11.03.2014 - Тормыш

Без - авыру, бездә - спорт чире!

Бөек Сократ: “Сәламәт булу әле бөтен нәрсә дә бар дигәнне аңлатмый, лә­кин сәламәтлек булмаса, бер нәрсәнең дә кирәге юк”, дигән.  Туймазы рай­онының Собханкул авы­­лы гомуми белем бирү мәк­әбе акыл иясенең шу­шы сүз­ләрен девиз итеп алган да, 2002 елдан алып “Белем бирү аша сәламәт­ләндерү” программасы буенча эшли башлаган. Икенче төрле әйткәндә, бу мәк­тәптә балаларның сәла­мәт­леге — беренче урында.

— Безнең организм шулай төзелгән: алты көн эшләгәннән соң җиденче көнне мотлак ял итәргә кирәк. Бу атнага да кагыла. Алты атна укыганнан соң, әйтик, җиденче атна ул кадәр нәтиҗәле булмый. Шуңа күрә без җиденче атнаны ял итә башладык. Беренче яртыеллыкта биш атна укып, бер атна ял итсәк, хәзер алты атна укыганнан соң җиде көн ял итәбез. Болай иткәндә балалар укудан да артык арымый, ял да җитәрлек кенә була. Биш еллап шушы режимда укып килдек, яхшы нәтиҗәләре билгеләнгәннән соң, быел бу системага бөтен район күчте, — ди мәктәп директоры Ольга Гусакова.

Киләчәк буынга аң-белем генә биреп калмыйча, аның сәламәтлеген дә югары дәрә­җәдә кайгырту — әлеге мәктәп­нең өстенлекле бурычы.  Монда спортка битараф булган бер генә бала да юк. Без кил­гән көнне физкультура һәм спорт декадасын йомгаклау чарасы булды, җиңүчеләр бүләкләнде. “Олимпиада барган көннәрдә  үзебезнең олимпиаданы уздырдык, укучылар да спортта көч сынашты”, ди Ольга Ивановна. Спорт яратучы Собханкул мәктәбе район күләмендә үткәрелгән ярышларда призлы урыннарны даими яулый. Әйтик,  волейбол буенча — 1нче, баскетбол буена 2нче  урынны алганнар.

— Собханкулда бердәнбер булган мәктәбебездә  575 бала укый. Авылда төрле катлам кешеләре яши, шуңа бала­ларның  да төрлесе бар. Аларның һәммәсе дә үзен яхшы хис итсен өчен барысын да эшләргә тырышабыз. Психолог белән социаль педагог ставкасын тулысынча саклап кала алдык. Алар укучы­лар­ның һәрберсе белән шәхсән шөгыльләнә, — ди директор.

Мәктәптә балалар бер генә сменада укый, төштән соң өстәмә белем бирү сәгатьләре үткәрелә. Анда укучыларның 96 проценты   шөгыльләнә. Бигрәк тә спорт секцияләренә теләп йөриләр. Спорт залы кичке тугызга кадәр гөрләп тора. Балаларның мәшгуль­леге төрле заман чирләрен, бигрәк тә Туймазы районында киң таралган наркоманияне кисәтүдә дә зур роль уйный.

— Авылда мәктәпнең бердәнбер булуының уңай яклары бихисап. Әйтик, бала­ларның барысы да диярлек безнең күз алдында. Чит мәктәпнекеләр котырта, боза диясе юк, барысы да үзебез­неке. Яхшысы өчен дә, яманы өчен дә үзебез җавап­лы. Без авыл Советы, мә­дәният йорты, музыка мәктәбе белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Бала­ларның укуына гына түгел, сәламәт тормыш рәвешенә дә, ялларын ничек үткәрүгә дә зур игътибар биргәч, тәртипләре дә яхшырды. Берничә ел элек балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлектә исәптә торучылар бар иде.  Хәзер андыйлар юк. Мәктәп территориясендә тәмәке тартучы бала юк, аннан читтә дә аздыр, дип ышанасы килә. Аз тәэмин ителгән, имин булмаган гаиләләр белән эшне дөрес оештырдык, дип әйтә алам, алар белән күп эшлибез, рейдларга йөрибез. Атнакич ата-аналар патрульгә чыга. Ниндидер җитешсезлекләрне шунда ук бетерергә омтылабыз, — ди Ольга Ивановна.

Мәктәп укучылары наркотик куллануга тестны куркусыз үткән. Бу агуны кулланган балалар ачыкланмаган. Спорт белән наркотикның бер тәртәгә җигелә алмавын, укучылар яхшы аңлый. Аннары, наркоманнар турында куркыныч фильмнар күрсәтү дә укучыларны уйланырга мәҗбүр итә. Кыскасы, укытучылар бу мәктәптә актив тормыш рәвешен пропагандалауны эшләренең нигезе итеп алган.  Төрле тренинглар, күргәз­мәләр, рәсем конкурслары — барысы да сәламәт тормыш рәвешен яктырта. Бу хакта гел генә сөйләп, нидер эшләп торырга кирәк, чөнки балаларга спорт чире йогарга гына тора. Ә бу чир бер йоккан икән, башка авыруларга урын калмый!

Резеда Галикәева.

Туймазы районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»