенә китә. Аларны хокук сакчылары тартып чыгарган. Андрей терелә, ә менә Данилны коткарып кала алмыйлар...

Данил Садыйков — Татарстанда Батырлык орденының иң яшь кавалеры. Бәла булган урында чәбәләнүче өлкәннәрдән алда фонтанга сикерергә аны нәрсә этәргән? Гомумән, геройлар кайда үсә, аларны кем тәрбияли?

Евгений Морозов: “Мин герой түгел!”

Ирина Мамаева коткаручысы  Евгений Морозов белән.Туймазы шәһәрендә урнашкан индустриаль техникумның даны еракларга таралган. Биредә үсмерләрне җәмгыятькә нәкъ бүген кирәкле эшче һөнәрләргә укыталар. Соңгы елда техникумның данын арттыручылар санына, һичшиксез, Евгений Морозов белән Виталий Черепановны да кертергә була. Алар — гомерләрен куркыныч астына куеп, башкаларны үлемнән коткарган геройлар.

Бу хәл җәйнең иң эссе көннәренең берсендә — 17 июльдә була. Евгений районның Югары Троицкий юлыннан мотоциклда китеп барганда алдагы машинаның кинәт юл читенә каплануын күрә. Баксаң, тауга күтәрелгәндә аның  тәгәрмәче шартлаган икән. Озак уйлап тормастан, Женя машина янына атыла һәм тиз арада аннан кешеләрне чыгару чарасын күрә. Аннары, аларны булдыра алганча тынычландырып, “Ашыгыч ярдәм” чакырта.

— Евгений коткарган кешеләрнең берсе мин идем, — диде безгә үсмернең укытучысы Ирина Мамаева. — Ял вакытында күлгә коенырга барган идек. Ни булганын абайларга да өл-гермәдек, мизгел эчендә машинабыз юл читенә әйләнеп төште. Без кысылып калдык. Шунда кемнеңдер көчле куллары мине машина эченнән тартып алды. Соңыннан гына аның үземнең укучым икәнен күрдем. Безне “Ашыгыч ярдәм” машинасына утыртып җибәргәч тә әле ул, авария урыныннан китмичә, машинаны эвакуаторга төяп озату хәстәрен күргән. Шундый укучың белән ничек горурланмыйсың инде! Төрле хәл була ала иде бит, машина шартлау куркынычы да бар иде...

Женя — тыныч холыклы, оялчан малай. Үзен ниндидер батырлык эш-ләгәнгә исәпләми. “Бигрәк изге күңелле, ярдәмчел”, ди аның турында укытучылары. Ул — әнисенең бердән-бер улы, кыюлык, тәвәккәллек сыйфатларын картәтисе тәрбияләгән. Күптән түгел Женя, укуын тәмамлап, 3нче разрядлы токарь һөнәренә ия булган. Аны бүген теләсә нинди заводта колач җәеп каршы алачаклар, чөнки Туймазы индустриаль техникумында белем алучылар һәркайда да югары бәяләнә. Ә инде Евгенийга хас чын ирлек сыйфатларына ия булган егетләр — һәр коллектив өчен табыш. Аның үзенең планнары башкачарак. “Тәүдә Ватан алдындагы бурычымны үтәячәкмен”, — ди. Хәрби хезмәттән ул тагын да ныгып, чыныгып кайтыр, дип ышанасы килә.

Виталий Черепанов: “Кем икәнен дә белми калдым...”

Һәрнәрсәгә өлгер  Виталий Черепанов.Виталий Черепанов Серафимовка поселогында туып-үскән. Былтыр җәй поселок янындагы күлләрнең берсендә ял иткәндә аның игътибарын 9-10 яшьлек балалар җәлеп итә. Алар, бернәрсәдән курыкмыйча, күлне әйләндереп алган таш блоклар өстеннән бер-берсен куыша. Суның тирәнлеген яхшы белгән Виталий үзе иптәшләре белән гәпләшә, үзе малайлардан күз яздырмый. Шулвакыт бер бала күлгә чәчрәп барып төшә һәм тыпырчына башлый. Юри кылана, дип, дуслары, аның ягына бармаклары белән төртеп күрсәтә-күрсәтә, көләргә тотына.

— Мин, аның бата башлаганын сизеп, тиз генә күлгә сикердем һәм ярга таба тарта башладым. Ул миңа чытырдап ябышты да аска сөйрәргә кереште. Тырыша торгач, тәки ярга алып чыктым. Өстенә яптым, бераз селкетеп алдым. Син бата башладың бит, дим. Йөзә белмим, ди ул, үзенең тешләре-тешкә тими. Яр буенда кеше күп иде, мин малайның дусларына өенә кайтырга ярдәмләшергә кушып киттем, — ди ул вакытта 15 яшьлек булган Виталий.

Малай шок хәлендә булган, күрәсең. Коткаручысының исемен сорашырга өлгермәгән. Виталий үзе дә аның исемен белми. “Серафимовка мәктәбенең 5нче сыйныфында укыганын гына әйтте. Бервакыт мәктәптә очрашкач, миңа озак кына карап торды, таныды, ахры”, ди ул.

Абыйсы белән Виталийны казанлыкта оператор булып эшләгән әни-ләре ялгызы үстерә. Виталий электрик һөнәрен сайлаган. “Тыштан басынкы, оялчан күренсә дә, бик актив егет. Техникумда үткән барлык чараларда катнаша, сәнгатьле итеп шигырь укый. Күптән түгел узган чарада укытучылар турындагы шигырен ишеткәч, күзләргә яшь килде”, — ди техникум директоры Илвира Насыйбуллина.

Виталий пөхтәлеге, һәрнәрсәдә тәртип яратуы белән дә укытучыларның ихтирамын яулаган. Ул яшәгән бүлмә — иң чистасы, яктысы, һәрнәрсә үз урынында, ди алар. Техникумга ветеран-педагоглар килсә дә, иң элек Черепанов яшәгән бүлмәгә кереп чәйләп чыга икән. Әйткәндәй, бу уку йортында буыннар бәйләнешен саклауга һәм ныгытуга җитди игътибар бирелә.

Женя белән Виталий — азсүзле үсмерләр. Чын геройлар шундый булырга тиештер дә. Чат саен эшләгән батырлык турында кычкырып йөрми алар, ә каяндыр ишетеп, сорашучылар алдында оялып, бер-ике сүз белән генә җавап бирә.

Батырлык эшләүгә мәктәптә дә, китаплардан укып та өйрәнеп булмый. Бу — кешенең күңел таләбе. Аның булмышы шундый, ул батучылар яныннан да, янган өй турыннан да, бәлагә таручылар кырыннан да тыныч кына үтеп китә алмый. Андый кешеләр күп арабызда. Ләкин шулкадәр тыйнаклар, шуңа да без кайчак алар турында белми дә калабыз. Ә белергә тиешбез. Бигрәк тә үсеп килүче буын герой яшьтәшләрен белергә, алардан үрнәк алырга тиеш. Алар турында күбрәк сөйләргә, белергә һәм хөрмәтләргә кирәк. Бу балаларны җәмгыять тә, дәүләт тә зурласын иде. Әйткәндәй, Евгенийның да, Виталийның да батырлыклары,  Данил  Садыйковныкыннан ким булмаса да, әлегә дәүләт  тарафыннан билгеләнмәгән. Моны үс-мерләрнең укытучылары, бигрәк тә Ирина Мамаева, өзелеп көтә.

Резеда Галикәева.

Туймазы шәһәре.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»