06.03.2014 - Тормыш

Догалы йорт – дагалы йорт

Мөселманлык, иманлылык, әлбәттә, дини йолаларны җиренә җиткереп башкаруга, намаз укуга, һич югында мәчеткә җомга намазына баруга, мохтаҗларны хәер биреп куандыруга гына кайтып калмый. Иманлылык мөселманмын дигән бәндәнең һәр сулышында чагылырга тиеш. Беренче нәүбәттә — аның тормыш-көнкүрешендә, кешеләр белән мөгамәләсендә. Йортындагы эшен ташлап, көне-төне намазлык өстендә утырган, килешле сакал-мыегын үстергән һәм шул ук вакытта урамда гайбәт саткан, кеше тикшергән Аллаһ бәндәсен иманлы дип булмый бит инде. Кызганычка каршы, арабызда андыйлар да бар. Шөкер, мондый бәндәләр динебезнең йөзен билгеләми. Мөселманлылыкның киемдә түгел — күңелдә булуын кешеләр бик яхшы чамалый. Күңелендә иман яшәгән бәндә беркайчан да явызлык кылмый, түбән тәгәрәми, тормышта юкка чыкмый. Борынгылар юкка гына “Йортка дога керсә, дага да керер” димәгән. Ә дагалы — димәк, атлы йорт крестьян тормышында һәрвакыт иминлек, муллык билгесе булган.

Халыкның күпчелеге бу хакыйкатьне онытмый. Бисмилласыз эш башламау, Коръән укымыйча һәм догасыз ниндидер зур чара, милли йолалар үткәрмәү — болар бүген, шөкер, гадәткә сеңеп бара. Узган ел ахырында миңа Миякә районының Сатый авылында узган каз өмәсендә катнашырга насыйп булды. Әлеге милли йола, авылның борынгыдан килгән зур сугым бәйрәме җирле хакимият башлыгының фатыйхасы белән Сатыйның гади һәм абруйлы хезмәткәрләре йортында оештырылды. Урындагы хуҗалыкның алдынгы шоферы Риваль Галимов һәм аның тормыш иптәше, биш бала анасы Гөлнара чараны башлар алдыннан күршедәге олы яшьтәге абзыйдан дога укыттылар, аның фатыйхасын алдылар. Каз йолкучы кызлар да эшне “бисмилла” белән башлады һәм хатын-кыз бергә җыел­гандагыча  моңлы җырлар белән дәвам итте. Мондый хәл күңелләргә сары май булып ятты.

Догалы йортның дагалы булуына бик ачык мисал Галимовлар тормышы. Акыллы, булдыклы балалар үстер­гәннәр. Өйләрен зурайтып, яңартып салуга да ирешкән алар. Билгеле, бу, тәү чиратта, тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Риваль белән Гөлнара күпләп мал-туар асрый, кош-корт үстерә. Сатарга да җитә, үзләренә дә кала. Иң мөһиме, балалар йорт эшен белеп, эштә чыныгып, тәрбияле булып үсә. Иманлылык, чын мөселманлык шунда чагыла да инде.

Рәүф Хәкимов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Миякә районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»