20.02.2014 - Тормыш

Балаларым – горурлыгым!

Байгилде авылы лицеенда җыештыручы булып эшләүче Резида Фәйзуллина белән укытучы Гөлназ Хәертдинова  таныштырды. “Резида апа – биш бала анасы, алар – авылда үрнәкле гаилә, төпчек кызлары  Миләүшә үткән ел лицейны алтын медальгә тәмамлады”, – диде ул.

Бәләкәй Теңкәш авылында күпба­ла­лы гаиләдә өченче бала булып туган Резида. Әнисе Зыяфәт Мө­хәммәт кызы белән әтисе Габделхәй Сани улы элекке К. Маркс исемен­дәге колхозда озак еллар пешекче булып эшләгәннәр. Кече сеңлесе Римага дүрт яшь булганда әниләре дөнья куйган. Бүген төп нигездә Рәмилә сеңлесе гаиләсе белән яши. Резида 18 яшендә Байгилде егете Фәнискә кияүгә чыга. Зур йорт салалар. Бер-бер артлы биш балага гомер бирәләр. Бүген  Рөстәм уллары Себер тарафларында эшләп йөри, Гүзәлия гаиләсе белән Чиләбе өлкәсенең Трехгорный шәһәрендә яши, Лилия  һәм  Илдар  гаиләләре белән — Уфада.

 Бүген Резида белән Фәниснең биш оныгы үсеп килә.

— Сигез ел лицейда җыеш­тыручы булып эшлим. Иптәшем — шушындагы казанлыкта кочегар. Ул бер үк вакытта “Идел” агрофирмасында тракторчы да булып эшли. Коллектив тату, бердәм, эш шартлары яхшы.  Каенатам Нәүфәл Гайнулла улы белән каенанам Фәнүзә Зиннәт кызы безгә кулларыннан килгәнчә  ярдәм итәләр. Заманында каенатам авыл Советы рәисе булып эшләде. Ислам университетын тәмам­лады. Бүген ул — авылның мулласы. Миләүшә кызыбыз бик тырыш булып үсте. Эшкә җаваплы, уңган булуы белән биатама охшаган. Иртәгә башкарасы эшләрен алдан ук язып куя иде. Үткән ел, безне шатландырып, лицейны алтын медальгә тәмам­лады. Әти-әни өчен моңардан да зур шатлык бар микән?!  Бүген Уфа дәүләт авиация техник университетында беренче курста укый, — диде Резида ханым.

Уңган  Фәйзуллиннар күпләп мал тота, умарта карый. Хуҗабикәнең  өе тулы гөл, җәен бакча тутырып чәчәк үстерергә дә вакыт таба икән. Ял саен балалары белән оныкларын тәмле ашлар пешереп каршы ала. Ә лицейда Резида ханым, тәү чиратта, чисталык өчен җаваплы. Яраткан эшен күңел биреп башкара ул.

Людмила Хәнәфина.

Нуриман районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»