06.03.2014 - Тормыш

Чәчәк гомере - бер мизгел

“Кызыл таң” гәзитенең ветераны, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, талантлы журналист Венера Нәбиеваның “Чәчәк гомере бер мизгел” (“Лепестки сакуры”) дип аталган китабы ансыз бер ел үткәннән соң дөнья күрде.  редакциядә үткән, өлкән хезмәттәшебезне искә алу кичәсенә әверелгән китап туе Венера Рөстәмхан кызының җәмәгате Марат Фәйруша улы, якын туганы, журналист Лиана Цыганова (Риянова), гәзитнең ветераннары һәм редакция хезмәткәрләрен берчә күңелле, берчә моңсу чарага җыйды.

Япон халкының сакура, ә безнеңчә чия чәчәгенә сокланмаган кеше юктыр. Безнең чиядән аермалы буларак, аны җимеше өчен түгел, шушы матурлыгы өчен яратып үстерә­ләр. Чәчәкләре дә алсу таң төсендә бит.Тик бу чәчәкнең гомере бик кыска. Әйләнеп карарга да өлгермисең, ә ул инде шушы матурлыкны коеп та өлгергән була. Бу гаҗәп хәл дөньяда бернәрсә дә мәңгелек түгел, дигәнне аңлата. Кеше гомере дә шулай ук кыска булуына карамастан, лаеклы үтелгән икән, сакура чәчәге кебек, башкалар күңелендә мәң­ге­­лек урын алачак.

Әлеге китапны төзүчеләр дә аңа исем куйганда шуны истә тотканнардыр. Иртә, бик иртә китеп барды арабыздан  Венера Рөстәмхан кызы, хәтта шушы китабын күрү бәхете дә тимәде аңа. Редакция вете­ра­нының китабы “Кызыл таң” хез­мәткәрләре тарафыннан өзер­ләнә.

—  Бүгенге очрашу — Венера апаның китабын тәкъдим итү, аны үз арабызда дип хис итү, искә алу кичәсе. 

Венера апа редакция журналистлары арасында бердән­бер хатын-кыз булган. Шундый коллективта эшләү өчен аңар­дан ныклы ир-ат холкы таләп ител­гәндер, —  диде “Кызыл таң”ның баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов.

Баш мөхәррирнең сүзен 1991-94 елларда коллективка җитәкчелек иткән, аңа кадәр биредә бик күп еллар эшләгән танылган журналист, шагыйрь Расих Ханнанов дәвам итте. Ул Венера апаның татар хатын-кызларына хас булган горурлык, матурлык, эштә төгәл­лек кебек күркәм сыйфатларга ия булуын билгеләп үтте. Чыннан да, Венера апа башлаган эшен өтеренә кадәр төгәлләп куя торган кеше булды.

— Мин Венераны дәваханә юлында һәм өебез янында     очрата торган идем. Соңгы елларда ул бөерләре белән интекте, аппарат белән яшәде.  Әле үзем дә Рәшит Нигъмә­тидән алып Сәйфи Кудашка кадәр егермеләп кеше турында очерклар, пьесалар яздым. Бу мәрхүмнәргә кирәкми, бу безгә, яшәгән кешеләргә, аларны искә алу, хөрмәт итү өчен кирәк. Соңгы вакытта таш күңеллегә әйләнә башладык. Кеше мәңге яшәми  һәм ул үзенең тормыш­тагы урыны, эшләре турында уйланырга тиеш. Венера соңгы көненә кадәр эшләде, мәкаләгә соңгы сүзләрен хәтта тормыш иптәшенә әйтеп яздырган. Бу зур батырлык, тормышны, ке-ше­ләрне ярату билгесе, — диде Расих Нургали улы.

Бүгенге көндә хаклы ялда булган, үз вакытында Башкортстан телевидениесе һәм радиосында, “Сельские узоры” журналында һәм “Кызыл таң”­да эшләп танылган журналист Равил Карамов та Венера апа белән бик күп еллар бергә эшләде. Ул хезмәттә­шенең иҗа­ты китап булып әвере­лүен­дә Марат абыйның тырышлыгын билгеләп үтте.  Венера апага һәрчак терәк булган тормыш иптәшенә түзем­леге, журналист халкын яратканы өчен олы ихтирамын белдерде. 

Күп еллар “Кызыл таң”да эшләп, соңгы вакытта “Демский вестник” гәзитенә җитәкчелек итеп хаклы ялга чыккан Фә­ри­дә Маннанова 1974 елда ре­дак­циягә килгән беренче көненнән үк Венера апаның дустына һәм ахирәтенә әйләнә.

— Ул мине үз канаты астына алды. Эш башлаган мәлдә һәрвакыт аның янына кердем, ул вакытын кызганмады, һәр нәрсәне тәфсилләп аңлата, киңәшләрен бирә иде. Аңардан тормыш көтү нечкәлекләренә өйрәндем.

Аның совет төзелеше бүле­гендә эшләвен хәтерлим. Авыл­­дан килүчеләр эшкә урнашу һәм башка мәсьәләләр белән шунда керәләр иде. Венера апа, бөтен эшен ташлап, игътибар белән тыңлый.  Бервакыт урамда торып калган авы­ру бер кешене терелтеп, хәтта фатир алырга ярдәм итте ул.

Мин эштән киткәч тә араларны өзмәдек. Үзе чирләсә дә, кеше турында кайгырта торган булды. Соңгы тапкыр ул дәваханәдә ятканда мин авылда идем. Ә күңел Уфага тарта. Венера апаны күрәсе килә. Дәваханәгә килдем. Табиблар йөгерешәләр. Приступы башланган, диделәр. Янына кертүне ялварып сорадым.  “Әй, тагын үлемнән калдым әле”, — диде Венера апа. Үлем белән тарткалашканда да кулымнан сыйпап хәлләремне сорашты. Әнинең вафатыннан соң ул минем өчен икенче ана булды, — диде Фәридә ханым. 

 Башкортстан язучылар берлегенең татар секциясе җитәкчесе, “Кызыл таң” ветераны Фәния Габидуллина Венера апа белән соңгы елларда бик еш аралашты. Алар­ның гаиләсендә дә булгалады. Шуңа күрә Фәния ханым үзенең чыгышында иң тәүдә бу гаилә­дәге мөнәсәбәтләргә, андагы гармониягә, Венера апа белән Марат абыйның мәхәб­бәтенә соклануын белдерде. Бу изге хисне еллар аша да саклап калу куанычлы, әлбәттә. 

 — Марат абый Венера апаның мәкаләләреннән торган китап чыгару эшенә канатланып тотынды, безне дә рухландырып җибәрде. Хезмәттә­шебезгә хөрмәт йөзеннән бөтен редакция белән шушы изге эшкә тотындык. Китапта Венера апа­ның дөньяга карашын, журналистикага бәясен, коллегалары тормышыннан кызыклы вакыйгаларны чагылдыручы мәкалә­ләр урын алган, — диде Фәния Равил кызы.  

Китапны төзүче ул вакытта тәрҗемәче, хәзерге көндә баш мөхәррир урынбасары булып эшләүче Резеда Нуртдинова бу эшкә зур җаваплылык белән алынуын әйтеп үтте.

Венера апа — Мәҗит Гафури исемендәге премия иясе.   Мәҗит Гафури музее һәм Фонды җитәкчесе Люция Камаева      үзенең истәлек­ләре белән уртаклашты. Венера апаның музей материаллары туплауда, әдипнең Бүздәк районында яшәгән бер туганын табуда ярдәмләшүе турында сөйләп үтте.

Венера апа турында якты истәлекләр аның белән эшлә­гән һәрбер кешенең күңелендә саклана. Гөлфара Вәлиева аны яшь чагыннан ук белә. Ул журналистларның материалларын машинкада басарга өйрәнеп кенә йөргән була. Бүген инде “Кызыл таң” ветераны булган Гөлфара ханым Венера апаны үзенең укытучысы итеп искә ала. Ә Лиана Рия­нованың журналист һөнә­рен сайлавында Венера апаның йогынтысы  зур булган. Әнисенең апасын тормышта да, журналистикада да һәрчак үрнәк итеп куйган. Аның үз халкына тугры булуы, өстән басым ясалганда да үз фикерен курыкмыйча әйтә белүе турында дулкынлану катыш сөйләде.

Венера Нәбиева белән күп еллар иңгә-иң эшләгән совет төзелеше бүлеге мөдире Әд­һәм Мәүлиев һәм якташы, ул вакыттагы әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире, шагыйрь Фә­рит Габдрәхимов, авырып китү сәбәпле, очрашуга килә ал­мадылар.   “Кардәш-сеңел­кәш буларак та, каләм­дәш-хез­мәттәш буларак та Венера Рөстәмхан кызына хөр­мәтем зур. “Кеше китә — җыры кала”, диләр. Венера ханымга да тулысынча кагыла бу сүзләр. Аңардан да үзәк өзгеч татар моңы белән сугарылган җыр калды. Аңа татар хатын-кыз­ларының бөтен күркәм сыйфатлары хас иде”, — диде Фәрит абый безнең белән телефон аша бәйлә­нешкә кереп. 

Китап туенда Венера Нәби­е­­ваның “Кызыл таң”да эшләп киткән тагын бер якташы, “Татарстан-Яңа Гасыр” телеви­де­ниесенең Башкортстандагы хәбәрчеләр үзәге директоры, танылган журналист Фәнис Фәтхи һәм аның операторы Рузил Имамов та катнашты.

— “Кызыл таң” гәзитен авылда гомер буе алдырдык. Шуңа Венера апаның мәка­ләләрен бәләкәй чактан ук укып үстем.Чит илдән кайткач та аралашып яшәдек. Ул минем турыда мәкалә язып чыкты. Олы башын кече итеп хәл-әхвәл сорашып, белешеп торды. Китабым чыккач та беренче булып ул рецензия язып бирде. Аның уңганлыгына, кешелеклелегенә сокланып бетәрлек түгел иде. Шәп журналист булды, — диде Фәнис Фәтхи.

 Безгә бу мәҗлестә Венера апа  үзе дә катнашкан кебек тоелды. Китап ул шундый зур тылсымлы көчкә ия шул.

Рәзилә Низамова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»