15.02.2014 - Тормыш

“Өемә керүче һәр кешене улым кайту сөенчесен ала икән дип каршыладым”

Радик Рәхимкулов.Чирек гасырга якын матбугатта эшләү дәверендә Әфганстанда хәрби бурыч үтәүдә катнашканнар турында мәкалә язарга яисә тәрҗемә эше башкарырга бер генә тапкыр да алынмавым теләк булмаганнан түгел. Ике ел дәвамында туры мәгънәсендә ут эчендә йөргән яшьтәш­ләремнең күңелендәге һичкайчан уңалмас яраларны, улларын югалткан ата-ананың җан әрнешен кузгатырга үземдә көч тапмадым. Унынчыда чакта сыйныфыбыз белән мин укыган мәктәпне тәмамлаган, Әфган­станнан табут белән кайтарылган офицер Марат Мәҗитовны җирләргә баргач алган тетрәнү тәэсире бөтен гомеремә диярлек җиткәндер. Автоматтан чын хәрби заряд белән залп бирүне дә беренче тапкыр шунда күрдем, ишеттем, аның тавышы колагымда бүген дә чыңлап тора, җанымны сискәндерә. Чит җирдә барган алышларда берьюлы берничә кеше гомеренә җитәрлек тәҗрибә алган кичәге сыйныфташларымның, чордашларымның күз­ләренә туры карап нәрсә әйтә, коточкыч фаҗига кичергән ата-анага нинди юату сүзләре таба алам соң?

Бүген, кыйммәтләрне яңача барлау-бәяләү чорында, яшь буынга “намуслылык”, “керсез исем” төшенчәләрен замандашларыбыз үрнәгендә аңлату-күрсәтү зарурлыгы — заман таләбе. Ватанына, хәрби антына, әнисенә, яудашларына тугры калган батыр якташыбызның туганнары янына кызым белән бергәләп бардык.

Бадабер тәмугыннан соңгы салют

Илебезнең хәрби данлы тарихында яугирләрнең тиңдәшсез батырлыгы символына әверелгән шәһәрләр, крепостьлар күп. Порт-Артур, Брест, Мәскәү, Сталинград һәм андагы Павлов йорты... ХХ гасырның сиксәненче еллары уртасында аларга бераз сәер яңгырашлы “Бадабер” атамасы өстәлде. Бу торак пунктын Русия Федерациясе яисә элекке СССР картасыннан таба алмассыз, чөнки ул ... Пакистанда урнашкан.

Алтмышынчы елларда америкалылар тарафыннан төзелгән крепость башта Пакистандагы АКШ разведкасы резидентурасының филиалы була. Америка очучысы Пауэрс идарә иткән U-2 самолеты нәкъ менә шушындагы яшерен аэродромнан СССРга таба юл ала. Әфганстанда сугыш башлангач, биредә моджахедлар укыту-әзерләү үзәге эшли башлый. Аңа иң зур оппозицион оеш­маларның берсе — Әфганстанның Ислам җәмгыяте контрреволюцион партиясе җитәкчелек итә. Барысы да качак­лар лагере пәрдәсе артында эшләнә. Болар көрәшкә җитди карый. Әфган­станнан китерелгән яшь моджахедларны партизан сугышы тактикасына, төз атарга, засада оештырырга, миналар куярга, төрле радиостанцияләр белән эшләргә өйрәтәләр. Пакистанда зурлыгы буенча икенче урында торучы Пешавар шәһә­рен­нән ерак түгел урнашкан уку үзәгендә 300гә якын кеше яртышар ел дәвамында сугыш һөнәрен үзләштерә. Сак зонасы беркатлы берничә йортны, мәчетне, футбол кырын, волейбол мәйданчыгын үз эченә ала. Үзәккә Пакистан Кораллы Көчләре майоры җитәкчелек итә, аңа берничә Америка советнигы методик ярдәм күрсәтә, алардан тыш, АКШ, Кытай, Пакистан, Мисырдан иллегә якын хәрби инструктор эшли.

Крепостьтагы корал складлары, җир астындагы өч зиндан аерым зона булып исәпләнә. 1985 елның апреленә биредә коточкыч шартларда, төрле чыганаклар буенча, 12-21 совет һәм 40ка якын Әфганстан солдаты тотыла.

1985 елның 26 апрелендә урындагы вакыт белән якынча 18 сәгатьтә совет һәм әфганлы әсирләр, кулга корал төшереп, баш күтәрә. Бу вакыт очраклы гына сайланмый, уку үзәге тулы составы белән диярлек плацка кичке намазга тезелә, 70ләп сакчының берничәсе генә урынында кала. Фаразлаулар буенча, совет солдатларының берсе, аш китергән надзирательне коралсызландырып, башка тоткыннарны камералардан чыгара. Төп бурыч — радиоүзәктән үзләре турында дөньяга хәбәр итү. Алар корал складын кулга төшерә һәм түбәдә уңайлы позиция ала. Бирегә эре калибрлы пулеметлар, минометлар урнаштырыла, танкка каршы гранатометлар әзерләнә. Әмма арада дошман ягына чыгучылар һәм аларга бунт турында хәбәр итүчеләр табыла. Башняларның берсендә урнашкан совет һәм әфганлы әсирләр оборона тота.

Радик әтисе һәм әнисе белән.Лагерьны тиз арада Әфганстан оппозициясе отрядлары, Пакистан под-разделениеләре уратып ала. Вакыйга урынына килгән ислам җәмгыяте җитәкчесе Борһанетдин Раббани тавыш-көчәйткеч аша бунт күтәрүчеләр белән сөйләшүләр алып бара. Тоткыннар совет илчесе, БМО яисә Кызыл Хач вәкилләре белән очрашуны таләп итә. Тегеләр бирелергә чакыра, солдатлар кискен баш тарта. Раббани төрмәне штурмлау турында боерык бирә. Әсирләр һөҗүмне кире кага. Алыш төне буе дәвам итә. Көчләр тигез булмаса да, моджахедлар совет һәм әфган солдатлары оборонасын өзә алмый.

Иртәнге сигезләргә восстание күтәрүчеләрнең тагын да көчлерәк каршы торуы аңлашыла. Раббаниның тән сакчысы җитди яралана. Операциягә идарә итүче лидер барлык коралны кулланырга карар итә. Артиллерия, атап әйткәндә, “Град” реактив системасы, танклар, хәтта Пакистан Хәрби-һава көчләре вертолетлары оборона тотучыларга каршы ут ача. Безнең 40нчы армия радиоразведкасы экипажлар белән база арасындагы лагерьга бомба ташлау турында эфирдагы сөйләшүләрне “тотып” ала.

Снаряд төшү нәтиҗәсендә корал складлары бер-бер артлы шартлый башлый. Бадабер батырларына соңгы салют булып күккә омтылган снаряд һәм мина ярчыклары берничә чакрым радиуска тарала. Моджахедлар крепостька бәреп кергәннән соң да алыш дәвам итә. Яраланган совет солдатлары соңгы сулышынача сугыша.

Шушы батырлар арасында якташыбыз, Туймазы районының Кандра авылы егете Радик Рәхимкулов та булган.

“Бер әнкәңнең генә түгел, син — безнең дә канлы ярабыз”

Яңа елның беренче көннәрендә Кандрада батыр якташыбызның абыйсы Риф Рәис улы, апасы Хәнә Рәис кызы, хәрби хәрәкәтләр ветераннарының “Эра” төбәк хәйрия фонды җитәкчесе Нияз Муллашев, шушы фондның хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булганнар гаиләләре һәм инвалидлык алган ветераннар комитеты рәисе Любовь Филиппова белән сөйләшеп утырабыз. Радикның әнисе Наилә Самат кызы исән-сау, күз тимәсен. Балалары аны шифаханәгә җибәргән икән. Менә якташыбызның әле башланырга да өлгермәгән, кыска, әмма якты гомер юлы күзаллана.

Радик Рәис улы Рәхимкулов 1961 елның 14 апрелендә Туймазы районының Камыштау авылында дөньяга килә. Әти-әнисе “Кызыл маяк” колхозында эшли. Башлангыч сыйныфларда авылда укый, аннары 7 чакрымдагы Чокадытамак мәктәбенә йөрергә кирәк була. 43 яшендә Радикның әтисе вафат булгач, ул укуын Туймазы 1нче интернат-мәктәбендә дәвам итә. Тиздән әнисе Кандрага күчеп килә.

Радик тырыш, гадел, эшсөяр үсмер була, яшьтәшләре арасында бик тиз абруй казана һәм бер елдан биредәге тулай торак коменданты итеп билгеләнә. Мәктәп тәмамлагач, Риф абыйсы юлыннан китә — Харьковтагы хәрби училищега укырга керә. Тик туган ягын, әнисен сагына, кадерле кешесенә дөнья мәшәкатьләре, эш күп төшүенә ачына. Шулай итеп, ул ярты елдан әнисе янына кайта һәм Кандрадагы 1нче технология транспорты идарәсенә слесарь булып эшкә урнаша.

1979 елның 4 июлендә СССР Кораллы Көчләре сафларына алына. Армиягә ул теләп китә. Һава-десант гаскәрләренә эләгә. Әзерлек үткәннән соң, декабрьдә инде Үзбәкстанның Чирчик шәһәрендә формалашкан 56нчы аерым гвардия десант-штурм бригадасы составында Әфганстан җирендәге хәрби операцияләрдә катнаша. 12 апрельдә лейтенант Евтухович, сержант Васильев, рядовой Рәхимкуловтан торган разведка төркеме Пактия провинция­сендәге Хиджагар кышлагы янында засадага очрый. Алышта иптәшләре һәлак була, авыр яраланган 19 яшьлек пулеметчы хәбәрсез югала.

Өйгә дә шул турыда хәбәр килә. Улының әле тагын биш ел әсирлек газапларын кичерүе, Бадабер крепостенда батырларча һәлак булуы турында ана кеше егерме елдан соң гына белә.

“Бер-беребезгә ярдәм итәргә ант бирдек”

Риф Рәис улы энесен төрле каналлар буенча эзли. Хәбәрсез югалганнар, әсир төшкәннәр турында, гадәттә, бөтен чорларда да төрле шикле сүзләр ишетелә. Күпне кичергән хәрби кеше өчен дә тешен кысып сабыр итәргә туры килгән мизгелләр була. Бүген өлкән Рәхимкулов — отставкадагы полковник.

Улы турында кош теледәй хәбәр көткән Наилә апаны Кандрадагы Әфганстан сугышы ветераннары берлеге үз канаты астына ала. Хәзер ул хәрби хәрәкәтләр ветераннарының “Эра” төбәк хәйрия фонды дип атала.

— Әфганстан сугышы эзсез үтмәде, тормышка бөтенләй башкача караш тәрбияләде ул бездә. Уллары сугыштан әйләнеп кайтмаган ата-аналар алдында үзебезне бурычлы итеп тоябыз һәм аларны үз канатыбыз астына алдык. Арытаба безгә Төньяк Кавказ, Таҗик­стан, Чечня сугышларында катнашучылар кушылды. Дөрес яисә дөрес булмаган сугыш дип күп сөйләргә була, ләкин ул солдат — кемнеңдер күршесе, туганы, дусты, улы, безнең арада яши һәм үз теләге белән сугышка китмәгән, — ди “Эра” фонды җитәкчесе Нияз Муллашев. — Бүген Әфганстан сугышында катнашучылар 50 яшьтән узып бара. Кайберәүләрнең оныклары бар. Балалар, оныклар булгач, күп нәрсәгә башкача карыйсың. Ниндидер өлгереп җиткән аң килә. Кайчандыр Әфганстан җирендә без, яшь солдатлар, бер-беребезгә ярдәм итү, тугры калу турында антлар бирдек. Һәм сүздә торырга кирәк. Улын көтеп, билгесезлектә яшәгән Наилә апаны арабызга кабул итмәгән булсак, бүген аның күзләренә ничек карар идек?! — Үзе дә Әфганстан сугышында катнашкан Нияз Рәис улы шундый фикердә.

 — Наилә апа өметен өзмичә улын көтте, хәзер ул бераз тынычланды, — дип сүзгә кушыла Любовь Филиппова.

Бадабер восстаниесе турындагы хәбәрне һәм батырларның исемнәрен яшерү ник кирәк булган соң?

Штурмнан соң

Наилә апа улы Риф һәм килене Илмира белән.Әсирләрнең барысы да һәлак була, дип фаразлана. Дошман да зур югалтулар кичерә: 120гә якын кеше, 6 АКШ советнигы, Пакистанның 13 рәсми вәкиле, 40-90 офицеры һәм солдаты, 3 “Град” системасы, 2 миллион патрон, 2 мең ракета һәм снаряд, 40лап артиллерия орудиесе, миномет һәм пулемет, биналар юк ителә.

1985 елның 29 апрелендә Әфган-станның Ислам партиясе лидеры Гөл-бетдин Хикмәтъярның “Арытаба “шурави”ларны әсирлеккә алмаска, урында юк итәргә” дип күрсәтмә бирүе совет солдатларының батырлыгын тану булып тора.

Пешавар янында килеп туган хәлнең җитдилеген аңлап, төбәккә Пакистан пре­зиденты Зыя-әль-Хак килә һәм Әфганстан Демократик Республикасында әсирлеккә алынган совет солдат­ларының ил территориясендә тотылуын раслаучы хәлләрнең бүтән кабатланмавын таләп итә. Пакистан, СССРның һөҗүменнән куркып, восстание турындагы хәбәрнең таралмавын тели.

Шулай да 2 майда күп кенә телеграф агентлыклары Пакистан терри­ториясендә совет һәм Әфганстан хәр­биләренең тигезсез алыш алып баруы турында хәбәр итә. “Америка тавышы” 4 майда Әфганстан моджа­хедларының Пакистандагы базаларының берсендә шартлау нәтиҗәсендә 12 совет һәм 12 Әфганстан әсире һәлак булуы турында сөйли. Шул ук көнне “Азатлык” радиосы: “АКШның Колорадо штатындагы космик командалык штаб-фатиры вәкиле юлдаш иярчене ярдәме белән алынган аэрофоторәсемнәрдә 1985 елның 27 апрелендә Пакистанның төньяк-көн­ба­тыш провинциясендә көчле шартлаулар теркәлүен белдерде”, — дигән хәбәрне эфирга чыгара.

1985 елның 9 маенда Исламабадтагы совет Илчелегенә килгән Халыкара Кызыл Хач вәкиле Дэвид Деланранш та Бадабердагы кораллы бәрелеш турындагы фактны раслый. Тагын ике көннән Исламабадтагы СССР Илчесе Зыя-әль-Хакка Совет Хөкүмәтенең катгый протестын белдерә. Шуннан башка СССР җитәкчеләре башка төрле адымга бармый, чөнки алар Әфганстан оппозициясе лагерьларында совет хәрби әсирләре тотылуын танырга теләми. Ул вакыттагы рәсми версия буенча, совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты хәрби хәрәкәттә катнашмый, ә “тугандаш халыкка интернациональ ярдәм” күрсәтә — мәктәпләр, дәваха­нәләр, балалар бакчалары, юллар төзи. Ә сугыш юк икән, әсирләр каян булсын?

СССР халкы Пешавар янындагы фаҗига турында бер айдан гына ишетә. 27 майда “Яңалыклар” матбугат агентлыгы түбәндәге эчтәлекле хәбәр чыгара: “Кабул. Контрреволюционерлар отрядлары һәм Пакистанның регуляр армиясе белән тигезсез бәрелештә Әфганстан Демократик Республикасы территория-сендә дошманнар тарафыннан кулга алынган һәм яшерен рәвештә Пакистанга чыгарылган совет һәм Әфганстан солдатлары һәлак булу уңаеннан ил буенча җәмәгатьчелекнең протест митинглары дәвам итә.

Крестьяннар, эшчеләр, кабиләләр вәкилләре җаваплылыктан качу теләге белән фактларны бозып күрсәтүче Исламабадның вәхшиләрчә актына карата ачу белдерә”.

СССР Оборона министрлыгы вос-станиедә катнашучыларның исем-фамилияләрен ачыклау эшен башлый, тик хәрби разведка төрмә документларының янып бетүен ачыклый. Пакистан властьлары һәм Әфганстан оппозициясе җитәкчеләре бу хәлне яшерү өчен мөмкин булганның барысын да эшли. Шулай да Бадабер вакыйгаларын ачыклау омтылышы тукталмый. СССР таркалгач, бу эшкә Русиянең Чит ил эшләре министрлыгы, Тышкы разведка хезмәте, башка ведомстволар, иҗтимагый ветераннар оешмалары, киң­күләм мәгълүмат чаралары кушыла. Йөзләгән кеше бөртекләп туплаган фактлардан вакыйгалар барышы тергезелә.

1991 елның декабренә кадәр рәсми Исламабад восстание күтәрелүне раслау гына түгел, гомумән, Пакистан территориясендә кайчан да булса совет әсирләре тотылу фактын да кире кага. Мәскәүдәге сөйләшүләрдә Борһанетдин Раббани Бадабер восстаниесендә совет солдатларының катнашуын таныгач кына Пакистанның чит ил эшләре министры Шаһрияр Хан безнең биш солдатның исемен атый.

Һәлак булганнарның исемнәрен ачыклау эше 2003 елда янә активлаша. Аны Советлар Союзы Герое Руслан Аушев җитәкчелегендәге БДБ илләре хөкүмәтләре башлыклары Советы каршындагы Яугир-интернационалчылар эшләре комитеты алып бара. Восстаниедә катнашучылар исемлегендә бүген якынча 17-21 кеше исәпләнә.

9нчы рота

Наилә апа улы турындагы хәбәрне 2005 елның 9 маенда ала. 2007 елда Русиянең Әфганстан ветераннары берлеге Радик Рәхимкуловны оешманың иң югары бүләге — “За заслуги” ордены белән бүләкли. Наилә Самат кызына аны Берлек рәисе Франц Клинцевич тапшыра. Шундый тантаналарның берсендә әни кеше улы белән бергә хезмәт иткән 56нчы десант-штурм бригадасы егетләрен очрата.

Рәхимкулов белән 9нчы ротада бергә хезмәт иткән, соңыннан бөтен гомерен хокук саклауга багышлаган, бүген Уфада яшәүче запастагы подполковник Рафаэль Ганиев белән сөйләшәм. Киң җилкәле, көчле һәм таза ир-егет ике оныкның картәтисе икән инде. Юмор хисен югалтмаган.

— Безнең 9нчы ротаны һәрвакыт ниндидер начар, даими һөҗүм алып барылган урыннарга куялар иде. Үзебез дә күзгә кереп бара идек, — дип шаяртты ул. Аннары, җитдиләнеп дәвам итте. — Гомернең, Ватанның кадерен белергә, дуслык-тугрылыкны бәяләргә өйрәндек. Ватаныбызга аяк баскач, туган туфрагыбызны тезләнеп үптек, бер-беребезне шушы мәхшәрдән исән котылуыбыз белән котладык.

Әфганстанга керер алдыннан әзер-лекне Радик белән бергә үттек. Десантчылар санын арттырдылар. Бездәге коралның кайбер үрнәкләре дөньяда юк иде әле ул вакытта. Мин — хәрби десант машинасында өлкән атучы, Радик пулеметчылар взводында иде. Разведка чираттагы торак пунктына дошманнар килүе турында хәбәр иткән. Десант машиналарындагылар һөҗүмгә алдан бара, пулеметчылар арттан килә. Без инде, юл ачып, ары киттек, ә монда көтмәгәндә дошманнарның яңа көче килеп өлгергән, алыш башланган. Без әйләнеп килгәнче егетләр һәлак булган иде инде, ә Радикны тапмадык.

Без илгә кайттык та, әниләребез кочагында дөньябызны оныттык. Ра­дикның әнисен очраткач, оялып киттем. Без бит аны үзебез эзләп табарга тиеш идек...

Соңлап булса да, хатаны төзәтә егетләр. Шул очрашудан башлап Ра­дикның әнисе, туганнары янына Кандрага килеп йөриләр. Быел да февраль башын­да Рафаэль Ганиев, Ирек Шәри-пов, Фә­вис Шакиров, Ришат Миңнеханов Наилә апаның табынын түгәрәкләп утырдылар. Искиткеч ихласлык, ышанычлылык, ныклык бөркүче бу егетләр белән разведкага барырга була, дип уйладым мин дә.

Наилә апаның уйлары нинди булды икән?

“Гомер буе көттем улымны”

56нчы десант-штурм бригадасы егетләре.Наилә апа тыйнак, сабыр, азсүзле. Барлык кичерешләрен күзләреннән укырга була.

 — Бәләкәйдән үк тырыш бала булды Радик, укуда да, эштә дә. Тәртипле, акыллы, минем уң кулым иде. Мәктәптән кайткач ук яныма чөгендер эшләшергә йөгерер иде. Эшләп үсте, урамда йөрергә вакыты булмады. Аның килә­чәген уйлап, интернатка укырга бирдем, яхшы укысын, дидем. Мәктәп тәмам­лагач, абый шикелле булам, дип, хәрби училищега укыр­га керде. Тик бик сагынды, сиңа эш күп, авырдыр, ярдәм итәргә кайтам, дип язды. Укыр чагың алда әле, дип, кайтардым. Армиягә повестка килде. Бервакыт мин кайтып керүгә үзе гармун уйный, үзе елый. Күңеле сизенде микән... “Ник елыйсың? Армиягә барасың килмиме? Бәлки алып калып булыр”, — дидем. “Гарипләр генә армиядән кала”, — дип җавап бирде ул. Армиягә киткәч, күнекмәләрдә булды. “Заданиегә китәбез, хат язмый торыгыз”, — дип язды. Аннан кайткач, үзе язды. Күп тә үтми хаты килми башлады...

Соңгы хатында ул туган яктагы чишмә суының, Кандра икмәгенең иң тәмлесе булуын яза.

Радик турында хәбәр алгач, Наилә апага улының Әфганстандагы хәрби частьта хәрби бурычын үтәгәндә 1985 елның 27 апрелендә һәлак булуын рәсми тануны сорап судка мөрәҗәгать итәргә туры килә. Ә минем колакта ананың сүзләре яңгырый: “Өемә керүче һәр кешене улым кайтуга сөенчесен ала икән дип каршыладым. Гомер буе көттем улымны...”

Якты исеме кайтты

Бадабер восстание­сендә катнашучыларның исемнәре ачыклангач, Украина белән Казахстан үз вәкилләренә дәүләт бүләк­ләре тапшыра. Бүген якташыбыз Радик Рәхим­куловны дәүләт бүләгенә тәкъдим итү юллана. Ул укыган Туймазы 1нче интернат-мәктә­бенә мемориаль тактаташ куелган. Биредәге музейда аның турында материаллар, ядкәрләр тупланган. Кандра авылындагы локаль сугышлар ветераннары ис­тә­ле­генә куелган һәйкәл плитә­сендә аның да исеме уелып язылачак. Мәктәпләрдә, башка белем бирү учреждениеләрендә Радик Рәхим­ку­ловка багышланган батырлык дәрес­ләре үтә.

* * *

...Кызым сынау рәвешендә урыс теленнән Бердәм дәүләт имтиханы язып карады. Иншаның темасын намус, вөҗдан, керсез исем турында дип билгеләгән һәм “Эра” Әфганстан сугышы ветераннары оешмасының яудашлары турында кайгыртучанлык күрсәтүе, биргән антка тугры калуы турында язган. Берничә көн­нән аңа иң югары балл куелуын әйт­теләр.

Резеда Нуртдинова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»