05.03.2014 - Тормыш

Суга да чума, утка да керә

Юлда барган машина ярдан елгага төшеп китә. Руль артындагы хатын-кыз куркуыннан югалып кала, ишеген ача һәм ни эшләргә дә белми. Машина салонына су тула, ә анда берсе — алты, икенчесе өч яшьлек балалар була. Бу хәлнең шаһиты булган Марат югалып калмый: башта — балаларны, аннан әниләрен ярга алып чыга, ашыгыч ярдәм машинасын чакырта, беренче ярдәм күрсәтә.

Һәлакәткә таручыларны дәва­ха­нәгә озаткач, үз гомерен куркыныч ас­тына куеп, яңадан машина янына суга төшеп, аны ут кабып шартлаудан саклап кала. Авария вакытында баллонлы газда эшләүче маши­наның газүткәр­гече өзелеп, газ чыга баш­лаган була. Шу­шы батырлыгын бәя­ләп, аңа “Һәлак­әт­кә тарыганнарны коткарган өчен” медале тапшырыла.

Марат, үсә төш­кәч, ил алдындагы из­ге бурычын Төп разведка идарәсенең (ГРУ) мах­сус гаскәр­ләрендә үти. Монда кыю егетне язмыш тагын бер сыный. Авто­мобильләр гаражында бер “КамАЗ” машинасында янгын чыга. Башкалар ни эшләргә белмәгәндә Марат югалып калмый: ут чолгаган машинаны кабызып, бинадан тышка, читкә алып китә, аннан ялан кул килеш янып торучы проводларны өзеп яңа техниканы саклап кала.

Марат тормышта әтисе юлын сайлаган. Андыйларны “тимер җанлы” кешеләр диләр. Әтисе Радик Әхмәтханов югары белемле инженер булса да, гомере буе хуҗалыкара төзелеш оешмасында шофер булган, хәзер  вахта ысулы белән йөреп, Нижневартовскидан ерак түгел җаваплылыгы чикләнгән “Мега-ойл” җәмгыятендә водитель булып эшли. Марат кечкенә чагыннан ук гел әтисе белән бергә булган. Ул да урта белемле юрист, хәзер читтән торып институтта укый, әмма бала чагыннан үз иткән һөнәре аңа якынрак: әтисе белән бер җәмгыятьтә, бер машинада бер-берсен алыштырып эшлиләр.

Узган ел башында аның тормышында олы вакыйга булды — гомерлек юлдашы итеп сайлаган Лилия Исмәгыйлова белән матур гаилә кордылар. Хәзер алар икеләтә бәхетле, ноябрь азагында уллары Данил якты дөньяга аваз салды.

 Марат кече яшьтән үк спорт белән дус, сабантуйларда “яулык алам” дип йөгерә торган булган. Мәктәптә укыганда спортны ныклап үз итә, волейбол буенча ул — икенче разрядлы спортчы. Спорт сөюе, кешегә ярдәмчел, курку белмәс олы йөрәкле булуы нәтиҗәсендә ул илебездә үткән Сочи Олимпиадасы утын алып бару хокукын яулады. Башкалабыз Уфада 21-22 декабрьдә Олимпиада утын алып баручылар арасында Марат Радик улы да бар иде.

Әйе, бала чагыннан ук илебез терәге булырлык итеп тәрбияләнгән, олы тормыш юлына ныклап аяк баскан Марат Әхмәтхановның моңа хакы бар.

Марат Зыятдинов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Балтач районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»