27.05.2014 - Тормыш

Якташыбыз яткан туфрак туган якка кайтты

1941 елның 10 августында дөньяга килгән Фәнил Басыйров үзен белә башлаганнан бирле әтисен эзли.

— Мин әтием яуга китеп ун көн үтүгә туганмын. Сугыш утында янган әтиебезнең төсе, дәвамы булып яшим бу дөньяда. Әле булса әтинең фронттан кыр почтасы адресы белән килгән ике хатын һәм аның туган илебез азатлыгы өчен батырларча һәлак булуы турында хәбәрне күз карасыдай саклыйм, алар минем өчен әтиебезнең соңгы сәламе бит, — дип ирексездән яшьләнгән күзләрен кул сырты белән сөртә Фәнил Хәбир улы.

“Кара кәгазь” алган Минзифа Басыйрова ике баласын ничек тә ятимлек җиленнән сакларга тырыша.

— Әтиебезнең сугыштан исән кайткан туганнары да безне ташламады, үз гаиләләре, үз балалары белән тиң күрде, хәстәрләп яшәде, рәхмәт аларга! — ди дүрт дистә елдан артык урындагы хуҗалыкның алдынгы механизаторы булган, 30 ел комбайнда эшләгән, бихисап мактау грамоталарына, җиңүче билгеләренә, чемпион тасмаларына лаек булган Фәнил Басыйров.

Фәнилдән ике яшькә генә өлкәнрәк Фәния, яшьтәше һәм сыйныфташы, үзе кебек сугыш ятиме Рифкать Шаһаповка кияүгә чыгып, менә дигән ике малай үстерә, колхоз эшендә дә ким-хур булмый. Әйткәндәй, Орел өлкәсе өчен барган алышларда башын салган Хәбир Басыйровның һәм аның, шулай ук сугыштан кайта алмаган авылдашы Шәмсетдин Шаһаповның дәвамы булган оныклары Нәҗип белән Рәфил Шаһаповлар — бүген Әлшәйнең күренекле егетләре, танылган җитәкчеләр. Фәнил Хәбир улының тату гаиләсендә дә берсеннән-берсе акыллы дүрт бала үсә — ике кыз һәм ике малай.

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»