20.05.2014 - Тормыш

Полиция гүзәле

Дүрт-биш яшьлек кыз әтисе белән машинада эчке эшләр бүлеге яныннан узып барганда бармагы белән тәрәзәгә төртеп күрсәтеп: “Үскәч мин шушында эшләячәкмен!” — дип белдерә. Әтисе ул вакытта көлеп кенә куйса да, күрәсең, кызчыкның сүзләре Ходай Тәгаләнең “амин” дигән чагына туры килгәндер, Лилия башка бер һөнәр турында да уйламый, Нефтекама нефть колледжын тәмамлап, Краснокама эчке эшләр бүлегендә эшли башлый. Читтән торып юридик институтка укырга керә.

— Эштә без ирләр һәм хатын-кызларга бүленмибез, һәрберебезгә шул ук таләпләр куела, шул ук нормативлар, шул ук тимер дисциплина. Бу кагыйдәне мин бирегә эшкә килгәч тә төшендем. Шуңа да, никадар авыр булмасын, үз-үземне кызганырга ирек куймадым, балавыз сыкмадым. Иң авыр чакларда бары тик әти-әнидән генә юаныч эзләдем. Бирегә эшкә килгәндә миңа нибары 19 яшь иде. Әлбәттә, авыр булды, әмма коллектив яхшы иде, өлкән коллегаларым ярдәм итте, шулай итеп эшкә кереп киттем. Хәзер мин үземне полициядән башка күз алдына да китерә алмыйм, — дип сөйли Лилия Габдрахманова.

Лилия Нефтекамада туып үсә. Мәктәп елларыннан ук җиңел атлетика белән шөгыльләнә, бу исә аңа югары физик әзерлек таләп итүче һөнәр иясе булырга ярдәм итә. “Ә менә хәрби коралны кулыма тотканым юк иде, монда килгәч, атарга өйрәндем”, — ди кыз.

Лилия бүген личный состав белән эшләү төркеменең өлкән белгече. Эштә — таләпчән, җаваплы өлкән лейтенант, өйдә — ире өчен кайгыртучан хатын һәм кечкенә кызына назлы әни. Тыштан мөлаем, чибәр кызның ныклы басып йөрүендә, сөйләшүендә тимер характеры сизелеп  тора.

— Мин һәрвакыт үземне табигый яшемнән өлкәнрәк итеп тойдым. Яшьтәшләрем клубларда, дискотекаларда күңел ачканда, алай итеп вакыт үткәрүнең бер кызыгын да тапмадым, башка максатлар, башка уйлар белән яшәдем. Ә инде полиция бүлегендә эшли башлау белән һөнәремнең үземә никадәр ошаганлыгын аңладым, эш мине чыныктырды, бик күп нәрсәләргә карашымны үзгәртте, — ди Лилия.

Лилия бүлектә үткән спорт ярышларының барысында да катнаша. Ә узган ел ул “Башкортстан полициясе гүзәле” республика бәйгесендә катнашып, икенче урын яулады.

— Һәрвакыт форма киеп йөр-гәннән соң, кичке күлмәк, үкчәле туфлиларга күчү кыен булмадымы соң? — дип сорыйм аңардан.

— Дефиле, чыннан да, бәйгенең иң авыр мәле булгандыр, ун сантиметрлы үкчәле туфли киеп, кояштай елмаеп сәхнәдә йөрү мөмкин түгел кебек иде, әмма аю да биергә өйрәнә диләр, тырышлык салсаң, һәр нәрсәнең нәтиҗәсе була. Без дә матур итеп сәхнәдә йөрергә өйрәндек, — дип елмая Лилия.

Ә менә хәрби коралдан ату, йөзү ярышларын, каршылыклар полосасын бик җиңел үтә ул. Милли киемнәрдән, кичке күлмәктән чыгу, аш-су, иҗат бәйгесе катлаулырак булса да, аларын да уңышлы үтә Лилия һәм бәйгедә икенче урынга чыга. Бу җиңү, әлбәттә, аның үзе өчен дә, эчке эшләр бүлеге өчен дә зур вакыйга була. 

— Безнең эш бик кырыс, авыр, берничә ел эшләүгә кешенең характерында, үз-үзен тотышында, сөйләшүендә эз калдыра, әмма вазыйфаң буенча нинди генә начар күренешләр белән очрашырга туры килмәсен, хатын-кыз һәрвакыт мөлаем, җылы, назлы булып калырга тиеш. Шуңа да мин тормыш иптәшемә һәм кызыма күбрәк вакыт бүләргә тырышам, ял көннәрендә урманга, табигать кочагына чыгабыз. Эш никадәр мөһим булмасын, кеше өчен гаилә — иң кадерлесе, һәр хатын-кыз моны истән чыгармаска тиеш, — ди Лилия Зикаф кызы.

Яшь булса да, төпле акылга ия ханым тормышта баш әйләндерерлек планнар кормый, аның бар теләге — баласын исән-сау үстереп, яхшы белем бирү, яраткан эшендә җәмгыятькә файда китерү. 

— Кеше җиргә юкка гына килми, безгә бирелгән гомерне мәгънәле, файдалы итеп яшәргә кирәк. Гомер ничек яшәсәң дә үтә ул. Үзеңнән соң матур эз калдыру мөһим, — дип фикер йөртә өлкән лейтенант.

Лилиягә карап, аны һич кенә дә “көчсез зат” дип булмый. Киресенчә, ул — көчле рухлы, сабыр һәм түземле хатын-кыз затының лаеклы бер вәкиле!

Гөлнара Гыйлемханова,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Краснокама районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»