12.02.2014 - Тормыш

Бөтен хикмәт - эшләпәдә!..

Уфа районының Михайловка авылы мәдәният йортында “Уфимка” КВН лигасы фестивале оештырылды. Чарада алты команда катнашты. Шаян яшьләр “Сәламләү”, ”Разминка” конкурсларында сәләтен күрсәтте. Шамонино мәктә-бенең “Дело в шляпе” командасы да сынатмады. Алар лаеклы чыгыш ясап, тамашачылар сөюен яулады.

— КВН “чире” белән быел гына авырый башладык, — диде “Дело в шляпе” командасын оештыручы, Шамонино мәктәбенең урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Зәкиева. — Юл хәрәкәте хә­вефсез­леген пропагандалау максатын алга куйган КВНда катнашырга тәкъдим иттеләр. Чыгышыбыз жюри әгъзала­рының игътибарыннан читтә калмады. “Уфимка” лигасында катнашырга чакырдылар. Әзер­ләнеп, көчебезне сынадык. Тәүге чорда укучылар сәхнәдә каушап кала иде. Хәзер рольне чын артистларча, оста башкаралар. Укучылар тагын да ныграк дуслашты. Фестивальдә сынатмадык, ышанычлы чыгыш ясадык.  Командабыз яшь булса да, бары тик хуплау, мактау сүз­ләренә генә лаек булды.

Команда капитаны Ленар Миңнеханов та фикерләре белән уртаклашты:

— Баштагы мәлдә дәрестән соң репетициягә калу кыен иде, — ди Ленар. — КВН дөньясына чумгач, бөтен мәшәкатьләр дә онытылды. Чыгышларны бергәләп, уртак көч белән әзерләдек. Шуңа күрә, тамашачы алкышлавы, жюри әгъзаларының югары бәһасе безнең өчен бик тә кадерле.

“Дело в шляпе” коман­дасының үзенчәлекле яклары байтак. Команда тулысынча тугызынчы сыйныф укучыларыннан тупланган. Азат Каюпов, Айдар Мөхәммәт­шин, Рамил Хәсәнов, Вера Шамаева, Элина Мөхәммәтдинова, Регина Дәүләтшина, Альвира Янбаева, Дана Сәгыйтова — сыйныфташлар. Шул исәптән мин, әлеге язма авторы да IX сыйныфта укыйм. Команданы без­нең сыйныф җи­тәкчесе Лилия Мәкә­рим кызы оештырды. Шуңа күрә, безне  төп аерып торган сыйфат — бердәмлек. Ә бердәм булганда, барлык максатларга да ирешергә мөмкин. Март аенда оештырылачак “Уфимка” лигасы ярымфиналында да сынатмабыз, дип ышанам.

Альбина Исәнбаева,

Уфа рйоны Шамонино мәктәбенең

IX сыйныф укучысы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»