13.02.2014 - Тормыш

Артык җан миңа син, балам!

Шундый хатыннарның берсе — танышларыбызның кызы. Тигез, хәлле гаиләдә үскән акылы камил, зиһене төгәл бала. Мәктәп  тәмамлагач, шәһәрдә курсларда укып чыкты да авылга әти-әнисе янына кайтты. Кычкырып торган чибәр булмаса да, бик чая, үткер. Уңганлыгы да бар. Бер түгел, биш баланы ирсез үстерерлек егәрлеге дә бар. Авырга узганын белә идек. Бүгенге заманда мондый хәлгә хәтта авыл да күнекте. Исән-сау тапсын да үстерсен генә, яши-яши насыйп яры да табылыр, дип фикер йөртәләр. Вакыты җиткәч, Лилиябез кыз бала тудырды, ләкин бөтен авыл халкын шаккатырып, аны бала тудыру йортында калдырып кайтты. Әти-әнисе дә шулай теләгән шикелле...

Бу хәлнең чын сәбәбен без белә алмабыз инде. Шулай да белгечләр хатын-кызларны әлеге адымга этәрүче сәбәпләрне ачыкларга теләгән. Былтыр февраль-май айларында илнең 22 төбәген   тикшергәндә шундый 764 очрак анализланган. Тикшеренүләр шуны күрсәтә: балаларыннан баш тарткан хатын-кызларның 47 проценты 24 яшькә җитмәгән. Аларның белем дәрәҗәсе түбән: 60 проценты урта мәктәпне тәмамлый алган,  нибары 9 проценты югары уку йортында укыган яисә укый.

Яшь чагында хаталар була инде, дип, бәлки, бу аналарны аңларга да булыр иде, ләкин белгечләрне шул аптыраткан: ташланган йөз баланың 36сының әнисе 30 яшьне узган булган, күпләренең бу тәүге нарасые түгел. Аналарның нибары 27 проценты гына тулы гаиләдә буй җиткергән. Шул рәвешле, аларның 73 процентының имин һәм тулы гаиләдә үткәргән тормыш тәҗрибәсе юк. Психологлар фикеренчә, яңа туган баладан баш тартуның тирәндәге сәбәпләре ана булуның уңай үрнәкләре булмаган балачак тәҗри­бәсендә яшеренгән.

Гадәттә, без гаилә тормышының ни икәнен белмичә үсеп, балалар йортында тәрбияләнүчеләр генә нарасыйларын ташлый, дип уйлыйбыз. Баксаң, бу категориягә һәр унынчы бала калдыручы гына керә икән. Ана булу бәхетеннән баш тарткан өч хатынның икесе партнеры белән начар мөнә­сәбәттә: аларның 17 проценты гына рәсми теркәлгән никахта тора, ә 21 про­центының даими тормыш юлдашы юк.

Күпчелек — 55 процент — озак вакыт эшләми һәм укымый, кемнеңдер тәрбиясендә яши. Эшләүчеләр рәсми рәвештә урнашмаган һәм бала карау вакытына түләүле ялга исәп тота алмый.

Тикшеренүчеләр баладан баш тартуның сәбәпләрен дә белергә  тырышкан. Биш хатынның берсен баласын калдырырга яман гадәтләр этәрә. Бу — алкогольгә, наркотикка бәйлелек, сукбайлыкта йөрү, фәхишәлек кылу. Кайберләре баланы үстерә алмасын, аңа дәүләт учреждениесендә яхшырак буласын аңлый. Йөз хатынның унҗи­десе нарасыеннан янында ярдәм итәр­лек  туганнары, дуслары булмаганга баш тарта. Гадәттә, аларның үз торагы юк, вакытлыча эштә эшлиләр. Шул­кадәр үк хатын, баласын гаиләсе кире кагар, өйдән куып чыгарыр, ире ташлар, дип калдыра. Болар – студентлар һәм хуҗабикәләр.

Аерым төркемне — 8 процент — карьеристлар тәшкил итә.  Алар бала аркасында үзләренең тормышын, планнарын үзгәртергә теләми. Балаларның 5-10 процентын гына ниндидер физик кимчелеге өчен калдырып чыгалар. Шушы сәбәп белән сабыеннан баш тартырга җыенган аналар белән җитди сөйләшкәннән соң, аларның яртысы бу уеннан кире кайта икән.

Әйткәндәй,  балалардан баш тартуны булдырмау буенча эш һәр төбәктә төрлечә куелган. Кайбер урыннарда моның белән социаль хезмәтләр, кай- бер җирдә коммерциягә карамаган оешмалар шөгыльләнә. Опека органнары исә аналарны баласын алырга ризалатып булмаганда гына эшкә кушыла. Бурычлары сабыйны дәүләт учреждениесенә яисә берәр гаиләгә урнаштырудан гыйбарәт. Кагыйдә буларак, алар гаиләне саклау буенча эзлекле эш алып бармый. Шулай да Уфа бу уңайдан эш яхшы оештырылган шәһәрләр исемлегенә керә. Биредә ел саен ун меңгә якын бала туа, шуның йөзләбе бала тудыру йортларында калдырыла.

— Бала тудыручы хатынның нарасыен калдырып чыгарга нияте булуын ишетү белән безнең белгечләр, аның янына барып, бу адымнан саклап калырга тырыша, үгетли. Шундый эшчәнлек нәтиҗәсендә былтыр Уфада 19 ана ташларга җыенган балаларын алып чыгып китте, — диде безгә Уфа шәһәре хакимиятенең Опека һәм попечительлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Фәхриева.

Гадәттә, имин булмау һәм ярлылык баладан баш тартуның төп сәбәпләре санала. Шулай да мондый аналарның 25 проценты — кайгы-хәсрәтсез  бай хатыннар. Аларга нидер аңлатырга тырышу авыр. Әгәр дә әни кеше бик яшь икән, проблеманы хәл итәргә ата-анасы кушыла. Уртача алганда, балалардан баш тартуны булдырмау буенча башкарган эшнең нәтиҗәлелеге 50 процент тәшкил итә.  Ягъни һәр икенче очракта белгечләр ананың карарын үзгәртеп, баланы гаиләдә саклауга ирешә. Хатын-кыз үзенә чыннан да ярдәм итүләрен күргәч, хәлне икенче төрле бәяли башлый, аның күңелендә ышаныч туа.

Мондый хатыннар белән эшләүнең төп принцибы — аларны гаепләмәү, тиргәмәү, ә дөрес юл күрсәтү. Хатын-кыз кайсын сайлый — аның эше. Ни генә дисәң дә, алар кирәкмәгән балаларын  өйләрендә табып үтермәгән, яки салкын кышта чүп савытына ташлап китмәгән. Кайбер мәгълүматлар буенча, былтыр Русиядә яңа туган 150дән артык нарасый үтерелгән. Күп очракта үз әниләре тарафыннан.

Илдә  яңа туган баланы калдырып китә торган урыннар — “беби-бокс”лар — кирәклеге турында бәхәс бара. Уфада беби-бокслар урнаштыруга рөхсәт алу өчен култамга да җыйганнар  иде. Алар әнисенә кирәкмәгән бәбиләрне калдыру өчен тәгаенләнгән. Коточкыч яңгыраса да, бу сабыйның исән калуы өчен кирәк. Югыйсә, бала табуын яшерү максатында яшь ана аларны әллә кайларга ташлап китә. Русиядә беби-бокслар ике ел элек пәйда булды, шушы вакыт эчендә анда калдырылган бала­ларның  барысы да коткарылган. Ә әниләр билгесез булып калган.  Былтыр РФ Дәүләт думасы депутатлары беби-бокслар турында закон проектын кире каккан иде. Шулай булуга карамастан, күп шәһәрләрдә  (Пермь, Санкт-Петер­бург, Курск, Красноярск һ.б.) алар урнаштырылган. Уфада әлегә ишетелми. Югыйсә, проблеманы хәл итәр өчен за­кон чыгуын көтеп торасы түгел, без­нең илдә тыелмаган һәр нәрсәгә рөхсәт. Теләк кенә кирәк. 

— Безнең белгечләр, беби-бокслар кирәк, дип исәпләми. Киресенчә, алар аналарны баланы шушы тартмаларга ташлап китәргә “чакырып” торачак. Башка шәһәрләрдә мондый тәҗрибә булуын беләбез. Ләкин беби-бокслар гына андагы бала калдыру статистикасына йогынты ясамады, — дип белдерде бу уңайдан Зөлфия Фәхриева.

Резеда Галикәева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»