19.02.2014 - Тормыш

Хезмәтенә карап даны үсәр

Ямьле Сөн буйларын төяк иткән бәрәкәтле туфраклы Шаран җирендә туган ягының данын тырыш һәм намуслы хезмәте белән күтәргән күп кенә талантлы шәхесләр үсеп чыккан. Барлык гомерен авыл хуҗалыгын  үсте­рү­гә багышлаган, көч-куәтен туган төбәген матурлауга салган Рафаэль Мусин — шундый абруйлы шәхесләрнең берсе. Ул районның Дүрмән авылында күп балалы гаиләдә туып-үскән. Бәлә­кәйдән үк әти-әнисе үрнә­гендә авыл кешесенең тормыш хәле җирнең уңдырыш­лылыгына бәй­ле булуын, гади игенченең үз хезмәте белән илгә муллык китерүен яхшы тоя.

— Әнием Хәдимә Мөхәммәт кызы колхозда чөгендер утауга йөрде, — дип искә ала балачагын Рафаэль Хатыйп улы. Җәйге челләдә плантациядә тирләп-пешкән “гектарчы” хатын-кызларга җиңел булмавын тоеп, минем дә күңелем өзгәләнә торган иде. Шулай хәл алырга бер тукталганда әнием миңа әйтеп куйды: “Их, улым, шушы чөгендерне кул көчен кулланмыйча гына эшкәртәсе иде. Безне шушы авыр эштән кайчан коткарырлар? Бәлки, син укып чыккач, миңа шул көнне күрергә насыйп булыр?”

Әнисенең шул сүзләрен Рафаэль бер изге васыять итеп кабул итә. Урта мәктәпне көмеш медальгә тәмамлаган Дүрмән егете бернинди икеләнүсез Башкортстан авыл хуҗалыгы институты­ның агрономия факультетына юллана.

Диплом эшен “отлично”га яклаган Рафаэльне аспирантурада калырга, фән юлыннан китәргә өндиләр. Ләкин яшь белгечне туган яклары, иген басулары үзенә тарта. Туган “Марс” колхозына агроном булып эшкә кайта. Үсемлек­челекне фәнни нигездә алып бару турында хыялланган яшь белгеч дәртләнеп эшкә тотына. Әмма талантлы яшь кадрлар районга да кирәк була, аңа комсомолның район комитетында беренче секретарь вазыйфасын йөкләтәләр.

Рафаэль Хатыйп улының киңкырлы таланты нәкъ шушы эштә ачыла.

— Бу мактана икән дип уйлый күрмәгез, мин эшләгән елларда район комсомол оешмасы ВЛКСМ Үзәк Комитетының күчмә Кызыл Байрагына ике тапкыр лаек булды. Заманында ул иң югары бүләк иде, — дип искә алды Рафаэль Мусин. — Шунда эшләгән чорда ук миңа берәр хуҗалыкка җитәкче булып барырга киңәш биргән иделәр. Ләкин ризалашмадым, мин әле бу җаваплы эшкә өлгереп җитмәгәнмен, дидем. Шуннан үз теләгем белән К. Маркс исе­мендәге колхозга баш агроном булып киттем. Дүрт ел шушы эштә булдым. Сарсазда мин укып чыккан белгечлегем буенча яхшы тәҗрибә тупладым.

Әмма тормыш юллары һәр-беребезнең дә бормалы була торгандыр. 1987 елда мине колхозның партия комитеты секретаре итеп сайлап куйдылар.

Озакламый район Советы­ның яңа җитәкчесе Валерий Сәетов­ның тәкъдиме белән мине күрше Дүртөйлегә авыл Советы рәисе итеп күчерделәр. Әле миндә көч-куәт ашкынып торган чак —  яңа урында илһамланып эшкә тотындым.  Авыл тормышын ямьлән­дерү өчен анда күп кенә хезмәт салырга туры килде. Үз көчебез белән Дүртөйледә картлар йорты төзедек. Ремонт үткәргәннән соң, балалар бакча­сының ишеге яңадан ачылды. Иң мөһиме —  магистраль газ­үткәргечләрнең Шаран линия-производство идарәсе ярдәме белән мәктәп казанлыгына, башка объектларга зәңгәр ягулык бирдек. Ни дисәң дә, табигый газ үткәрү авылдагы тормыш дә­рәҗәсен өр-яңа баскычка күтәрә.

  Шулай итеп, үз халкына, үзенең кече ватанына хезмәт иткән Рафаэль Хатыйп улы комсомол, партия, совет һәм шулай ук хуҗалык мәктәбен дә үтә. Шулай беркөн аны район хакимияте башлыгы Валерий Сәетов үз янына чакыртып ала. Озын сүз­нең кыскасы — аны авыл хуҗа­лыгы идарәсенә җитәкче итеп тәгаен­лиләр. Шушы авыр йөкне Рафаэль Мусин 12 ел тарта.

— Авылга кырыс базар мөнәсәбәтләре үтеп керә башлаган буталчык чор иде. Безнең районда да күп колхоз-совхозлар яңа шартларга яраклаша алмады. Шундый авырлыкларга карамастан, без күмәк хуҗалык­ларны, җитеш­терүне саклап калырга тырыштык. Яңа нигездә үзгәртеп корылган күп кенә предприятиеләр уңышлы гына эшләп китте. Газчыларның ярдәме белән барлыкка килгән “Шаранагрогаз” җәмгыяте җитеш­терү һәм продукция эшкәртү өлкә­сен­дә кискен үсеш ясады. Район­ның агросәнәгать комплексын җитәк­ләгәндә мин үземә шундый нәти­җә ясадым: кырыс базар икътисады шартларында үз көчеңә генә ышанып яшәргә кирәк.

Инде зур тормыш мәктәбен үткән Рафаэль Хатыйп улы туган төбәгендәге “Чалмалы” коопе-ративының язмышына һич кенә дә битараф кала алмый. Авылның өлкән буын кешеләре дә аны кайтырга чакыра. Тамырлары да туган туфракка тартылуын тоеп, ул авырлык белән көн күргән хуҗалыкны кабул итеп ала.

— Эшне нинди адымнан башларга — тәүдә шундый уйга калдым, — дип искә ала ул. — Хуҗалыкның кассасы буш иде. Банклардан кредит алыр өчен залогка салырга ышанычлы күчемсез милек тә юк. Ниш­ләргә? Тәвәккәл бер уйга килеп, яңадан банкка юлландым. “Минем үзем­нең Шаранда коттедж тибындагы йортым бар, шуны залогка салырга буладыр бит?” — дим. Ризалашып, 2 миллион сум кредит бирделәр. Шулай эшләп киттек. 

Әйе, Рафаэль Мусин җитәкләгән “Агро-Марс” җәмгыятен хәзер районда икътисади яктан көчле хуҗалыклар рәтенә кер-тергә мөмкин. Аеруча чөгендер-челәр Чалмалыда хезмәт җиңүләре белән ел саен шатландырып тора. Былтыр алар 5 мең тоннадан артык кыйммәтле чимал сатып, районда рекорд куйган. Яңа шартларда яңача эшләргә өйрәнгән Рафаэль Хатыйп улы әнисенең дә васыятен үтәгән. Инде байтак еллар “Агро-Марс”та шикәр чөген­дерен кул көчен кулланмыйча гына үсте­рәләр.

Гомер сукмагыннан ышанычлы атлаучы, “тылы” ныклы булган героебыз былтыр матур гаиләсе белән дә зур шатлык кичергән: тормышларына ямь өстәп, тәүге оныклары Юлия дөньяга аваз салган. Хәләл җефете Римма Нурислам кызы белән алар инде 35 ел олы мәхәббәт белән тормыш юлыннан бергә атлый. Ике улларына үрнәкле тәрбия биргәннәр. Айдар да, Илдар да үз эш урыннарында алдынгылар сафында.

Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рафаэль Хатыйп улы, күңелендә тирән хис­ләргә һәм якты хатирәләргә бирелеп, үзен бәхетле тоя торгандыр, чөнки ул әле дә бәрәкәтле туган туфрактан көч-куәт алып яши.

Мидхәт Шәрипов.

Шаран районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»