26.02.2014 - Тормыш

Моңлы дустын юлдаш итеп…

Гәзит битләреннән, телевизор яисә радиодан авыл хуҗалыгы өлкәсендә тырышып эшләүче, үз үрнәге белән башкаларга дөрес юлга басарга ярдәм итүче кешеләр турында укыганда-ишеткәндә шатланып утырам: арабызда андый кешеләр булуы нинди куаныч! Дөньяда яхшылык белән гомер итүчеләр барыбер күбрәк. Бүген мин шундый кешеләрнең берсе турында бәян итәм. Ул — Таһир Мингалин. 1949 елның 28 февралендә Калтасы  районының  Яңа Аткүл авылында дөньяга килгән. Әтисе Вәсби абый — авылда оста гармунчы, әнисе Нәсимә апа районда гына түгел, республикада танылган җырчы. Алар яңа туган улларын кулларына алгач та, матур көйләр белән юатып йоклатканнардыр, күрәсең. Чөнки Таһир кечкенәдән үк моңга гашыйк бала була. Гармун күтәрерлек көч туплагач та, аны тарткалап, көйләр чыгара башлый. Ә беренче тапкыр авыл сәхнәсенә чыкканда, ул үзе гармуныннан чак кына зуррак булгандыр. Күп тә үтми, сыздырып авыл көйләрен уйнаучы иң оста гармунчыга әйләнә, төрле чаралар, туйлар аннан башка үтми, баян Таһирның иң якын дустына әйләнә.

Урта мәктәпне тәмамлаган егетне сигезьеллык мәктәпкә җыр укытучысы итеп тәгаенлиләр. Яшь булса да, тырышып, барлык көчен биреп эшли Таһир, укучылары белән төрле конкурсларда катнаша, уңышлар яулый. Аннары — армиядә хезмәт итү еллары. Хезмәттән соң укуын дәвам итү теләге белән янган Таһир Бөре педагогия институтының биология факультетына укырга керә. Студент елларында да баяны кулыннан төшми. Бишенче курста укыганда башка гармунчы егетләр белән бергә “Яшьлек” ансамбле оештыра. Чыгарылыш курсында булуларына карамастан, вакыт табып, репетициягә йөриләр, республиканың төрле районнарында чыгыш ясыйлар, концертлар һәрчак аншлаг белән үтә.

— Нигә тормышыңны музыка белән бәйләмәдең? — дип сорадым Таһир Вәсби улыннан.

— Мин музыкадан аерылмадым да. Ә менә табигатьне тирәнтен өйрәнү, аны балаларга аңлатуны үз бурычым дип кабул иттем, — дип җавап бирде ул.

Таһир Вәсби улы югары уку йортын тәмамлагач, Краснокама районы Яңа Уразай сигезьеллык мәктәбенә укытучы итеп эшкә җибәрелә. Аның оештыру сәләтен, кеше белән эшли белүен күреп, район партия комитетының пропаганда-агитация бүлегенә эшкә алалар. Ул эшләгән чорда бик күп чаралар, конкурслар оештырыла. Таһир Вәсби улы һәрбер чараны ахыргача уйлап, җиренә җиткереп эшли, районда сәләтләрне ачуга зур көч сала, 80-120 кешедән торган хор оештыра, аның белән республиканың башка районнарында чыгыш ясыйлар. Аларның һәр концертын халык яратып, көтеп ала.

Краснокама районының алтмыш биш еллык юбилеен үткәргәндә район гимнын булдыру карарына киләләр. Таһир баянының телләрен тибрәтә башлый. Тырышлык бушка китми — кирәкле көй табыла. Краснокама гимны һәркемгә ошый, бу исә Таһир Вәсби улы өчен көйләр яза башлауга бер этәргеч була. “Күзләрең”, “Кодашым”, “Яшик әле шатлык белән” җырларын халык яратып кабул итә.

Таһир үз өстендә эшләвеннән туктамый, татар-башкорт моңы белән бәйле һәр конкурста, фестивальдә катнаша. 1994 елда “Дуслык җыры” халыкара конкурсында баянчылар арасында өченче урын ала. 2007, 2009, 2011, 2013 елларда республикада үткән “Моңга бай гармун бәйрәме” гармунчылар бәйгесендә уңыш яулый. Районда “Туган тел” конкурсы, “Габдулла Тукай көннәре” Таһир Мингалин катнашлыгыннан башка үтми.

Әмма тормышта барысы да ал да гөл генә булмый. Таһир Вәсби улын тетрәндергән вакыйгалар бер-бер артлы тезелеп килә. Көтмәгәндә энесе Замир вафат була, кайгыдан айнып та өлгермиләр, икенче энесе Зенфир мәңгелек дөньяга күчә. Аның артыннан ук Әлмәт музыка училищесын тәмамлаган энесе Хафиз инвалидка әйләнә. Мондый кайгылар Таһирны аяктан егар кебек тоела, ләкин сәламәтлеге нык кына какшаса да, аңа башка туганнарын юатырга, яшәү дәрте бирергә туры килә. Йөрәге бу кайгыларны авыр кабул итә, бирешә башлый. Шуңа да Таһирга үзен кулга алып, сәламәтлеге өчен көрәшә башларга туры килә. Иртә таңнан торып, йөгерә башлый, көн саен физик күнекмәләргә вакыт бүлә. Ә күңеленә дәваны гармуныннан таба. Бары тик гармун моңы гына аңа яшәргә көч-дәрт бирә. Шуңа да моңлы дустына бик рәхмәтле ул.

Таһир Вәсби улы тормыш иптәше Ралия белән ике ул тәрбияләп үстерде. Тимур һәм Артур әти-әнисе кебек, эшсөючән, тәртипле, тырыш. Икесе дә югары белемле. Ралияны Таһир үзенең ныклы тылы дип атый, ул иренең һәр уңышына сөенә, аны алдагы эшләренә канатландыра. Таһир Вәсби улының тагын бер матур сыйфаты бар:  ул кешеләр өчен ихлас сөенә белә, киңәшләрен, белемен башкалар белән теләп уртаклаша, шуңа да алар янында һәрвакыт дуслары, туганнары, якташлары күп.

Узган ел Таһир Мингалин өчен вакыйгаларга бай булды. Аның сәхнәдә чыгыш ясый башлавына 45 ел тулды. Ул эшен дәвам итә, уйлана, җырлар иҗат итә, китаплар яза. Шул ук вакытта татар мәдәниятен үстерү, пропагандалауга да зур өлеш кертә. 2007 елдан бирле Таһир Мингалин районның татар милли-мәдәни үзәген җитәкли. Бу уңайдан районда киң эш җәелдерелде, сәләтле кешеләрне туплап, төрле чаралар үткәрелеп килә. Шулай ук ул “Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлекчәсе сәяси Советы рәисе дә, ярдәм сорап килүчеләр-нең берсен дә жавапсыз калдырмый, һәркемнең проблемасын уңай хәл итәргә тырыша. Моннан тыш, бихисап җәмәгать эшләрендә дә катнашырга вакыт таба Таһир Вәсби улы. Район ветераннар Советы президиумы әгъзасы, авыл Советы депутаты, Шәжәрә бәйрәме әзерләү һәм үткәрү буенча район  оештыру комитеты әгъзасы... Һәр эшне җиренә җиткереп, нәтиҗәле итеп башкара ул.

Менә шундый талантлы якташыбыз белән горурланабыз. Аның гаиләсе тормыштан ямь табып  яши, башкалар да, аларга карап, шундый ук матурлыкка, күңел сафлыгына, рухи байлыкка омтыла.

Гамилә Зәйнетдинова.

Краснокама районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»