22.02.2014 - Тормыш

Питтсбург урамнарында тальян моңы яңгырый

Илмир Әхмәтҗанов хатыны Регина белән.Бер гәзиттә яраткан җырчыбыз Салават Фәтхетдинов белән интервью басылган иде. Журналистның: “Популяр булуыгызның сәбәбен  нидә күрәсез?” — дигән сорауга җырчы: “Мин кая гына барсам да  тулы зал тамашачы җыя алам, чөнки татарлар төрле өлкәләрдә, илләрдә яши”, — дип җавап биргән иде. Чыннан да, сибелеп яшәүче татар халкы гасырлар дәвамында һәркайда үз телен, гореф-гадәтләрен саклап килә. Шунысы куанычлы, чит илдә яшәүче яшьләр милләтнең асылын саклауга, аны үз балаларына җиткерүгә аеруча зур көч сала.  Америкада татарлар ничек яши? Икътисади, сәяси яктан тотрыклы, үсешкән бу илдә милләтне саклап калу мөмкинме? Якташыбыз Илмир Әхмәтҗанов белән әңгәмәдә сүз шул хакта.

— Илмир,  син Башкортстанда туып-үскәнсең. Америкага китүеңнең сәбәбе нидә?

— Әйе, мин — Кушнаренко райо­нының Яңа Кормаш авылы егете.  Мәктәпне тәмам­лагач, Башкортстан дәүләт педагогия институтының филология факультетына укырга кердем. 2006 елда бер төркем студентлар белән махсус программа буенча Америкага эшкә киттек. Менә шулай мин бу илдә торып калдым. Соңрак кайтып, укуымны тәмамладым. Сәбәбен төгәл генә әйтә алмыйм, бәлки монда үз теләк­ләреңне тормышка ашыру өчен  киң мөмкинлекләр ачылуы, яшәү шарт­ла­рының уңайлы булуы җәлеп иткәндер.

— Әти-әниең синең чит илдә яшәвеңә ничек карый?

— Алар — укытучылар. Гаилә­бездәге дүрт баланың өчесе шушы һөнәрне үзләш­тер­де. Алар безне башкаларга үрнәк булырлык итеп тәрбия­ләргә тырышты, әмма беркайчан да үз фикерләрен көчләп такмады. Минем Америкада калуымны белгәч тә, алар төгәл генә үз фикер­ләрен әйтмәде. Әмма әле дә еш кына: “Кайчан кайтырсың икән?” — дигән сорау белән мөрәҗәгать итәләр, чөнки безне, оныкларын ешрак күрәсе­ләре килә. Укытучы һөнәре бүгенге эшемдә дә ярдәм итә. Бүген мин тхэквондо буенча балалар тренеры булып эшлим. Кыска гына ва­кыт эчендә кафе ачарга да мөм­кинлек булды. Күчеп йөрүче кафе оештыру — биредә киң таралган бизнес тө­ре. Ул кулланучылар  өчен бик уңайлы.

— Тормыш иптәшең каян?

— Хатыным — Күмертау кызы. 10 айлык улыбыз бар.

— Америкалылар арасында татар гаиләсенә яшәү кыен түгелме? Нинди авырлыклар белән очрашырга туры килде?

— Авыр дип әйтмәс идем, чөнки бу ил үзенең күпмил­ләтле булуы белән  аерыла. Без яшәгән Питтсбург шәһә­рендә дә татарлар бар. Шунысы да игътибарга лаек, монда халыкта милли, дини үзенчәлекләр аеруча нык күзгә ташлана. Мәсәлән, мөсел­маннарны христианнардан һәм башка милләт­ләрдән бер караштан ук аерып була.  Америкада яшәүчеләрнең миллә­тен билгеләп булмый диюләре белән дә килешмим, чөнки монда милли бәйрәмнәргә, гореф-гадәтләргә аеруча зур игътибар бирелә. Читтән килеп яшәүчеләр күп булгангамы, туган илне, милләттәшләрне сагыну рухи кыйммәтләргә өстенлек бирүгә этәрәдер.

— Илмир, син — Америка Кушма Штатларының татар яшьләре оешмасы җитәкче­се. Шул турыда тулырак сөйлә әле.

— Америкада яши башлаганда анда Русия кешесен очрату кыен иде. Ә хәзер рай­ондаш­ларым белән дә күреш­кәнем бар.  Гомумән, анда татарлар күп. Питтсбургта гына түгел, башка шәһәр­ләрдә дә кечкенә булса да татар оешмалары бар. Нью-Йоркта, Бостонда бу оешмалар аеруча зур. Оешмалар төзелүнең сәбәбе дә — бер-беребез белән аралашу, яңа кил­гән кешеләрне биредәге мил­ләттәшләр белән таныштыру. Җәй сабантуйлар үткәрә­без, берничә көнлек лагерьлар оештырабыз. Безнең шәһәрдә сабантуйда 100-150 кеше булса, Нью-Йоркта алар 350гә җитә, катнашучылар саны  ел саен арта. Мондый бәйрәм­нәргә үзбәкләр, башкортлар, казахлар да теләп йөри.  Ноябрьдә “Дуслар кичәсе” бик җанлы үтте. Мондый чараларда татар телендә аралашырга тырышабыз, уеннар уйныйбыз, татар кызлары белән  егет­ләрен таныштырабыз. Шулай биредә татар гаиләләре барлыкка килүенә йогынты ясыйбыз, дияр идем. Шуны да сызык өстенә аласым килә, Америкада татарларны бердәм, дус-тату булганнары өчен хөрмәт итәләр. Шуңа да безнең бәйрәмнәргә алар да күпләп килә. Америкалылар, чыннан да, башка мәдәниятне хөрмәт итә белә.

— Мондый чаралар зур чыгымнар таләп итә. Сезгә ярдәм күрсәтүчеләр бармы?

— Читтән ярдәм итүче юк. Чарада катнашучылар кем ничек булдыра ала, шулай үз өлешен кертә.

— Илмир, чит илдә яшәү­че әти буларак, килә­чәктә улыңны татар халкының милли үзенчәлекләре белән ничек таныштырырга уй­лыйсың?

— Без яшәгән шәһәрдә генә дүрт мәчет бар, муллалар күп. Шуңа андагы татар яшьләренә никах укыту, балага исем куштыру кебек йолаларны үтәү кыенлык тудырмый. Үземә кил­гәндә, тормыш иптәшемнең әтисе дини кеше. Без дә шушы йолаларны җиренә җиткереп башкардык. Ә тел мәсь­әләсенә килгәндә, өйдә татарча аралашуыбызны, башка гореф-гадәтләрне җиренә җиткереп башкаруыбызны ул күреп-ишетеп үсә.  Гадәттә, Америкада яшәүче татар гаиләләрендә тәрбия­ләнүче балаларга телне, әдәбиятны Казаннан, яисә башка төбәкләрдән  килгән татар теле укытучылары өйрәтә.

— Туган як сагындырамы? Кайтырга уйлыйсы­ңмы?

— Тәүге мәлләрдә бик сагындыра иде. Хәзер инде берникадәр җиңелрәк, чөнки бер-беребез белән аралашу өчен мөмкинлекләр зур. Америкадагы татарлар белән еш очрашабыз, әти-әнием, туганнарым белән дә элемтә өзел­гәне юк. Ел саен туган авылыма кайтып, бер-ике ай торып китәм. Бәлки ничектер беркатлы яңгырар,  әмма без анда кирәкле кеше. Менә шушы чараларны оештыручы буларак  кирәкбез. Туган җирендә яшәгәннәр, бәлки, аңлап та җитмәс, ләкин читтәге мил­ләттәшләр өчен татар телендә аралашулар, очрашулар зур кыйммәткә ия. Читтә яшәү­челәр туган якның, тел­нең, милләтнең кадерен ныграк тоя. Бераздан шушы сагыну, юксыну хисе мине дә туган якка тартып кайтарыр, дип уйлыйм.

— Әңгәмә өчен рәхмәт. Чит илдәге милләттәшләргә бездән зур сәламнәр җиткер.  

Гөлия Гәрәева әңгәмәләште.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»