24.05.2014 - Тормыш

Күкләрдән сез эзләмәгез – бездә яши йолдызлар!

“Кызыл таң”ның махсус проекты республика буйлап сәяхәтен үзәктән ерак районнардан башлады. Моңа кадәр Тәтешле, Яңавыл, Күгәрчен, Федоровка, Стәрлебаш һәм башка районнар башкала тамашачысы алдында мәйдан тоткан булса, узган шимбәдә Благовар районының сәнгать осталары Уфа “Нур” татар дәүләт театры сәхнәсен балкытты.

17 май кичендә “Нур” театрына  халык аеруча күпләп агылды. Бәйрәм урамнан ук сизелә иде. Биредә Рифкать Исламов үзенең агач җиһазлары, умарталары, Дмитрий Школин тимерне бөгеп, челтәрләп эшләгән әйберләр күргәзмәсе белән каршы алды. Ә фойеда сабантуймыни! Халык гармун, курай моңнарына кинәнә, дәртләнеп китеп биергә төшкәннәр дә бар. Кемдер сату-алу белән мәшгуль. Район кулланучылар җәмгыяте тәкъ­дим иткән камыр ризыкларын, Башкортстан ит компаниясе товарларын алалар. “Благовар” кошчылык заводы стендлары яныннан да кеше өзелми. Билгеле фоторәссам Рамил Килмә­мәтов күргәзмәсе янында фото геройлары да бар. Бәрәкәтле төбәкне төяк иткән татар, башкорт, урыс, украин, немец һәм башка халыкларның туганлыгы да, чәмләнеп хезмәт салучы авыл эшчәннәренең уңганлыгы да — барысы да тулы чагылыш тапкан биредә.

Тамашачыларның күпчелеге рухи азыкка сусап килгән иде. Районның үткәне, бүгенгесе, күренекле шәхесләре турындагы күргәзмә янына халык күпләп җыелды. Туган якларын сагынып килүче якташлар, төбәкнең кияү-киленнәре, кунаклар зур дулкынлану белән залга узды. Кемнәр генә юк тамашачылар арасында — районның шәрәфле шәхесләре, ак яулыклы апалар янында тальян тартучы абзыйлар, шәһәр зыялылары, тамашага районнан махсус килгән авыл кешеләре дә бар иде.

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»