27.05.2014 - Тормыш

Бәхете - тынгысызлыктан

Шәһәрнең “Кәчәү” дип йөртелүче бистәсе зур бер авылны хәтерләтә. Халык үз йорты белән яши. Биредәге сигез меңгә якын кешенең байтагын ветераннар тәшкил итә. Аларның Советы рәисе — сиксән өч яшьлек Гафур Сабиров. Ветераннар менә ун ел инде ару-талуны белмәс шушы җитәкчегә ышаныч күрсәтә. Өлкәннәр сулышын тойганы, алар хәстәрлеге белән көн иткәне өчен Гафур агага рәхмәтле, ихтирамлылар, чөнки һәрберсенә ярдәмгә килергә әзер ул.

Нинди мәсьәлә белән генә мөрәҗәгать итмиләр аңа! Элекке педагог Нәсихә Айтуганова, мәсәлән, өенә су линиясе үткәрүне сорап керә. Шул көнне үк Сабиров “Водоканал” начальнигына мөрәҗәгать итеп, мәсьәләне уңай хәл итә. Шул ук ханымга инвалидлык юллап та бирә ул. Аның хакында шәһәрнең Ветераннар советы рәисе Людмила Бәйрәмова тикмәгә генә болай дими:

— Безнең иң актив җәмәгать эшлеклесе ул. Гафур Сабир улы бөтен чараларда, бәйрәм тантаналарында катнаша.

Л. Бәйрәмова тапшырган Почет грамоталары, шәһәр хакимиятенең Рәхмәт хатлары Гафур аганың тынгысыз хезмәте хакында сөйли.

Максатка ирешүчәнлек үрнәген аңа әтисе Сабирҗан күрсәтә. Колхозлашу чоры башлангач, “кулак тамгасы” тагып, НКВД кешеләре аны амбарга ябып куя. Икенче көнне сөргенгә озатмакчы булалар үзен. Сабирҗан моның белән һич тә килешергә теләми, кулак түгел-леген исбатлау өчен көрәш башларга уйлый. Тәүдә бикле амбардан котылырга кирәк.

Ул амбар нигезенә игътибар итә, анда зур-зур ташлар өелгән... Ул аларны кузгату, тартып алу эшенә керешә. Ниһаять, гәүдәсе сыярлык тишек барлыкка килә. Шуннан чыга да урманга таба йөгерә. Көндезләрен качып ятса, төнлә Уфа ягына юл ала. Берничә көннән соң ул таныш адвокаты Абдрахман белән очраша, хәлне сөйләп бирә.

Сигез яшеннән Сабирҗан карт әтисе Мөхетдиндә ялчы булып эшли. 12 ел аңа хезмәт итә. Мөхетдин байның сыерлары, сарыклары, умартасы, хәтта ашлык сугу машинасына кадәр була. Сабирҗан аның малларын карый, сәүдә итәргә дә өйрәнә.

Хезмәтчесе өйләнергә уйлагач, Мөхетдин аны башка чыгару өчен өй салып бирә. Никах туенда исә Сабирҗанга дүрт ат, ике сыер, сарыклар һәм ашлык сугу машинасын бүләк итә. Менә шушы мөлкәт аркасында аны кулак дип гаепләмәкчеләр. Боларның һәммәсен адвокатына җиткерә. Алар Мәскәүгә, Сталин исеменә хат язып сала.

Җавап озак көттерми. Районның НКВД кешеләре бу мәсьәләгә ачыклык кертергә тиеш була. Алар үзләре үк җибәргән хатаны аңлый: Сабирҗан кулак түгел, ул байда хезмәтче генә булган.

...Гафур Сабиров гомер юлына кыскача байкау ясагандай булды.

Тегүчелек һөнәрен үзләштереп, Туймазы фабрикасында эшли башлагач, Балтач ягындагы әтисеннән хат килеп төшә: кайт, берүзем дөнья көтә алмыйм. Өч малае сугыштан кайтмаган, яу кырында ятып калган Сабирҗан Гафурының үзе янында булуын тели.

Кизгәнбаш авылында хатыны Рәзилә белән алар кечкенә кибетне кабул итеп ала, икәүләп сату эшенә керешәләр. Халык ихтыяҗын өйрәнеп, нинди әйбер кирәк, Гафур шуны алып кайтырга тырыша. Кибет планын айдан-айга арттырып үти башлый, башкалар өчен үрнәк күрсәтә, “Райпотребсоюз” данын да күтәрә. Шул чорда колхоз рәисе Г. Имаев иркен кибет төзеттерә.

Г. Имаев туган авылына кайтып киткәч (анда рәис итеп сайлана), колхозның яңа җитәкчесе белән конфликт барлыкка килә. Дефицит товарны берәүгә дә сатмыйсың, ди яңа хуҗа. “Мин моны эшли алмыйм. Минем пайчыларым бар, алар мәнфәгатен үтәргә тиешмен, — ди Г. Сабиров. — Райподан рөхсәт алыгыз...”

Совет властеның илле еллыгы алдыннан урындагы партия оешмасы секретаре алдынгы сатучыны КПСС сафларына әзерли. Кандидатлык стажын үткән була Гафур. Райком бюросына киләләр. Шунда колхозның яңа рәисе бу эшкә аркылы таяк тыкмакчы була. Ул оештыру-партия бүлеге мөдире белән дус, аңа: “Сайлау вакытында Сабиров безнең кандидатка каршы төште...” — ди. Бюрода мөдир шуны сөйли һәм мондый кешенең партия сафларына керергә лаек түгеллеген әйтә. “Син кемне әзерләп китердең?” — дигән сорау белән бюро әгъзалары партоешма секретаре Әлетдиновка ябырыла. Ул исә: “Беренче тапкыр ишетәм. Андый хәлнең булганын хәтерләмим”, — ди.

Инде Гафурга сүз бирәләр. Ул:

— Мин бик зур бүләк алып килдем бюрога, — дип башлый сүзен. — Совет властеның 50 еллыгы уңаеннан үткәрелгән республика конкурсында безнең кибет җиңеп чыкты. 10 октябрьгә уньеллык планны үтәү хакында “Райпотребсоюз” җитәкчесенә рапорт бирдем.

КПСС райкомының беренче секретаре Гафур Фаткуллин, мәсьәләгә ачыклык кертүне сорап, бюро әгъзаларының берсен райподагылар белән сөйләшү өчен чыгарып җибәрә. Тиздән кайтып, ул Г. Сабиров әйткәннәрнең дөреслеген раслый.

— Нишләп без бу хакта белмибез? Нигә район гәзитендә бер хәбәр дә булмады? — ди “беренче” һәм Гафурга рәхмәтен җиткерә. Шуннан соң аны партиягә берсүзсез кабул итәләр. Шул елда Г. Сабировны “Башсоюз” үткәргән съездга делегат итеп тә сайлыйлар, президиумга ук утыртып куялар.

Берничә елдан соң Сабировлар Нефтекама шәһәренә күченеп килә. Монда да ул байтак еллар сәүдә челтәреннән аерылмый, ОРС системасында эшли. Тәүдә базада экспедитор булса, аннары гастрономда директор урынбасары, “Кама” кибетендә алты ел директор йөген уңышлы тарта. Кибетне алдынгылар рәтенә чыгаргач, шәһәр комитеты бюросы аны артта сөйрәлгән “Заря” кибетенә җитәкче итеп тәгаенли. Һәр очракта коммунист Сабиров тырышлык, уңганлык, коллективны туплый алу үрнәген күрсәтә.

Бу чорда ул Союзны аркылы-буй дигәндәй йөреп чыга. Теге яки бу товарны алып кайту, чит республикаларның сәүдә оешмалары белән килешүләр төзү өчен, гадәттә, командировкаларга Г. Сабиров китә, чөнки мәсьәләнең “төбенә тоз коеп”, эшен җиренә җиткереп кайтачагына ышаналар. Әтисеннән алган ныкышмалылык, максатына ирешүчәнлек һәрчак аңа юлдаш була.

Каршылыкка очрагач, бермәлне ул хәтта Мәскәүдә Зыя Нуриев кабинетына үтеп керә. Олы җитәкче якташы соравын уңай хәл итеп җибәрә.

Җитмеш яшькә кадәр эшли ул. Соңгы егерме бер елы нефть тармагы җиһазлары җитештерү заводы белән бәйле. Биредә теплица хуҗалыгын җайга салып җибәрә. Байтак предприятие ул чорда үз коллективы өчен яшелчә үстерү белән шөгыльләнде, ләкин берсе дә Гафурны уздыра алмады. Иң иртә өлгерә торган кыяр һәм помидорны нәкъ менә аның комбинаты ашханәгә бирә, эшчеләргә сату өчен җитештерә.

Хатыны Рәзилә дә җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Тикмәгә генә үзен берничә тапкыр шәһәр Советына депутат итеп сайламыйлар. Сәүдә челтәрендә намуслы хезмәт итеп, лаеклы ялга чыга ул. Хәзер икәүләп ихатада яшелчә үстерәләр.

...Күптән түгел мин аны шәһәр урамнарының берсендә очраттым. Май бәйрәмнәреннән соң тагын җәмәгать эшенә башы-аягы белән чумган иде тынгысыз ветеран.

Эдуард Әгъзамов.

  Нефтекама шәһәре. 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»