06.03.2014 - Тормыш

Кешелеккә яшәү көче биргән иптәш тә ул, дус та, пар да ул

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Уфаның “Родина” кинотеатрында тантаналы җыелыш үтте. Анда республиканың төрле районнарыннан күпбалалы аналар, хезмәт юлында аеруча зур уңышларга ирешүче  гүзәл затлар, галимәләр,  күренекле сәнгать әһелләре җыелган иде. 

Аларны республика Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Мәрданов котлады. Ул тәүдә Президент Рөстәм Хәмитовның кайнар сәламнәрен, изге теләкләрен  җиткерде. 

— Бу сезнең көтеп алган бәйрәмегез, хөрмәтле хатын-кызларыбыз. Шул ук вакытта ул безнең дә бәйрәм.  Ул көнне без сезнең дөньядагы тәгаенләнешегез, иңнәрегезгә алган җаваплылык хакында сөйлибез, сезгә сөю сүзләрен әйтәбез. Шундый ихлас сүзләрне  ишеткән хатын-кыз тагын да гүзәлрәк була, яктыра. Әлбәттә, ир-ат янындагы хатын-кыз өчен терәк булырга тырыша. Бу   һәрвакыт килеп чыкмый икән, кичерегез, — диде ул.

Республикада хатын-кызларның тормыш-көнкүреш шартлары җиңеләйсен өчен күп эш башкарыла. Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын даими арттыру чарасы күрелә. Тиздән, Президент вәгъдә иткәнчә, балалар бакчаларына чиратлар бетәргә тиеш. Бу үзе үк зур казаныш булачак. Уфада тагын бер перинаталь үзәк төзелә башлады. Монысы ана булырга теләүче хатын-кызларның хыялын тормышка ашырырга ярдәм итәчәк. Шулай ук һәр тарафта бала тудыру йортлары, дәваханәләр, мәктәпләр ишекләрен ача. Гомумән,  район һәм шәһәрләрнең инфраструктурасы елдан-ел яхшыра.  

— Бүген шушы кинотеатрда җыелу символик мәгънәгә ия. Мәдәният елы игълан ителде. Мәдәният йортлары, кинотеатрлар, балалар иҗаты үзәкләре тәртипкә китереләчәк, яңа­лары ачылачак. Моның өчен икътисад яңа сулыш алырга тиеш, аның үсеше өчен шартлар тудырыла, — диде Рөстәм Мәрданов.

Бу көнне бер төркем хатын-кызларга дәүләт бүләкләре тапшырылды. Әйтик, “Сибайский рабочий” гәзите мөхәррире урынбасары Нурия Решетникова республиканың Почет грамотасына лаек булды. Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры артисты Рәзифә Динмөхәм­мәтовага “Башкортстан Респуб­ликасының атказанган артисткасы” исеме бирелде.  Кыйгы районыннан укытучы Әлфия Йомагуҗина “Башкортстан Рес­публикасының атказанган укытучысы” исемен йөртәчәк.

Бәйрәм җыр-моңга күмелеп барды. Соңыннан гүзәл затларга режиссер Айчуак Йомагуловның сылу, кыю җиде кыз язмышы турында бәян иткән “Җидегән”  кинофильмы күрсәтелде.

Резеда Галикәева.

Фото: Башкортстанның атказанган артисткасы Рәзифә Динмөхәммәтова, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлдәр Моратова, Башкортстанның һәм Русиянең халык артисткасы Флүрә Килдиярова, Башкортстанның атказанган икътисадчысы Саҗидә Ишмөхәммәтова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»