20.02.2014 - Тормыш

Кеше китә - җыры кала

Күренекле шагыйрь, журналист, Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, җәмәгать эшлеклесе, каләмдәшебез Марис Нәзировны каты авыру  2013 елның 1 февралендә 64нче яшендә арабыздан алып китте. Республиканың татар әдәбияты талантлы язучыны, милли әдәби процессны актив оештыручыны,  көнүзәк мәсьәләләргә багышланган очерк һәм публицистик мәкаләләр белән даими  чыгыш ясаучы каләм остасын  югалтты. Күптән түгел Башкортстан Язучылар берлегендә  Марис Нәзировны искә алу кичәсе үтте. Чараны оештыручы Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары, татар секциясе җитәкчесе Фәния Габидуллина катнашучыларны сәламләгәннән соң, бер минут тын калып, мәрхүмне искә алдык.

Радик Динәхмәтов чыгышын Коръән сүрәләреннән башлады. Ул әйткән  мөнәҗәтләр дә әрвахның рухына дога булып ирешкәндер.

— Үз эшенә җаваплы караган, һәркем белән уртак тел табып, халкыбыз, Ватаныбыз өчен янып яшәгән Марисны югалту безнең өчен бик авыр булды. Әйтәсе сүзләре, учагында кузы күп иде әле аның. Каләмдәшебезнең эшләрен дәвам итү безгә калды, — дип, Фәния Габидуллина сүзне Язучылар берлеге рәисе вазыйфаларын башкаручы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Русиянең мә­гариф алдынгысы Фәрзәнә Го­бәй­дуллинага бирде. Чыгышлар Ма­рис Нәзиров сүзләренә язылган җырлар белән үрелеп барды. Рим Хәсәнов язган “Сез кайларда, татар угланнары?” җырын Башкорт­стан­ның халык артисты Идрис Кәли­муллин башкарды.  Соңрак мәр­хүмне искә алырга килүче композитор үзе дә чыгыш ясады. Аның гитара моңына кушылып җырла­вында мәрхүмгә карата олы хөрмәт хисләре дә, күңел яраларына шифа да бар иде шикелле.

Язучылар берлегенең идарә утырышы карары белән Марис Нәзировның мирасын туплау, иҗатын мәңгеләштерү буенча комиссия төзелгән. Аның рәисе — Рәиф Әмиров. Рәиф Кадим улын шагыйрь һәр тарафта үзенең остазы саный. Студент елларында Марис аны укытучысы буларак хөрмәтли, әдәбият дөньясына ныклап аяк баскач, аның тәнкыйть  сүзенә ихлас колак сала, ә инде аң-зиһене ныклап формалашкач, шагыйрь буларак танылу алгач, алар фикердәшкә, дуска әйләнә. Кичәдә профессор, филология фәннәре докторы Рәиф Әмиров мәрхүм шәкертенең иҗат дөньясы турында эчтәлекле итеп сөйләде. Иҗатчының күңел лабораториясен чын галим, дусты, рухташы гына шушы тирәнлектә аңларга сә-ләтледер.

 Кичәне Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Дуслык җыры-95” конкурсы лауреаты, М. Хисмәтуллин исемендәге премия иясе Фәүдәт Гый-ләҗев М. Нәзиров сүзләренә Фәүзә Гасакирова язган “Яшьлегем тавышы син” дигән җыр белән дәвам итте.

Марис Нәзиров 20 елдан артык гомерен “Кызыл таң” гәзите белән бәйли. Мәләвез төбәгендә гәзитнең үз хәбәрчесе була ул. Биш район халкы белән тыгыз бәйләнештә эшли, аларның тормышын, четерекле проблемаларын һәрдаим яктыртып бара. Гаять өлгер, сәләтле журналист булу белән бергә, Марис Нәзиров бу төбәктә әдәби хәрәкәтнең дә башында тора. Соңыннан да, кайда гына эшләмәсен, каләм иясе гәзит белән актив хезмәттәшлек итә, иң үткен, көнүзәк язмаларның авторы була. 1995-2000 елларда Марис Нәзиров “Тулпар” журналының баш мөхәррир урынбасары йөген тарта. Шул елларда аның белән бергә эшләгән шагыйрь Мөнир Вафин да чыгышында шул чорны искә алды, иң кадерле истәлекләре белән уртаклашты.

Хәтер кичәсенең иң дулкынландыргыч мизгеле, мөгаен, мәрхүмнең хәләл җефете, өч бала анасы Нәзифә Әгълә кызы чыгышы булгандыр. Тормыш зилзиләләренә, зур югалтуларга бирешмәгән бу ханым татар хатын-кызларына борынгыдан хас иплелек, әдәплелек белән мәрхүм иренә булган илаһи мөнәсәбәтен күз яшьләре аша җиткерде. Тетрәндерде дә, дулкынландырды да чыгыш. Ирексездән бары-бызның да гаҗәеп ханым алдында баш иясебез килде.

Марис Нәзиров татар халкы һәм Татарстан Республикасы Аксакаллар шурасының Башкортстандагы вәкиле булды. Башкортстан татарлары кон-грессының 1995-2005 еллардагы рәисе Эдуард Хәмитов үзенең хатирәләрендә: “Башкортстан татарлары тормышындагы катлаулы мәсьәләләргә җавап эзләгәндә Марис Нәзировның сабыр, саллы фикеренә таяну күнегелгән хәл иде”, — дип яза. Мәрхүмнең милләт язмышын кайгырткан шигырьләренә көй язылып, гимн дәрәҗәсенә күтәрелгәннәре дә бар. “Туган тел” дигән шигыренә никадәр тирән фикер сыйган аның.

Әйе, кеше китә, ә аның хакындагы җылы хатирәләрне рухташлары саклый.   Бөтендөнья татарлары конгрессы Башкарма комитетының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов та Марис Нәзиров белән фикердәш һәм дус булды. Ул мәрхүм белән ахыргы очрашулары, аны соңгы юлга озату хакында дулкынланып сөйләде.

Марис Нәзиров туган җирен — Чакмагышын җыр итеп җырлый. Җыентыкларында Чакмагышка, аның халкына багышланган шигырьләре олы бер бүлекне алып тора. “Туган җир тойгысы, туган халык тойгысы,  туган тел тойгысы Марис Нәзировны шагыйрь итте”, — дип язган иде Суфиян Сафуанов. Бу табигый. Чөнки шагыйрьләр рухи азыкны туган туфрагыннан ала. Авылның тылсымлы кичләре дә, үз сүзләре белән әйткәндә, “кояштан иртә торып, нур артыннан чаба-чаба арып, телен тешләп куак төбенә егылган җилләре дә, туй яулыгы бөркәнеп көзләргә кергән җәйләре дә, ботаклары ана куллары сыман ялварып күккә сузылган каеннары да”  шагыйрь күңеленә якын. 1966 елда ук  шагыйрь өч кенә строфалы, әмма тирән эчтәлекле “Иң газиз җир” дигән шигырен язган.

Туган җиренә, халкына ихтирамы, игътибары, Чакмагышны зурлавы, данлавы, шигырьләре, җырлары белән аны республикага, төрки дөньясына танытуы өчен якташлары зур рәхмәтле аңа, шуңа да алар Марис Нәзировны тирән хөрмәт итә. “Игенче” гәзите мөхәррире Фәнис Әмирханов та Марис Нәзиров белән бергә эшләгән вакытны, озак еллар ул җитәкләгән район гәзитенең матди базасын булдыруга куйган зур хезмәтен искә алды. “Чакмагышта Марис Нәзиров исемен йөрткән урам да, музейда аның почмагы да, башка  объектлар да булыр. Чакмагышлылар алдан мактанырга яратмый. Ләкин без якташыбызның данлы исемен мәңгеләштерергә бурычлы”, — диде ул. Якташлары янә шагыйрь язган сүзләргә җырлар яңгыратты. Фәрит Шәйхетдинов “Син яшисең, димәк, яшисең” дигән җырны башкарды.

Марис Нәзировны олы әдәбият-шигърият дөньясына җитәкләп диярлек алып керүче Марат Кәримов була. Бу хакта Марат Кәримов: “Мин Марис Нәзировны беренче тапкыр аның Бөре  пединституты студенты вакытында күрдем. Чандыр гына гәүдәле, күзләре ут чәчрәтеп торган, җитез, хәрәкәтчел егет иде ул. Үзе белән таныштыргач,  ул бер шәлкем шигырьләр сузды. Алар белән шунда ук танышып чыктым һәм яңадан аңа карадым. Әйе, каршымда дөньяга әйтер үз сүзе булган, бар нәрсәне үзенчә күрә белгән, өлгереп җиткән шагыйрь утыра иде. Мин шатланып ул шигырьләргә баш сүз яздым һәм  “Ленинсе” гәзитенә тәкъдим иттем.  Алар тиз арада басылып та чыкты”, дип  язды ул.  Әлеге кичәдә дә халык шагыйре мәрхүм хакындагы истәлекләре белән бүлеште, аның үлмәс иҗатына янә хәер-фатыйха бирде.

Марис Нәзиров  “Башкортостан” гәзитенең Чакмагыш төбәгендә үз хәбәрчесе дә булып эшләп алды. Бу чорда ул Башкортстанда яшәүче татар-башкорт халыкларының дуслыгы, бердәмлеге турында кайгыртып, бик күп мәкаләләр язды. Бу хакта “Башкортостан” гәзитенең элекке мөхәррире, әлеге вакытта “Һәнәк” журналының баш мөхәррире, язучы, күренекле драматург Рәлиф Кинҗәбаев  та үз истәлекләре белән уртаклашты.

Кичәдә шулай ук Марис Нәзировның абыйсы Марсель Назыйф улы да катнашты. Язучылар Равил Шаммасов,  Ирек Киньябулатов, Марсель Сәлимов, Мөхәммәт Закиров  сүз алды.

Марис Нәзировны искә алу кичәсе зур оешканлык  белән узды. Әлеге чараны ихлас җан атып әзерләгән Фәния Габидуллинаның изге гамәлләренә олуг саваплар язылсын.

Югалтулар нинди генә ачы булмасын, якыннар һәм каләмдәшләр хәтерендә яхшы гамәлләр, халык күңелендә якты хатирәләр калган икән, димәк,  Ходай биргән гомер заяга узмаган. Марис Нәзировның гасырларга калыр иҗат мирасы бар. Ә безнең бурыч — аны саклау, өйрәнү, яшь буынга җиткерү, олуг шәхеснең исемен мәңге-ләштерү.

 Ләйсән Гобәйдуллина әзерләде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»