04.03.2014 - Тормыш

Агыйдел - Краснокама - Калтасы...

Җомга киче җиттеме, халык, йорттагы эшләрен тизрәк тәмамлап, район Мәдәният йортына ашыга. Николо-Березовка халкы атна саен бәйрәм концертына йөрергә тәмам өйрәнде. Чөнки һәр җомгада  район үзәгендә “Авылым сукмаклары” фестивале үтә, һәр авыл биләмәсе концерт белән чыгыш ясый.  Краснокама  районы Агыйдел шәһәреннән “Башкортстанның мәдәни башкаласы” марафонын кабул иткән атнада халык аеруча күп иде, тамашачылар күршеләрнең чыгышларын карарга зал тутырып килде.

Чара искиткеч җылы һәм матур үтте. Агыйдел шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Илмир Ялалов  марафон­ның эмблемасын краснокамалыларга тапшырганнан соң, кунаклар, чыннан да, бик матур концерт номерлары бүләк итте. чараның икенче өле­шендә чираттагы авыл биләмәсе “Авылым сукмаклары” фестивален башлап җибәрде.

Бу юлы район сәхнәсен Яңа Каенлык авыл биләмәсе би­зәде. Бу авыл Советына Татыш, Бөр­неш, Кыргыз, Күпер­баш, Шәрип, Иске Каенлык, Ял­гызнарат, Яңа Каенлык авыллары керә. Мәйданы буенча гына түгел,  төзеклеге ягын­нан да иң алдынгы билә­мәләрнең берсе ул. Бу, әлбәт­тә, аны хәтсез еллар җитәк­ләгән Илдус Зариповның да тырышлыгы нәтиҗәсе. Үзе дә шушында туып-үскән кеше буларак, ул туган төбәгенең төзек, ямьле булуы өчен зур көч сала. Аның командасы да шәп, әлеге чарада без авыл мәдәният йорты директоры Ралина Мөхәссимова, мәктәп директоры Зилә Каләмованың бер команда булып эшләвен  күрдек.

Башка биләмәләрне кабатламый гына чара оештыру җи­ңел эш түгел. Ралина Мөхәс­симова  исә “Бәби туе” йоласын әзерләгән. Композиция, әлбәт­тә, авылның тарихына бәй­ләнеп барды. Бәби күрергә кил­гән һәр вәкил авыл тарихы, уңганнары турында сөйләде, сабыйга бәхет, шушы җирнең лаеклы улы булып үсүен теләде.

Тамашачылар искиткеч матур концерт номерларына кул чабып утырды. Моңлы тавышлы Рәмис Сәлманов аларның күңелен яуласа, биш яшьлек  җырчы Зиннур Якупов сәхнәдә үз-үзен тотышы белән сокландырды. Курайчы­лар­ның “үрнәк­ле” исемен йөртүче “Ядкарь” ансамбле оста уеннары белән халыкны таң калдырса, “Энҗе” үрнәкле бию коллективы милли, дәртле биюләре белән тамаша­чының күңеленә хуш килде, “Каенкай” вокаль ансамбле һәм “Асылъяр” фольклор төркеме чыгышлары да алкышлар яулады.

Ралина ханымга сүз тидерерлек түгел, клуб ялт итеп тора,  бел­геч­ләр, коллективлар нәти­җәле эшли. Сәх­нәгә киеп чыккан костюмнары күзнең явын алып торырлык матур, яңа.

— Авыл баласының эше болай да күп, алар әти-әнисенә хуҗалыкта булыша, дәресне дә укый. Шулай да без аларның яраткан шөгыльләре өчен дә вакыт табуын телибез, түгәрәкләргә җә­леп итеп, сәләтләрен ачарга тыры­шабыз. Сәхнәгә чыккан бала кыю була, кеше арасында үз-үзен тотарга өйрәнә, матурлыкны аң­лый-тоя белә, ә бу сыйфатлар шә­хеснең җитлегүендә зур роль уйный, — ди Ралина Риф кызы. — Ә костюмнарга кил­гәндә, без аларны яңартып торабыз. Югыйсә, син әллә нинди матур бию куй, ямьсез, иске күлмәк киеп биесәң, чыгы­шыңның бер ма­турлыгы да калмаячак. Сәхнә киеме һәрвакыт матур булырга тиеш, чөнки сәхнә – мәдәнилек, матурлык таратучы урын.

Яңа Каенлык биләмәсеннән бик күп танылган кешеләр чыккан. Советлар Союзы Герое Шәриф Сөләйманов, респуб­ликабызның сәхнә йолдызы Римма Дашкина, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган табибы Роберт Кәүсә­ров һәм башкалар. Бәйрәмгә кайткан югары кунакларның берсе — Русиянең һәм Башкортстанның атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты  Рамил  Мәга­фуров, район халкын әлеге зур бәйрәм белән котлап, авыл клубына утыз мең сумлык сертификат бүләк итте.

— Әлеге искиткеч тамашаны карап, үземнең авылым, тарихым  өчен горурланып утырдым. Авыл балаларының сәнгатькә, мәдәният­кә тартылуы — бик күңелле күре­неш. Баксаң, безнең үз рәс­са­мыбыз, үзебезнең бию­че­ләр, җыр­чылар бар икән. Минем дә шушы изге эшкә кечкенә өле­шемне кертәсем килде, — диде ул, бүләген тапшырып.

Менә шулай районда бер­ничә бәйрәм бергә үтте.

— Республика фестивале белән беррәттән, районнарның үзләрендә, авылларда бик матур чаралар бара, авыл биләмәләре әлеге фестиваль-бәйгене үзара ярыш итеп түгел, бәйрәм итеп кабул иткән, бу хуплауга лаек, — диде республика Халык иҗаты үзәге директоры урынбасары Нәфисә Тулыбаева.

Ә инде 25 февральдә фестиваль Калтасы районына юл алды. Күпмилләтле халык яшәүче районда бүгенге көндә 63 мәдәният учагы бар.  45 —  вокал, 82 —  хореография, 22 — театр, 25 —  фольклор  төркемнәре, 6 халык уен кораллары ансамбле эшли, шуларның сигезе “халык” һәм “үрнәкле” исемен йөртә. Шулай ук районда биш милли-мәдәни үзәк нәтиҗәле эшләп килә. Калтасы — “Саскавий” — мари гүзәлләре республика бәйгесе һәм “Ший кандра” төбәкара авыл биюләрен башкаручылар фестивале төбәге. “Ший кандра” “көмеш җеп” дигәнне аңлата, ә марилар аны “веревочка” дип атый. Узган ел фестивальдә катнашучылар бәйрәм азагында кулга-кул тотынышып басты һәм 2300 метрлы түгәрәк килеп чыкты. Әлеге рекорд Халыкара рекордлар һәм җиңүләр агентлыгында теркәлгән хәтта.

Краснокамалылар калтасылыларга матур концерт номерлары бүләк итте. Биредәге иҗат коллективлары да, үз чиратында, искиткеч матур концерт — “Масленица” фольклор бәйрәмен әзерлә­гән иде. Ул район мәдәният йорты алдында милли ихаталарны караудан башланды. Бәйрәмне “Эр­ви” халык бию ансамбле (җитәк­чесе А. Семенова) башкорт биюе белән ачып җибәр­де. А. Митрошин җитәкләгән “Холмичи” кашыкчылар үрнәк­ле ансамбле, Н. Исламов җитәк­ләгән “Сандугач” уен кораллары ансамбле, В. Ванюшкин җитәкләгән “Сударушка”, С. Миндиярова җитәкләгән “Ош пеледыш”, В. Новоселов җи­тәк­ләгән “Мурпамаш”, И. Тимерханова җи­тәк­ләгән “Зангари”, Г. Ибакаев җитәкләгән “Арка марий” һәм башкалар катнашлыгында үткән концерт тамашачыга ошады, Калтасыда бөтен яклап та сәләтле кешеләр яшәвен тагын бер кат раслады.

Ә инде “Башкортстанның мәдә­ни башкаласы” марафоны республика район-шәһәрләре буйлап сәфәрен дәвам итә.

Гөлнара Гыйлемханова,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»