11.03.2014 - Тормыш

Рухи тормышның иң матур чәчәге

21 февраль, белүебезчә, Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелде. Бу уңайдан шәһәр, район мәктәпләрендә телгә багышланган чаралар игътибар үзәгендә булды.

Нуриман районының Красная Горка гомуми белем бирү мәк­тә­бендә Туган тел бәйрәме семинар рәвешендә үтте. Аның программасы аеруча бай иде. Бу көнне иртә белән аерым сыйныфларда татар теле һәм әдә­бияты, башкорт теле һәм әдә­биятларын­нан дәрес­ләр онлайн рәвешендә үткәрелде. Район мәктәпләреннән килгән тел  укытучылары  Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында туган телләр укыту, аның проблемаларын һәм хәл итү юлларын тикшерде.

Һәр дәрес аерым бер үзен­чәлек белән игътибарга лаек иде. Мәсәлән, 20 ел педагогик стажлы югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмилә Гыйльванова өченче сыйныфта “Антоним сыйфатлар” дәресен  онлайн рәвешендә үткәрде. Дәрес вакытында укучылар, антонимнар кулланып, табышмаклар чиште, мисаллар язды, күнекмәләр эш­лә­де. Шунысы  игътибарга лаек: Рәмилә Рафаил кызы — “Әллүки” балалар журналын үзе укыткан сыйныф белән ел да язылып укучы­ларның берсе. Аның дәрес­лә­рендә журнал укыту әсбабы буларак кулланыла. Дәрес азагында өченчеләргә бүләк итеп, ул “Әллүки”нең яңа санын таратты.

Алтынчы сыйныфлар белән әдәбият дәресен 27 ел педагогик стажлы югары категорияле татар теле һәм әдә­бияты укытучысы  Ма­рат Сакаев үткәрде. Укучылар Равил Фәй­зул­линның “Күмәч пешерүчеләр җыры” шигырен өйрәнде, өстәлдәге кабарып пеш­кән ак күмәч дәрес символы булды.

Семинарның икенче өлеше актлар залында үтте. Монда, мәктәп укытучылары белән бер­рәттән, югары сыйныф укучылары да бар иде. Интерактив тактада телгә кагылышлы таблицалар, саннар китерелде.

Туган тел бәйрәменә мәктәп коллективы, укучылар якташлары, шагыйрә Халисә Мөдә­ри­со­ваны чакырган. Мәктәптә, аның иҗа­ты­на багышлап, бай стенд әзер­ләнгән.

— Байгилде мәктәбендә укыганда билгеле язучы, ша­гыйрь­ләрне якыннан күрү, алар­ның иҗаты белән танышу бәхете тиде. Күрше Бикморзадан Ярулла Вә­лиев, Байгилдедән Зиннур  На­сыйбуллинның чыгуы да минем киләчәк язмышыма, иҗа­тыма зур йогынты ясагандыр. Рәми Гарипов берен­че­ләр­дән булып минем шигырь­ләремә бәя бирде. Мәктәп директорыбыз Ришат Исмәгыйлев безне әдә­биятны яратырга өй­рәтте, минем тормышымда дө­рес юл табуыма, иң тәүдә, укытучыларым, мәк­тәбем зур этәр­геч бирде, рәхмәт аларга, — диде Халисә Сәгыйть кызы. 

Очрашу барышында укучылар  һәм  үзәк китапханә хез­мәткәре Галия Сабирова  Халисә Мөдә­рисованың җырларын башкарды, шигырьләрен укыды, биюләр күрсәтелде. Шагыйрә укучылар, укытучылар сорауларына җавап бирде. “Бәхет хакы” драмасын язу тарихына да тукталды, спектакль­дән өзекләр күрсәтелде.

К. Ушинский: “Халыкның теле – аның бөтен рухи тор­мышының иң яхшы, беркайчан да шиңми, мәңге яшәреп торучы иң матур чәчәге. Телдә бөтен халык һәм аның Ватаны җанлы рәвештә гәүдәләнә, телдә халык­ның бөтен рухи тормышының тарихы чагыла”, —  дип әйтеп калдырган. Бү­ген без, бу алтын сүзләрне истә тотып, телебезне кадерләп, аны тагын да үстереп, баетып яшәсәк икән. Тел, иң беренче чиратта, без­нең йөзебез, шуны онытмасак иде.

Людмила Хәнәфина.

Нуриман районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»