26.02.2014 - Тормыш

Банкрот предприятиегә җан өргәннәр

Зәйнәп Закуан кызы һәм Әмир Хәсәнша улы Дәүләтшиннар балаларына кече яшьтән үк хезмәт һәм тормышка чыдамлылык тәрбиясе биреп үстерәләр.

— Өч канунга таянып эш итегез, — диләр алар. —  Беренчесе: беркайчан да теләнмәгез, әмма үзегез мохтаҗларга һәрвакыт кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтегез. Икенчесе: нинди генә кыенлыклар каршында да курыкмагыз, ерып чыгыгыз. Сине эш җиңмәсен, син эшне җиң. Өченчесе: гадел булыгыз. Күңелең ак булса, йөзең шат булыр.

Тузлыкуш урта мәктәбен тик “яхшы” билгеләренә генә тәмамлаган Зарема әти-әнисенең әлеге киңәшләрен гомер-леккә үзенә юлдаш итеп ала. Кайда гына тир түксә дә, җитди карарлар кабул иткәндә алар аның ышанычлы таянычына әверелә.

Тормыш иптәше Рәмис Хәсән улы Дәүләтшин белән чәчләрен чәчкә бәйләгәч тә җиңел юл сайламыйлар, халыкка хезмәт итү максаты белән иң авыр хуҗалык тармакларына җигеләләр. Әйтик, Бәләбәй кино челтәрләре директоры Рәмистән партиянең шәһәр һәм район комитеты район Советы белән берлектә артта сөйрәлүче XXI партсъезд исемендәге колхозны җитәкләвен сорагач, каршы килми, гаиләсен, дөньясын шәһәрдә калдырып, әлеге хуҗалыкны күтәрүгә җиң сызганып бөтен көчен сала. Басу эшчәннәре, терлекчеләр белән бергә кулга-кул тотынышып, көнне төнгә ялгап эш иткәнгә, хуҗалык берничә ел эчендә иң алдынгылар сафына чыга. Биредә егерме ел идарә итү дәверендә колхоз рәисе Ермолкино, Аделькино, Байморза, Савкино, Марьян һәм башка күп кенә авылларда халыкның яшәү шартларын яхшыртуга ирешә. Рәмис Хәсән улы да теге өч канунны үзенә таяныч иткән. Моңа мин үзем шаһит. Башка колхозга караган мәктәп директоры булсам да, йомыш төшкәч, берничә тапкыр XXI партсъезд исемендәге колхоз идарәсенең ишеген шакырга туры килгәләде. Рәмис Хәсән улы беркайчан да буш вәгъдә белән чыгармады, ярдәм итте.

Үзгәреш чоры елларында ил көрчеккә терәлгәч, күп кенә предприятиеләр, банкротка әйләнеп, ябылды. Бәләбәй икмәк комбинатына да шундый куркыныч яный. Шәһәр һәм район җитәкчелеге янә Рәмис Хәсән улына мөрәҗәгать итә. Дәүләт каршында 22 миллион сум бирәчәге булып бөлгенлеккә төшкән икмәк комбинатының җимерек цехлары буйлап озак уйланып йөри колхоз рәисе.

— Зарема, җаным, син уң кулым, ышанычлы терәгем булып минем белән бергә эшләргә теләсәң генә директорлык йөген тартырга ризалык бирәчәкмен, риза булмыйсың икән, бу минем генә кулдан килерлек эш түгел, кабат колхозга китәм, — дип, ультиматум куя тормыш иптәшенә. — Оештыру һәм финанс эшләренең бөтен нечкәлеклә-рен белгән кеше ич син, ярдәм ит, — ди.

— Риза булдым. Бердән, сөйгән ярымны гел генә читтә йөртәсем килмәде. Икенчедән, гомере буена иңенә ил йөген күтәрүче тормыш иптәшемә кулымнан килгән кадәр булышлык итәргә тырыштым, — дип хәтер йомгагын сүтте Зарема Әмир кызы, элекке дәүләт банкы хезмәткәре. — Аннары, әти-әниемнең авырлыклар каршында каушап калмагыз, дигән үгет-нәсихәте дә тәэсир иткәндер, мөгаен.

Ирле-хатынлы Дәүләтшиннар икмәк комбинатын саклап калу өчен кулдан килгәннең барысын да башкаралар. 2006 елга предприятиенең хөкүмәт алдындагы бирәчәге 5 миллион сум торып кала. Әмма гаиләгә олы кайгы килә: Рәмис Хәсән улы зур дәрт белән олы максатларны тормышка ашырып йөргән җиреннән көтмәгәндә вафат була. Бераз бурычы калган комбинат та, кызганычка каршы, банкротка әйләнә.

Ата-ананың нәсел җебен дәвам итүче баласы булган шикелле, 2003 елда Бәләбәй икмәк комбинаты базасында Зарема кызы Гүзәл белән бер-лектә җаваплылыгы чикләнгән “Тәмлекәй” гаилә предприятиесе оештыра. 2006 елда алар банкрот комбинатның җитештерү мәйданы белән бергә иске җиһазларын сатып алалар, иң яхшы 99 белгечне эшкә җәлеп итәләр. Хуҗалыкны тергезү башлана. Бүгенге көндә цехлар гөрләп тора. Әйтик, икмәк-булка, сөткә-майга изелгән камыр цехларында бәлеш, күмәч җитештерәләр. Югары сортлы эшләнмә цехында тортлар, пирожныйлар әзерләнә. Прәннек, туңдырылган ярымфабрикат цехлары уңышлы эшли.

— Җәйге айларда кулланма продуктлар туплыйбыз, — дип сүзен дәвам итә Зарема Әмир кызы. — Кәбестә, кабак, алма, кура җиләк, бәрәңге сатып алабыз.

— Төп җитештерү белән бергә әзер продукцияне сатарга да кирәк бит әле. Ул өлкәдә кем шөгыльләнә? — дип кызыксынам.

— Гаилә предприятиесе булгач ни, барысы өчен дә уртак җавап бирәбез. Шулай да һәркемнең үз тармагы бар. Мин, мәсәлән, күбрәк төп җитештерү белән шөгыльләнәм. Кызым Гүзәл сату буенча махсуслашты. 8 берәмлек техникабыз бар. Шулар белән әзер продукцияне республикабызның төрле районнарына (Бишбүләк, Миякә, Ярмәкәй, Туймазы, Шаран, Чакмагыш, Дүртөйле һ.б), күрше Татарстанга, Ырынбур өлкәсенә таратып чыгалар. Барлыгы 249 сату ноктасын хезмәтләндерәбез.

Заманнан артта калмаска тырышып, яңа техника, җиһазлар кайтартабыз. Соңгы ике елда гына 4 автомобиль, прәннек, икмәк пешерү өчен ике мич, камыр һәм токмач җәйгеч аппаратлар сатып алдык.

— Эшчеләр хезмәт шартларыннан канәгатьме соң? — дигән соравыма Гүзәл Рәмис кызы Шәфыйкова болай җавап бирде:

— Коллектив та, җитәкчелек тә бер хәстәрлек белән яшибез. Шатлыгын да, кайгысын да бергә күтәрәбез. Хезмәт шартларыннан барысы да канәгать. Баш бухгалтерыбыз ышанычлы кеше. Мәрхүм әтием үтенече белән моннан 16 ел элек XXI партсъезд исемендәге колхоздан күченеп килгән Наталия Тихонова шушы үтә дә җаваплы вазыйфаны башкара. Эшчеләр үзебезнең ашханәдә ташламалы хакка тукландырыла. Уңган пешекчебез Рәгыйнә Баян кызы Хәбибуллинаның ашлары һәрчак тәмле була. Предприятие исәбеннән ел саен 1-2 кешене санаторий-курортларга ял итәргә, дәваланырга җибәрәбез.

Персонал, Самара һәм Уфа шәһәрләренә барып, әледән-әле квалификациясен күтәрә. Сүз уңаеннан уңган эшчеләребезнең исемнәрен атап үтү дә кирәктер. Алар: торт җитештерү цехыннан Рәмзия Ибраһимова, Лидия Михеева, Анастасия Петрова, Гөлсимә Вәлиәхмәтова, сөткә-майга изелгән камыр җитештерү цехыннан игезәкләр Фәйрүзә һәм Флүзә Бәшәровалар.

— Үзебезнең медицина пункты бар, — дип сүзен дәвам итте Зарема Әмир кызы. — Юлга чыгар алдыннан һәр шофер медицина тикшерүе үтә. Тәҗрибәле фельдшерыбыз Лира Әбхаликова авыруларга тиешле уколлар ясый, система куеп дәвалый. Моның өчен бөтен җиһазлар, препаратлар бар. Физиотерапия кабинеты да уңышлы эшли.

Байморза һәм Ермолкино авыллары янында умарталыгыбыз һәм хезмәткәрләрнең ялын оештыру өчен махсус күлебез бар. Анда балык үрчетәбез.

— Сер булмаса, көненә күпме продукция сатуга чыгарыла?

— Өч тоннадан калган юк, — дип җаваплады әниле-кызлы җитәкчеләр.

“Карина” торты Гүзәл Рәмис кызы белән  Рамил Җәмил улы Шәфыйков-ларның кызы исемен йөртә. Янә дә бер тортка оныклары Мира исемен бирмәкчеләр. Әйткәндәй, Рамил әлеге көндә Бәләбәй, Приют, Аксаково базарлары директоры вазыйфасын башкара.

Югарыда әйтелгән өч канунга таянып, Зарема Әмир кызының улы Ринат гомерен гаделлек сагына багышлады. Ул — полиция подполковнигы. Тормыш иптәше Олеся белән бергә Русиянең Эчке эшләр министрлыгы карамагындагы Уфа юридик югары уку йортында студент-курсантларга белем бирәләр. Арсен һәм Кира исемле сабыйларын тәрбиялиләр.

“Тәмлекәй” төрле хәйрия акцияләрендә дә актив катнаша. Бәләбәйдәге балалар йортына, инвалидларның коррекцион мәктәбенә, Өсән-Ивановка авылындагы картлар йортына, чиркәү, мәчетләргә, башка оешмаларга кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтә.

Камил Фазлетдинов.

Бәләбәй районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»