05.03.2014 - Тормыш

Сыерлары потлап сөт бирә

Зур Теңкәштәге сөтчелек фермасына соңгы өч елда Фирдәт Шәймәр­данов җитәк­челек итә. Хуҗалыкта  көтүчедән башлап бригадир, ферма мөдиренә кадәр хезмәт баскычларыннан күтәрелгән белгеч ул. Бүген биредә 240 баш савым  сыеры асрала. Фермада сөт саву автоматлаштырылган. Һөнәр осталары Гөлфия Гыйрфатуллина, Динара Зиннәтова, Мәрвә Солтанова, Флүсә Нуриева, Рима Низаметдинова бүген һәр сыердан көн саен бер потка якын сөт савалар. Дәүләткә көненә 1,5-2 тоннага кадәр чимал  озатыла. Җитештерелгән продукцияне  сөт кабул итү пунктына илтү Радик Зиннәтуллинга йөклә­телгән. Зур Теңкәш фермасы җитештергән сөтнең майлылыгы 3,8-4 процентка җитә. Артым алуда да коллектив яхшы күр­сәткечкә ирешкән: 100 баш cыерга 98 бозау туры килә.

Күркәм уңышлар бердәмлек белән яулана. Фермада үз эшләрен намус белән башкаручылар эшли. Зөлфия Шәймәрданова 150 баш бозау карый. Малларның исән-имин булуын мал табибы Фәнүр Шәфыйков тәэмин итә. Ул “Идел” агрофирмасында 27 елдан артык  хезмәт сала.

Кышлату чорына мал азыгы җитәрлек тупланган, шуңа маллардан продукция алу арта. Һәр хайванкайга тәүлегенә 25-30 килограмм силос, 8 килограмм печән, 3 килограмм  катнашазык туры килә. Башланмаган өч эскерт печән дә бар әле, ди терлекче егет­ләр Газинур, Альберт һәм Фидан Гыйрфатуллиннар, Фидан Зиннәтов.

 Эш хакы вакытында түләнә. Ферма янәшәсендәге буш бинаны ремонтлап,  килә­чәктә анда мал симертү белән дә шөгыль­ләнмәкчеләр.

“Идел” агрофирмасының  барлык фермаларында  да кышлату чоры уңыш­­лы дәвам итә. Бүген хуҗалыкта  “500 ферма” республика  программасында  катнашырга документлар әзер­ләнә.

Людмила Хәнәфина.

Нуриман районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»