22.02.2014 - Тормыш

Батырлыкны оныклар онытмый!

Туймазы районында укучылар һәм студентлар арасында туган якны өйрәнү һәм эзләнү эшчәнлеген оештыру буенча “Буыннар хәтере” дигән конкурс узды.

Бәйгегә 82 эш тәкъдим ителгән иде. Балалар Бөек Ватан сугышында һәлак булган яисә хәбәрсез югалган, шулай ук сугыштан исән кайткан туганнары хакында сөйләде. Барлык катнашучыларга да сертификатлар тапшырылды. Номинацияләрдә җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнде. Кандра авылыннан Рената Солтанова —“Хәрби юл”, Собханкул авылыннан Никита Гайсин — “Ачыкланган исемнәр”, Туймазыдан Анна Густова — “Һәлак булганнар истәлегенә”, туймазылы Энҗе Бадыйкшанова белән серафимовкалы Айгөл Фәхретдинова “Хәтердә калуга лаеклар” номинацияләрендә беренчелекне яуладылар.

Әйткәндәй, районда хәрби тарихны өйрәнүгә зур игътибар бүленә. 14 отрядтан торучы Хәтмулла Солтанов исемендәге эзтабарлар берләшмәсе эшли. Эзләнү эшендә 300ләп кеше катнаша. Эзләнүчеләр ел саен “Хәтер вахтасы” Бөтенрусия акциясе кысаларында экспеди­цияләргә чыга, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның җәсәден җирләүдә катнаша. 

Узган елда Ленинград һәм Новгород өлкәләренә экспедицияләр оештырылды. Апрельдә алар Ленинград өлкәсенең Киров районына барды. 22 июньдә отряд вәкилләре Ржев шәһәрендә шушы җирләрдә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарның сөякләрен җирләүдә катнашты. 

Туймазыдагы “Ал җилкәннәр” балалар клублары үзәге Интернетта ил буенча эзләнү хәрәкәтләре эшчәнлегенә бәйле  мәгълүмат туплау һәм системалаштыру сайты булдырган. Ул, отрядларны берләштереп, эзләнү эшен җиңеләйтү һәм камилләштерү максаты куя.

Айгөл Закирова.

Туймазы районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»